tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы тәкъдим ителде
Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы тәкъдим ителде

Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы тәкъдим ителде

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Татар халкының үсеш стратегиясенең юнәлешләрен билгеләүче беренче документ тәкъдим ителде.  Милләтнең үсеш юлларын билгеләүче документның эскизын эшләүдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татар энциклопедиясе һәм төбәк өйрәнү институты,  А.Х. Халиков исемендәге Археология институты һәм Казан федераль университеты галимнәре катнашты.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Мили Шура рәисе Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге стратегик документны әзерләү белән шөгыльләнүче эшче төркемгә стратегик документның беренчел нөсхәсен Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе президенты урынбасары  Дания Заһидуллина тәкъдим итте.

Слайдлар рәвешендә тәкъдим ителгән һәм “Олуг Татарстан”, “Без булдырабыз”  шигарьләре астында төзелгән документ “Бүгенге дөньяда  татар үзаңын үстерү” максатына ирешү юнәлешендә төзелгән. Беренче нөсхә 2020 елга кадәр бердәм социомәдәни тирәлек булдыру, 2030 елга кадәр татар тормышын заманча кору һәм 2050 елга кадәр татар милләтенең тотрыклы үсешенә ирешү принципларына нигезләнеп төзелгән.

Әлеге документ үз эченә:

  • “Таяну нокталары”н,
  • “Берләшү”,
  • “Татар үзаңын үстерү юнәлешләре”,
  • “Татар тормышы”,
  • “Юл картасы”
  • “Мәгариф”,
  • “Мәдәният”,
  • “Мәгълүмати мохит”
  • “Татар халкының үсеш стратегиясен тормышка ашыру юллары”н колачлый.

Дания Заһидуллина хәбәр итүенчә, шулай ук документның проект өлешенә татар халкының тарихы, статистик мәгълүматлар, төрле идарә органнарыннан кабул ителгән өстәлмәләр кертеләчәк. Документның соңгы нөсхәсен татар, рус, инглиз телләрендә һәм латин графикасында бастыру күздә тотыла.

Татар халкының үсеш стратегиясен гомумкүзаллау өчен тәкъдим ителгән беренчел документка эшче төркем әгъзалары өстәлмәләр, фикерләр һәм тәкъдимнәр кертте. Татар җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Фәндәс Сафиуллин стратегик документны халык ышанычын яулый алырлык документ буларак хезмәт итәргә һәм шул максаттан чыгып тәкъдим ителергә тиешлеге турында әйтте. “ Документны тормышка ашыру хакимият тарафыннан милләт өчен башкарылган изге гамәлләр белән үрелеп барырга тиеш. Моның өчен дәүләтнең, коммерциягә корылмаган теле-радиокомпания рәвешендәге “үз авазы”, югары җыр сәнгате, музыкаль театры булсын”, – дип документка карата үз тәкъдимнәрен өстәде.

Журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев тәкъдим ителгән документның шигаре белән килешмәвен әйтте: “Олуг Татарстан” татар халкы үсеше стратегиясен билгеләнгән документның яңалыгын чагылдырмый. Шулай ук 2050 елга кадәр кабул ителәсе документ нөсхәсенең яңалыгын, рухын, өстәмә фикерен нидә чагылдырырга кирәклеге турында да уйлап бетерү кирәк”, – дип фикерләре белән бүлеште.

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев тәкъдим ителгән шигарьне яңадан уйлап бетерү тәкъдиме белән килешүен җиткерде: “Бу очракта шигарь татарны берләштерү өчен хезмәт итсен иде”, – диде ул.

Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин фикеренчә, документ проектында административ ресурсларны күрсәтү зарур. “Читтә яшәүче татарларның милли тормышын җанландырып җибәрү өчен инструментлар кирәк, милли буржуазияне торгызу өстендә эш алып барылырга тиеш”, – дип документ проектына өстәмәләр тәкъдим итте.

“Стратегик документның башында ук сораулар рәвешендә проблемаларны күрсәтү кирәк дип саныйм һәм документны аларны чишү юллары буларак төзү отышлы алым булыр иде. Халыкка “вызов” ясарга “кирәк”, – дип саный Татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов. Аның фикеренчә, татар берләшмәләрен татар халкының таяну ноктасы итү, мөселман мәгарифе, мөселман интеллигенциясен үстерү нәтиҗәле эш булачак. “Стратегик документ аша барча татар халкын бер стандартларга туры китереп тупларга кирәкми. Күп төрлелекне саклап калу отышлырак юл дип саныйм, чөнки, мисал өчен, керәшеннәрнең аерым үзенчәлекләре бар, мишәрләр башкачарак, рус телендә сөйләшүче, әмма җаны белән татар рухлы төркемнәр яши һәм үсеп килә һ.б. Һәрбер аерым төркемнең үсешенә ярдәм итеп, татарлыкны саклап калу өстендә эшләргә кирәк. Чикләүләр куярга ярамый”, – дип Айрат Фәйзрахманов документ нигезендә ятучы берләштерү максатына карата да үз фикерләрен җиткерде.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин тәкъдим ителгән документ эскизында “Татарның асыл сыйфаты нәрсә соң?”, – дигән сорауга җавап табылмавы турында әйтте. Аның фикеренчә, милләт өчен мөһим булган беренче документта әлеге сорауга җавап табылырга тиеш. “Моннан 100 ел элек татарлыкны күрсәтүче билге түбәтәй иде, татарны түбәтәеннән танып алганнар. Бүгенге заманда инде татарның татар булуын күрсәтүче билгеләр юк, фәнни даирә шуларны табып, ачыклык кертсен иде”, – дип фикерләрен җиткерде.

Стратегик документның беренчел шәкелен эшләүдә катнашкан ТР Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институтының өлкән фәнни хезмәткәре Искәндәр Измайлов белдерүенчә, документның бу нөсхәсе беренче күзаллау гына. “Тәкъдим ителгән нөсхә гомуми күзаллау, эскиз, әле бу беренче адымнар гына. Документны тулыландырасы, шомартасы, өстәмәләр кертәсе бар”, – дип белдерде.

Утырышта документны халыкка җиткерү,  тормышка ашыру мактасында, таррак даирә аша зур аудиторияләргә чыгу тәкъдимнәре яңгырады. Шулай ук Татар халкының үсеш стратегиясенең кыска эчтәлекле тирән мәгънәле документ итеп җитештерү зарурлыгы әйтелде.

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев фикеренчә, татар халкының үсеш юнәлешләрен билгеләгән документ татар халкын бүлгәләргә тиеш түгел. “Документ һәрбер татар кешесе өчен булырга тиеш”, – дип белдерде ул.

Искәртеп узабыз, агымдагы елның 16 гыйнварыннан Татар халкының үсеш стратегиясенә багышланган документның проектны әзерләү һәм тәкъдимнәр барлау максатында, Татарстан районнарында һәм төбәкләрендә татар җәмәгатьчелеге катнашында утырышлар уздыралачак. Беренче утырыш 16 гыйнвар көнне Арча педагогика көллияте базасында үтәчәк.

Алёна Низамова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*