tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай музее яңа экспозиция әзерли
Тукай музее яңа экспозиция әзерли

Тукай музее яңа экспозиция әзерли

Казанда Габдулла Тукай әдәби музееның яңа экспозициясен төзүгә багышланган сөйләшү узды. Тукай музее бинасына ныклап заманча ремонт таләп ителүе турында инде күптәннән әйтелеп килә. Быел, ниһаять, түрәләр ремонт булачак дигән вәгъдә бирде.

Тукай музее директоры Гүзәл Төхфәтова белдергәнчә, музейның фәнни хезмәткәрләре ремонттан соң урнаштырылачак яңа экспозициянең концепциясен төзегән. Аны раслаганчы, Тукай иҗаты белән яхшы таныш тел һәм әдәбият галимнәренең дә фикерен ишетү максатында әлеге тема Татарстан Милли музееның Гыйльми советы утырышына да чыгарылды. Тукай музеенда үткәрелгән фикер алышуда шагыйрь иҗатын танытуга өлеш керткән галимнәр катнашты.

Гүзәл Төхфәтова хәбәр иткәнчә, яңа концепция буенча, музейның беренче каты иҗади очрашулар, күргәзмәләр оештыру өчен җайлаштырылса, икенче каты Тукайның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыручы дүрт залдан торыр дип ниятләнелә. Аларның беренчесе – Тукайның бала чагын чагылдырган тәүге зал аның әсәре буенча – “Исемдә калганнар” дип аталачак. Икенче зал – Тукайны шагыйрь иткән Уральск чорын яктыртачак. Ул залны музей хезмәткәрләре “Шүрәле” дип атарга тели. Тукай “Шүрәле” тәхәллүсен тәүге тапкыр Уральскида яшәп иҗат иткәндә кулланган, үзенең танылган “Шүрәле” поэмасын да ул шушы төбәктә язган… Өченче зал – шагыйрь тормышының Казан чоры – аның “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” сатирик поэмасы исеме белән аталачак. Дүртенче залда исә Тукайның әсәрләре тәэсирендә иҗат ителгән сәнгать әсәрләре турында мәгълүматлар биреләчәк. Барча заллар, әлбәттә, төрле заманча техника һәм интерактив җайланмалар белән баетылачак.

Әмма кайберәүләрдә Тукайның Уральскидагы елларын чагылдырган залга “Шүрәле” исемен бирү икеләнү хисе уятты. Мәсәлән, Татарстан Милли музее өлкән фәнни хезмәткәре Рәмзия Абзалина бу мисалны Казан шәһәренең билгесенә әйләнгән Зилант сурәте белән чагыштырды. “Безнең риваятьләрдә Зилант берничек тә уңай образ булып күренми, ул кешеләрне харап итә торган булган. Монда да хәзер татар башыбыз, татар акылыбыз белән ниндидер урман пәриен, шамакайны үзебезнең символыбызга әверелдерәбез. Югыйсә, Тукай әсәрендә Шүрәлегә каршы торырлык батыр егетләр тәрбияләү турында сүз бара. Тукай иҗаты – ул безнең тарихыбыз, татарның нинди хәсрәте, яхшылыгы, хикмәте, батырлыгы булса – аңарда шулар чагылыш тапкан. Тукай иҗатының башлангычы Шүрәле түгел, ә – Былтыр”, – дип фикерен җиткерде Рәмзия Абзалина.

КФУ профессоры Фоат Галимуллин да Уральск чоры иҗатында Тукайның шәхесенә иң зур йогынты ясаган затлар – Төхфәтуллиннар гаиләсе булуын искә алып, “Мотыйгия” мәдрәсәсе эшчәнлегенә, Тукайның остазы Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллинга, аның улы, Тукайның фикердәше Камил Мотыйгига кагылышлы мәгълүматларга аерым урын бирелергә тиешлеген ассызыклады. “Тукаебыз базарга чыгарып сатыла да, Җаекка әле малай яшендә барып эләгә, аннан инде ул Казанга танылган шагыйрь булып кайта. Музейда Тукайны шагыйрь иткән Мотыйгулла хәзрәт мохитен ачарлык лаеклы экспозиция булырга тиеш, – дип тәкъдим итте Фоат Галимуллин. – Язучы Әхмәт Фәйзи үзенең “Тукай” драмасында Камил Мотыйгига яла яга: аның әсәрендә Тукайны “Син эшчеләргә начар тәэсир итәсең!” дип типографиядән куып чыгарган күренеш бар. 1941 елның мартында Камил Мотыйги бу спектакльне карап утырган җиреннән: “Ялган!” – дип кычкырып җибәрә һәм залдан чыгып китә. Өенә кайткач ул үз-үзенә кул сала. Ә бит чынлыкта Тукайга Уральскида Камил Мотыйги кебек иҗат итәргә җай тудырган, рухи бәйләнештә булган башка кешене табу мөмкин түгел”.

