tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Халкым минем» газетасының май саны дөнья күрде
«Халкым минем» газетасының май саны дөнья күрде

«Халкым минем» газетасының май саны дөнья күрде

Газетаның әлеге санында Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевның апрель ахырында Будапешт шәһәрендә узган “Европа татарлары альянсы”ның биш еллыгында катнашуы, Франциягә эшлекле сәфәре, биредәге татар җәмәгатьчелеге белән очрашуы турындагы хәбәрләрен укый аласыз. Шулай ук газетада  10-12 майда узган “Россия – Ислам дөньясы” X халыкара икътисадый саммиты турында журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев язмасы да урын алды.

Укучыларыбыз журналист Рәшит Минһаҗның төбәк тарихын өйрәнүче, язучы, күптән түгел генә “Хуҗа Хәсән – минем гомер бишегем” китабын укучыларга тәкъдим иткән Вячеслав Данилов белән әңгәмәсен, Илдар Даутовның танылган композитор Солтан Габәши турындагы истәлекләрен туплаган, аның хатларыннан өзекләр тәкъдим итеп язылган мавыктыргыч язмасын укый алачак.

Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышлап, Нобель премиясе лауреаты Светлана Алексиевичның “У войны не женское лицо” документаль әсәренең татарчага тәрҗемәсеннән өзек, Бөек Ватан сугышында катнашып туган җирләренә исән-сау кайткан татар язучылары турында мәкалә; тарихчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Тәэминә Биктимерованың гаиләләре башыннан узган сугыш чоры афәтләре турында махсус язмасы урын алды.

Шулай ук май санында, күптән түгел генә Мәскәүдә Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышланган шәхси фотокүргәзмәсен ачкан, талантлы фоторәссам Фәрит Гобәев белән дә әңгәмә урын алды. “Театр: кичә, бүген иртәгә” сәхифәсендә Луара Шакирҗанова 2006 елның җәендә арабыздан китеп барган Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Рәсим Сәлахов белән 20 ел элек эшләнгән интервьюсын тәкъдим итә. Шулай ук укучыларыбыз даими сәхифәләр “Күчтәнәч”, “Хәрәкәттә – бәрәкәт”, “Әтием – гаилә терәге” бәйгесенә килгән кызыклы язмалар белән дә таныша алачаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*