tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан президенты Кытайда яшәүче милләттәшләребез белән очрашты
Татарстан президенты Кытайда яшәүче милләттәшләребез белән очрашты

Татарстан президенты Кытайда яшәүче милләттәшләребез белән очрашты

Кытайга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 15 апрельдә Өремче шәһәрендә татар диаспорасы вәкилләре белән очрашты. Бу чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та катнашты.

Татарлар беренче чиратта Илбашын Кытайга килеп алар белән очрашу мөмкинлеге тапканы өчен рәхмәтләрен белдерделәр. Алар әйтүенчә, татар яшьләре Казанга укырга даими барып торалар һәм алга таба да моны дәвам итәргә уйлыйлар. Шулай ук татарлар Татарстан президентын диплом алган яшьләргә тагын ике елга яшәү рөхсәте алуда ярдәм итүен үтенделәр. Бу очракта Кытайга китәр алдыннан яшь белгечләр Россиядә эш элемтәләрен җайлап китә алуга ирешерләр иде.

Өремче татарлары үз мәдәниятләренә сусаганнарын сөйләделәр, шуңа күрә Кытайга татар сәнгате төркемнәре гастрольләрен оештыруны үтенделәр. Бигрәк тә бию коллективлары ешрак килсә иде дип ассызыкладылар. Үз чиратында җирле артистларын Татарстанга юллау теләген дә белдерделәр.

 Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханв җирле татарларны шулай татарлыкларын саклау яшәүләренә соклануын әйтте. Очрашу вакытында яңгыраган сораулар, тәкъдимнәрне карап, тикшереп, тиешле министрлыклар, оешмаларга башкару өчен тапшырачагына ышандырды.

Очрашудан соң сөйләшү бәйрәмчә корылган табын артында дәвам итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*