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге җитәкчесе, филология фәннәре докторы Рамил Исламов Тукай әдәби музее татар халкының төп музее булырга лаек дип белдерде. Һәм музейда, беренче чиратта, Тукайның тулы китапханәсе ачылырга тиешлегенә басым ясады. “Кызганычка, минем Тукайга кагылышлы шәхси китапханәм һәм архивым да музейныкына караганда баерак. Тукайга кагылышлы барлык мәгълүматны нәкъ менә Тукай музееннан табарлык булсын өчен тырышырга кирәк. Татарларның башка музейлары да бар, әмма Тукай музее ул барысын да берләштерүче үзәк итеп күзаллана”, – диде галим.

Рамил Исламов шулай ук якын киләчәктә Казанда Тукайга багышланган яңа истәлекләр китабы дөнья күрәчәген дә игълан итте. “Ике томнан торачак яңа китапта әле моңа кадәр беркайда да чыкмаган язмалар бар. Элеккеге истәлекләрдә дә дин темасына кагылышлы җөмлә-фикерләр төшереп калдырылган, без аларны урыннарына кайтардык”, – ди Рамил Исламов. Әмма шул ук вакытта ул яңа истәлекләрдә Тукайның шәхсиятенә кагылышлы җөмләләр, киресенчә, сызып ташлануын да әйтә. “Җәмгыять әле андый мәгълүматларны кабул итәргә әзер түгел. Безне аннан соң Тукайның исемен пычратуда гаепләячәкләр”, – дип аңлатты галим.

КФУ профессоры Хатыйп Миңнегулов үз чиратында Тукай музееның яңа экспозициясендә татар шагыйренең башка төрки әдәбиятларга ясаган йогынтысын күрсәтү мөһимлеген телгә алды. “Татарлар – төрки дөньяның бер өлеше. Һәм бөтен төрки дөнья Тукайны кире какмый, ә үзенең остазы итеп кабул итә. Гомумән, безнең башка халыклар алдында әләм итеп күтәрерлек башка шәхесебез юк. Шуңа күрә Тукай иҗатының бу өстенлегенә дә игътибар бирергә кирәк”, – дип өндәде Хатыйп Миңнегулов.

Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүгә өлеш керткән Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре дә үз фикерләре белән уртаклашты. Филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиев Тукай музее экспозициясен яңартканда галимнәрнең соңгы елларда ясаган ачышларына, яңа фәнни хезмәтләренә таянырга чакырды. Шулай ук ул ике елдан соң көтелгән Тукайның 130 еллыгы уңаеннан Казандагы әдәби музеен ремонтлаудан тыш, бу вакытка “Тукай энциклопедиясе” дә әзер булыр дигән өметен җиткерде. “Тукай энциклопедиясе”ндә барлыгы 2800 мәкалә урын алырга тиеш. Бүгенге көндә 2200 фәнни мәкалә әзер. Тагын безнең Тукай әсәрләрен төрле телләргә тәрҗемә итүчеләр турында мәгълүматлар туплыйсыбыз калды. Шушы вакытта милли республикалар белән элемтәгә керү өстендә эшлибез”, – диде галим. Мәгълүм булганча, Тукай әсәрләренең академик алты томлыгы нәшер ителә башлады. 2011 елда аның беренче һәм икенче томнары дөнья күрде. Якын көннәрдә өченче һәм дүртенче томнары чыгарга тиеш. Ел азагына кадәр бишенче һәм алтынчы томнар да әзерләнеп бетәчәк, аларда бик күп яңа материаллар бар, “Тукай музееның яңа экспозициясе концепциясен төзегәндә безнең хезмәтләр белән ныклап танышып торырга кирәк”, – дип киңәш итте Зөфәр Рәмиев.

Лилия Гаделшина, автор фотолары, “Интертат” ЭГ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*