tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Симетбашта яңа мәдәният йорты ачылды
Симетбашта яңа мәдәният йорты ачылды

Симетбашта яңа мәдәният йорты ачылды

Узган шимбәдә, ягъни 16 нчы ноябрь көнне Татарстандагы Арча районының Симетбаш авылында яңа мәдәният йортын ачу тантанасы булып узды.

Әлеге мәдәният йорты Татарстан Республикасының авыл җирлегендә мәдәният йортлары салу программасы һәм шәхси эшмәкәрләр ярдәме белән сафка баскан. Бинада шулай ук фельдшерлык пункты да эшләячәк.

Чарада Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау, мәдәният министрлары, шулай ук район хакимияте башлыгы һәм башка шәрәфле кунаклар катнашты.

Бүгенге көндә авылда 40 тан артык йорт һәм 150 гә якын кеше яши. Кечкенә генә булуына карамастан, Симетбаш авылында туган “Таттелеком” җәмгыяте генераль директоры Нурислам Шафигуллинны, күренекле җырчыларыбыз Габделфәт Сафин, Вәис Бәйрәмовны, “Сорнай” ансамбле җитәкчесе Ринат Гыйләҗевне барыбыз да яхшы белә.

Ренат Вәлиуллин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*