tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Язлар моңы” белән татар моңы да яңара
“Язлар моңы” белән татар моңы да яңара

“Язлар моңы” белән татар моңы да яңара

Татар халкы кай төбәкләрдә генә яшәсә дә, җырдан, моңнан аерылмаган, моң аша татарлыгын тоемлаган, милли иҗат һәм сәнгать нечкәлекләренә төшенгән, мәдәният аша балаларда югары зәвык тәрбияләгән. Бүгенге көндә дә борынгы көйләребезне искә төшерү һәм киләчәк буыннар өчен саклап калу, халык музыка уен коралларын барлау һәм халык авыз иҗатына кызыксыну уяту, яшь талантларны ачып, аларга иҗат юллары яру татар зыялыларының һәм милли оешмаларының төп бурычы булып тора.

Шушы максаттан Тольяттида менә берничә ел инде “Язлар моңы” фестивале уздырылып килә. Сәхнә түрендә Самара өлкәсенең Камышлы, Похвистнево, Челно-Вершины районнарының, Сызрань, Самара, Тольятти шәһәрләренең, күрше Оренбург Һәм Улъяновск өлкәләренең үзешчән артистлары үзләренең осталыклары белән уртаклашалар. Шушы “Язлар моңы” фестивале аша үтеп, өлкәбездә 60лап гармунчы, йөзләп җырчы һәм биюче сәхнә юлына басты. Ә күпме яшүсмерләребез кулларына гармун алдылар!!!

Менә быелгы бишенче ачык “Язлар моңы” фестивале кысаларында да “Татар җыры”, “Уйнагыз гармуннар”, “Татарча бию” ярышлары уздырылды. Шенталы районының Денис авылы, Ставрополь районының Выселки авылы үзешчәннәре, Сызрань, Самара һәм Тольяттиның иң оста гармунчылары, җырчылары һәм биючеләре бер мәйданда көч сынаштылар.

Бәйрәмне котларга Самара өлкәсенең “Туган тел” оешмасы президенты Ильяс Шакуров, Самара шәһәренең татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хузин, өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма комитеты рәисе Әнвәр Горланов һәм башкарма директоры,тарихчы Шамил Галимов килгәннәр иде. Җигули шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ирек Шәрәфетдинов та, Тольяттиның шәһәр Думасы аппарыты җитәкчесе Дмитрий Микель дә фестивалебезгә килергә вакыт тапканнар. Әлбәттә, кунаклар берсе дә буш кул белән килмәгән: Ильяс әфәнде Шәкүров безгә “Самар татарлары” журналларын, Әнвәр Горланов – “Татар теле-күңелем теле” татар теле дәреслекләрен бүләк иттеләр. Төбәгебездә үзешчән сәнгатьне үстерүгә күп көч куйган Сәүбән Рәфыйковка, Светлана Исхаковага һәм Алмаз Галихановка өлкә татар милли-мәдәни автономиясеннән Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Иң кадерле кунаклар, әлбәттә, Татарстаннан килгәннәр иде. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының вәкиле Гөлүсә Низаметдинова котлады. Күпләргә яхшы таныш булган “Зөләйлә” төркеме бәйрәмебезгә нур өстәп, концерт программасын тагын да баетып җибәрделәр.

Гөлүсә Низаметдинова Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров исеменнән Тольятти шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рәүф Кирасировка, аның ярдәмчеләре Зөлфия Галихановага һәм Алия Мусинага татар телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләребезне саклауда башкарган эшләре өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.

Фестивальне өлкәбезнең иң оста гармунчыларының берсе – Самара шәһәрендәге “Идел” эстрада ансамбленең сәнгать җитәкчесе Мидхәт Әминов үзенең баян,тальян, кечкенә гармуннарда һәм курайда уйнау осталыгын күрсәтте.Ә Тольятти шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе йортында эшләп килүче, Ләйсән Әхмәдиева җитәкчелегендәге, “Сөембикә” балалар мода театры “Ак чабата – ак оек” һәм “Бишмәтемдә биш төймә” коллекцияләрен тәкъдим иттеләр.

