tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Халкым минем” газетасына язылыгыз һәм укыгыз
“Халкым минем” газетасына язылыгыз һәм укыгыз

“Халкым минем” газетасына язылыгыз һәм укыгыз

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының “Халкым минем” газетасы 2011 елдан чыга башлады. Илебезнең төрле почмакларына сибелеп яшәгән татар халкының бүгенге тормышын, яшәешен, көнкүрешен, буыннардан-буыннарга күчеп килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын газета даими яктыртып бара. Болардан тыш атаклы шәхесләр, мәгариф, мәдәният, дин… турында да укырга була.

Газета айга бер тапкыр чыга, материаллар татар һәм рус телләрендә бирелә.

Хөрмәтле милләттәшләр!

“Халкым минем” газетасын татарстанлылыр өчен “Почта России” ,

 Россиядә гомер итүчеләр өчен “Роспечать” каталогына кертелгән.

“Халкым минем” газетасына 2014 елның икенче яртыеллыгына язылу дәвам итә. Газетага барлык элемтә бүлекләрендә дә язылырга мөмкин.

Татарстанлылар өчен газетаның индексы – 16854

Россиядәге милләттәшләребез өчен  индекс – 27230

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*