tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ринат Закиров Башкортстан татарлары белән очрашты
Ринат Закиров Башкортстан татарлары белән очрашты

Ринат Закиров Башкортстан татарлары белән очрашты

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров Башкортстанда яшәүче милләттәшләребез белән очрашты. Очрашу Бөтендөнья татар конгрессы бинасында үтте.

24-25 август көннәрендә Башкортстан Республикасы Чишмә районының укытучылары һәм китапханә, медицина хезмәткәрләре Казанга сәяхәт кыла. Сәяхәт барышында Башкортстанда яшәүче милләттәшләребез Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеге белән дә танышты. Мосафирларны Бөтендөнья конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров кабул итте. Читтә яшәүче милләттәшләребез үзләренең яшәеше, борчыган мәсьәләләре белән таныштырды.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*