tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рамил Салихҗанов: “Стратегия кабул ителү – безнең өчен зур терәк”
Рамил Салихҗанов: “Стратегия кабул ителү – безнең өчен зур терәк”

Рамил Салихҗанов: “Стратегия кабул ителү – безнең өчен зур терәк”

Түбән Новгород өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Рамил Салихҗанов:

Татар халкының Стратегиясе бик күптән кирәк иде. Бәлки 20-30 ел элек кабул ителсә, әйбәтрәк тә булыр иде дип уйлыйм. Минем үземне тел мәсьәләсе бик борчый. Безгә-читтә яшәүче татарларга, аны саклау авыррак бит. Минем үземнең дә 4 оныгым бар. Мәскәүдә туып-үстеләр. Без алар татар телен онытмасын өчен бик тырышабыз. Үзем дә оныкларым белән гел туган телебездә сөйләшәм. Телебез –безнең зур байлыгыбыз. Аны югалтсак, динебезне югалту куркынычы да бар дип саныйм. Стратегия кабул ителү – безнең өчен зур терәк. Читтәге татарлар Татарстан, конгресс ярдәменнән башка гына берни эшли алмый. Безнең үз фикеребезне әйтер урыныбыз бар. Кулыбыздан килгәнчә, милләтебезне, телебезне саклау өчен без дә тырышабыз. Хәзер менә халык санын исәпкә алу чараларына әзерләнә башладык. Күптән түгел, Чиләбедә бөек Тукаебызга һәйкәл ачылды. Безгә телевидение, радио, газеталарыбыз белән берләшеп, менә шулай күренекле шәхесләребезне күтәрергә кирәк. Стратегиябез булгач, безгә бу эшләрне тормышка ашыру җиңелрәк булачак. Башка милләтләргә татарның бердәм икәнлеген күрсәтик.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*