tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар кызлар гимназиясе юбилеен билгеләп үтте
Татар кызлар гимназиясе юбилеен билгеләп үтте

Татар кызлар гимназиясе юбилеен билгеләп үтте

Бүген, 6 декабрьдә, Казанның 12 нче кызлар гимназиясе үзенең 20 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Бу гимназия 1993 елда “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары  оешмасының ул чордагы җитәкчесе Роза Туфитуллова тәкъдиме һәм тырышлыгы белән оештырылды. Ачылганда гимназиядә нибары 10 бала укучы була.

Күп еллар гимназия иске кысан бинада эшли. 2011 елда танылган язучы, депутат Туфан Миңнуллин тырышлыгы белән “Кызлар иле” дип аталырлык уку йорты яңа, зур, заманча җиһазланган бинага күчте. Үәзер гимназиядә 24 укытучы эшли һәм 310 кыз бала укый.

Бүгенге бәйрәмгә кызлар гимназиясенең күпсанлы дуслары, әти-әниләр, укытучылар һәм, әлбәттә, укучылары җыелды. Егерме ел дәвамында гимназияне 212 кыз бала тәмамлап чыккан, шуларның кырыгы – алтын медаль белән.

Гимназияне Роза ханым Туфитуллова, Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин, Туфан Миңнуллин хәләл җефете Нәҗибә Ихсанова һәм башка кунаклар котлады.

Кунаклар арасында кызлар гимназиясенең иң зур дусты булган Туфан Миңнуллинның якташлары, авылдашлары, ул укыган Олы Салтык мәктәбе укучылары һәм директоры да булдылар, бүләкләрен тапшырдылар, сәхнәдән чыгыш ясадылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*