tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самара өлкәсенең Иске Ярмәк авылы мәдәният йорты каршында эшләп килгән театр труппасы Казанда спектакль куйды
Самара өлкәсенең Иске Ярмәк авылы мәдәният йорты каршында эшләп килгән театр труппасы Казанда спектакль куйды

Самара өлкәсенең Иске Ярмәк авылы мәдәният йорты каршында эшләп килгән театр труппасы Казанда спектакль куйды

Шамиль Закиров исемендәге Бөтенроссия татар халык театрлары бәйгесе дәвам итә. Әлеге бәйгедә Россиянең 14 төбәгеннән 14 татар халык театры катнаша.

Буген Казан шәһәренең “Юность” мәдәният йортында Самара өлкәсенең Халик Садри исемендәге Иске Ярмәк авылы мәдәният йорты каршында эшләп килгән театр труппасы “Өмет” драмасын тәкъдим итте.

Спектакль алдыннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Шакиров Данис Фәнис улы сәламләде, театр труппасына Конгресс бүләкләрен тапшырды.

Бәйгегә нәтиҗәләр 9 декабрь көнне Галиаскар Камал исемендәге театрда ясалачак.

 

Марсель Масагутов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*