tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Урмайда “Тукай дөньясына сәяхәт” исемле тамаша үтте
Урмайда “Тукай дөньясына сәяхәт” исемле тамаша үтте

Урмайда “Тукай дөньясына сәяхәт” исемле тамаша үтте

11 октябрьдә “Тукай дөньясына сәяхәт” бәйрәменә Чувашиянең Комсомол районындагы Урмай, Тукай, Чичкан, Әлибаш, Каенлык татар авылларыннан 1 нче сыйныфта укучы ике йөзгә якын татар балалары җыелды.

Һәр бала Татарстан Республикасы Президенты бүләге Рөстәм Миңнеханов исеменнән махсус эшләнгән китап алды. Балалар Урмай авылының “Кара пулат” җәмигъ мәчетендә дә булдылар, аннан зур тамашада да катнаштылар. Урмай авылының мәдәният хезмәткәрләре, сәнгать мәктәбе укытучылары, татар фольклоры, вокал, театр сыйныфында укучылар балалар Габдулла Тукай иҗатыннан искитәрлек концерт күрсәттеләр, дип хәбәр итә Чуашстан татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*