Конкурста катнашучы гармунчылар яшьләре буенча ике категориягә бүленеп уйнадылар. 18 яшькәчә балалар – сызранлы Камилә Яруллина – өченче,Тимур Йосыпов – икенче, Рафаэль Алиев беренче урыннарны бүлештеләр. Ә18-35 яштәге җырчылар арасыннан Тольятти егетләре Илгиз Камалиев – өченче, Алмаз Галиханов – икенче, Ришат Сабитов – беренче урыннарны алдылар.

36 яшьтән олырак гармунчылардан самаралы Наил Вахитов өченче урынга, тольяттилы Әнвәр Сафин – икенче, Ставрополь районы, Выселки авылыннан килгән Мәсгут Низамов, ике рәтле гармунда уйнап, беренче урынга чыктылар.

36 яшьтән олырак башкаручылардан өченче урынга Сызран җырчысы Суфия Әмирова, икенче һәм беренче урыннарга тольяттилы Хәтиҗә Гыйниятова һәм Наилә Зәитова чыктылар.

Татарча биюдә Тольяттиның “Асыл” бию төркеме – өченче, Сызранның “Задоринка” бию ансамбленең башкорт биюе – икенче, Шенталы районы Денис авылы биючесе Алия Галиуллина беренче урынга лаек булдылар.

Шулай ук Фәрит Садыйков оста гармунчы гына тугел, бик шәп җырчы буларак та тамашачы күңеленә хуш килеп, аңа махсус бүләк бирелде.

Гөлфия Низамова һәм Анжелика Сафчукның “Туган җирем” дуэты чыгышына халык бик озак итеп кул чапты, шуңа күрә аларга “Халык бәясе” бүләге, ә Выселки авылы егете Мәсгут Хәйбуллинга бигрәк тә үзенчәлекле исемле “Әрсезлек өчен” бүләге тапшырылды.

Ә Жигули шәһәренең “Сабантуй” эстрада ансамбле егетләре Ирек Шәрәфетдинов,Фәрит Шәрәфетдинов һәм Марат Рәсүлов гармуннарда уйнап,өч тавыштан үзенчәлекле итеп җырлап, халыкны таң калдырдылар һәм Гран При бүләген алдылар. Аларны беркем белән дә чагыштырырлык түгел иде. Булдыралар, егетләр!

Ярышлар тәмамлангач,тамашачы каршында Тольятти татар милли-мәдәни автономиясе йортында эшләп килүче “Асыл” биючеләр ансамбле “Восточный стиль” кибетенең мода эшләнмәләре коллекциясен тәкъдим итте.Фестиваль программасын алып баручылар өчен дә киемнәрне “Восточный стиль” кибете бүләк итте.Казаннан килгән “Зөләйлә” төркеме кызлары өздереп җырлап, күңелебезне ачтылар, фойеда да үзара аралашу, бию-җыр тавышлары ишетелеп торды. Әйе, мондый чараларны халык бик ярата һәм һәрвакыт гармун көен, татар җырын сагынып килә.

Самара өлкәсенең Камышлы районында “Уйнагыз гармуннар” “Татар җыры” ярышлары даими булып торса да, өлкә күләмендә ярышлар юк дисәм дә ялгышмам.Чөнки Бөтендөнья татар конгрессының “Халкым минем” оештырган Гали авылында җырчылар ярышы,Камышлыда ел аралаш «Уйнагыз Гали гармуннары» биючеләр ярышы гына. Самарада әле дә ярый “Татар балалары җырлый” фестивале эшли. Ә Тольяттида “Уйнагыз гармуннар”, “Татар җыры” һәм “Татарча бию” ярышларын берләштергән “Язлар моңы”, балалар һәм яшьүсмерләр өчен “Якты йолдыз” фестивале 5 ел буе яшь талантларный барлап килә. “Язлар моңы”фестиваленә дә, бәлки киләчәктә өлкә статусы бирелер әле дип ошанасы килә.

Зөлфия ГАЛИХАНОВА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*