tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туфан ага меңгә якын татар баласын берләштерде!
Туфан ага меңгә якын татар баласын берләштерде!

Туфан ага меңгә якын татар баласын берләштерде!

2014 елның 7 апрелендә Фатиха Аитова исемендәге 12 нче гимназиядә Татарстан Дәүләт Советы депутаты, РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге һәм ТАССРның Г.Тукай исемендәге бүләкләре лауреаты, халык язучысы Туфан Габдулла улы Миңнуллинның иҗади мирасын тирәнтен өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан, Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның I республика конференциясе узды. Әлеге Конференция республиканың төрле мәгариф оешмалары укытучыларын һәм укучыларын битараф калдырмады. Сайлап алу этабына 830 гариза килде. “Без – Туфанлы буын!” дип исемләнгән Конференция җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында 200ләп укучы һәм укытучы катнашты.

Бу көнне кызлар гимназиясендә – чын иҗат бәйрәме гөрләде. Иртәдән бирле Журналистика, Шигърият, Драматургия һәм Фәнни эшләр буенча Остаханәләр эшләде. Укытучылар өчен оештырылган “Түгәрәк өстәл”дә язучы Нәбирә Гыйматдинова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Казан федераль университеты галимнәре Әлфәт Закирҗанов, Нурфия Йосыпова белән куәтле әңгәмәләр куерды… Конференциядә катнашучылар 5 төрле номинациядә көч сынашты. 900ләп фәнни-иҗади эшне республиканың күренекле шагыйрьләре – Ләбиб Лерон, Йолдыз Шәрапова, Луиза Янсуар, Казан федераль университетының гаммәви коммуникацияләр һәм социаль фәннәр Институты профессоры Васил Гарифуллин, “Сөембикә” журналының әдәби мөхәррире Эльмира Закирова, “Сәхнә” журналы хәбәрчесе Рания Юнысова, драматурглар – Рәдиф Сәгъди, Данил Салихов, Казан федераль университетының филология һәм сәнгать Институты галимнәре – Әлфәт Закирҗанов, Таһир Гыйләҗев, Нурфия Йосыпова, Илһам Гомәров һ.б. бәяләде.

Бүләкләү тантанасында җиңү яулаган 200гә якын укучыны Конференциянең жюри рәисе – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, халык шагыйре Разил Исмәгыйль улы Вәлиев, Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Гәрәй улы Һадиуллин, “Таттелеком” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Нурислам улы Шәфигуллин, Туфан аганың иң якын кешеләре – Нәҗибә ханым Ихсанова белән Әлфия ханым Миңнуллина һ.б. сәламләде. “Бүген залда энә кадарлык та урын юк бит! Күпме татар баласын берләштергән гаҗәеп сөенечле вакыйга бу. Яшәсен татар халкы! Милләтебезнең киләчәге – сезнең кулларда!” – дип, укучыларга хәер-фатихасын җиткерде Нәҗибә ханым.

Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган I республика конференциясенең төп иганәчеләре – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Таттелеком” ачык акционерлык җәмгыяте, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма Комитеты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, “Татарстан китап нәшрияты”, Татарстан Язучылар Берлеге, “Татарстан яшьләре” газетасы, “Сөембикә” һәм “Ялкын” журналлары укучыларны истәлекле бүләкләр белән сөендерде. Конференцияне Оештыру комитеты иганәчеләргә чиксез рәхмәтен белдерә. Бергә һәм бердәм булыйк!

Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган иҗат бәйрәме ике көн дәвам итте. 8 нче апрельдә исә “Драматургия” (сәхнәләштерү) номинациясендә җиңүчеләр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрына җыелды. Биредә театрның баш режиссеры Фәрит Рәфкать улы Бикчәнтәев сәхнәләштергән “Хуҗа Насретдин” спектакленең репетициясен карау, күренекле театр әһелләре Наилә Гәрәева, Ирек Баһманов, Фирая Әкбәрова, Илдар Хәйруллин, Илгиз Зәйниев, Ришат Әһмәдуллин белән җәһәт әңгәмә, данлыклы Камал театры буйлап мавыктыргыч экскурсия 80 укучының күңелендә онытылмаслык вакыйга булып уелып калды.

Туфан аганың якты истәлегенә багышланган I республика конференциясен укучылар үзләре иҗат иткән шигъри юллар белән тәмамлыйсы килә!

Туфан абый! Бик зур рәхмәт Сезгә,
Сезнең иҗат күәт өстәде.
Сез мәңге яшь, һаман исән әле,
Ишетегез! Туфан ҮЛМӘДЕ!

***

Без – Туфанлы буын!
Безне уйлап үтте көннәрең.
Иҗатыңны дәвам итәрбез без,
Көтә безне синең үрләрең.

***

“Мин татар!” дип кычкырасы килә!
Ишетсеннәр иде галәмнәр.
Яңа ачышларга юл саласы,
Башкарасы күпме эшләр бар.

***

Туфан ага!
Ышан, синең горур исемеңә
Тап төшермәбез без дә беркайчан.
Киләчәгебез якты, ачык булыр.
Татар булып бергә яшәсәк!

Конференцияне Оештыру комитеты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*