tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туфан Миңнуллинга багышланган чираттагы кичә үтте
Туфан Миңнуллинга багышланган чираттагы кичә үтте

Туфан Миңнуллинга багышланган чираттагы кичә үтте

Узган атнада Туфан Миңнуллинга багышланган кичәләр циклының чираттагысы үтте.

Бу юлы язучының гаиләсе кунакка Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Зилә Сөнгатулинаны чакырды. Туфан Миңнуллин җырчының иҗатын һәрвакыт югары бәяләде, алар арасында дустанә мөнәсәбәтләр бар иде.

Кичә хәтирәләргә, җыр-моңга төрелеп барды. Зилә ханым иң беренче итеп Туфан Миңнуллинның “Хушыгыз” спекталкенә язылган романсны башкарды. Танылган җырчыга Нәҗибә Ихсанова да кушылды. Билгеле булганча, актриса һәм Туфан Миңнуллинның хатыны бу спектакльдә төп Миләүшә ролен башкарды.

Җыелган җәмәгать Туфан Миңнуллинның шигъри юлларын ишетеп тә таң калды. Драматург булып танылса да, язучы гомере буе шигырьләр язган икән.

Кичәдә шулай ук “Сәхнә” журналы җаваплы сәркатибе Зимфира Гыйльметдинова, ТНВ каналындагы  “Җырлыйк әле” тапшыруының авторы һәм мөхәррире Нәҗип Бәдретдинов, журналистлар Лилия Гаделшина һәм Айзирәк Гәрәева дә катнаштылар. Очрашу гадәт буенча “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*