tatruen
ИЛФАТЛАР КИРӘК

ИЛФАТЛАР КИРӘК

 

Ник йоклыйсың, мужик?

Яз җитте, һәм үсте чирәмнәр йортыңа.

Тор, уян, күтәрел, үз-үзеңә кара…

…Җитәкче егет мөнбәрдән залга туры карап, Тукайның «Мужик йокысын» сөйли. Өшегән җанны көйдерерлек Тукай сүзе яңгыраганы булмагандыр моңарчы республика авыл хуҗалыгы киңәшмәләрендә…

Ә «мужиклар», чыннан да, уяна башлады: ике залдагы халык та колакларын үрә торгызды: кем бу, кайсы районнан, аңлашып сөйлиме бу мондый кыю сүзләрне, әллә саташыпмы? Кем чыгарган моны? «Габделәхәт – режиссер», ди… Әтнә районы кухнясын аңлаучылар «глава сүзен сайрый», диярләр. Хаклы да булырлар, бәлки, тик егет республика киңәшмәсе трибунасыннан Президентка, министрга гына түгел, Әхәт абыйсына да сала җан авазын!.. Әтнә башлыгы Габделәхәт Хәкимовны үзе дөрес дип санаган фикереннән кайтарып, карашын үзгәртеп булмавын республика түрәләре яхшы белә, әтнәләрне әйткән дә юк. Тикмәгә генә бик күпләр өчен «Әхәт» һәм «Әтнә» төшенчәләре исемнәрендәге бер хәреф белән генә аерылмый… Ә бу егет Әхәт абыйсы алдында да үз хаклыгын исбатлаудан, үз тәкъдимнәрен дәлилләүдән тартынмый. Икесе дә Үлчәүләр бит: кем беләндер бәхәскә керешкәнче, иң элек уй-фикерләрен үз башларында мең кат үлчиләр, үз-үзләре өчен дәлилләр эзлиләр. Ә аннары!..

Юк-юк, бүгенге каһарманыбызның фамилиясе Хәкимов булуы шикләндермәсен сезне! Туганы да, күршесе дә, хәтта авылдашы да түгел ул Әтнә хакименең. Илфат Рәфкать улы Хәкимов Олы Әтнә авылында артистлар гаиләсендә туып-үскән егет. Әйе, нәкъ шулай, ялгыш язылмады – авылда, артист гаиләсендә! Илфатның әнисе Гөлнур апа белән әтисе Рәфкать ага Хәкимовлар (икесе дә мәрхүмнәр инде, урыннары оҗмаһта булсын) – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре, заманында Әтнә халык театрының әйдәп баручы артистлары.

Рәфкать ага соңгы көненә кадәр тимерче булып эшләде. Рус фольклорыннан тимерче образы пәһлевандай алып гәүдәле, аз сүзле, беркатлырак адәм булып аңга сеңгән. (Үзебезнең әкият-риваятьләрдә, кызганычка каршы, мисаллар юк, чөнки Явыз Иваннан алып 1917 елга кадәр татарга тимерчелек белән шөгыльләнү катгый тыелган). Ә Рәфкать ага, тәненә бер грамм май түгел, хәтта ит тә кунмаган, сөяккә, корыч арканнардай, сеңгер генә үрелеп ясалган чандыр гәүдәле, гаҗәеп тапкыр сүзле, үзе һич тә елмаймыйча әңгәмәдәшләрен тәгәрәтеп көлдерә торган «моңсу кәмитче» иде. Гөлнур апа исә – чын сәхнә йолдызы! Искиткеч органикалы комедия актрисасы, алтмыш биштә дә сәхнә сайгакларын какшаткан оста, дәртле биюче, яраткан җырларын бүтән берәү дә кабатлый алмаслык итеп башкарган җырчы… Хәер, алар турында икенче юлы аерым язарбыз әле. Ә бүген сүзебез – төпчекләре, бердән-бер уллары Илфат хакында.

Тимерче алачыгында уйнап түгел, сәхнәдә тәгәрәп үсте Илфат. Әти-әнисе көндез төп эшләрендә булса, кичләрен – театрда. Аларның авыллардан спектакль уйнап кайтуын йокламыйча көтеп, төн уртасында «куян күчтәнәче» белән чәйләр эчү, кунакка кергән Әтнә театры режиссеры Гомәр Мәрдәновның йортны яңгыратып сөйләшүе, шаркылдап көлүе, өлкәннәрнең сәнгать турында бәхәсләре, клубка тагылып менеп, кулиса артыннан репетиция могҗизасын күзәтү, малай чакта башкарган беренче рольләр, Әтнәдә еш булган бөек Марсель Сәлимҗановтан тәүге сәхнә дәресләре, шул олпат шәхеснең авыл артистларын тиң күреп, хөрмәт итеп, дустанә яшәвен тою – мәктәпне тәмамлаганда егеткә нинди язмыш язылганы билгеле инде: мәдәният һәм сәнгать институты, актер һөнәре, театр, сәхнә… Шулай булды да. Институтта Илфат гомерлек мәхәббәтен – Алсуын тапты… Юк, дөрес язмыйм – Илфат белән Алсу бер-берсен таптылар!.. Диплом белән бергә Әлмәт театрына юллама алдылар. Әлмәттә уллары Ислам туды. Хәзер, шөкер, Ислам атлы малайлар күп инде, ә ул вакытта балага исем кушарга килгән өлкән яшьтәге хәзрәт, ялгыш ишетмәдемме, дип кабат сорагач: «Аллаһның рәхмәтләре булсын сиңа, энем! Улыңа шундый исем биргән өчен Ходай үзеңне зурласын!» – дип күз яшен сөртеп куя. Догалары кабул булды хәзрәтнең: Ислам бүген – Казанның икенче лицееның әйдәп баручы укучысы, бик көчле математик, иң мөһиме – ата-анага хөрмәтле, нык иманлы чын мөселман егете. Әтисе үрнәгендә үсә Ислам. Туры, тигез юлдан гына дип әйтмим – күп уйланулар, тормыш сынаулары аша килде исламга Илфат үзе дә. Бүген кызлары Мәдинә дә, йорт әйләнәсен чәчәкләргә күмеп, гаиләне рухи гөлләр белән үреп, яшьлекнең кызулыгын зирәклеге белән сүрелдереп, салкынча җилләрен күңел учагы белән җылытып, кияүләре белән бергә яшәгән Алсуның әнисе Рүзәлия ханым да, Алсу да – намазда. Нәкъ шул тәртиптә: башта әтисе намаз укыганда, үзлегеннән аның кырыена басып, Мәдинә укырга өйрәнде, аннары инде Мәдинә әбисен өйрәтте, алардан соң Алсу да читтә кала алмады. Хәер, гыйбадәттә генә түгел хикмәт. Илфатның биш вакыт намазын калдырмаганын, уттай урак өстендә дә уразасын бозмаганын белмәгән, мәчеттә гаҗәеп моңлы итеп азан әйткәнен ишетмәгән, бары тик авыру әнисен ничек карап, ничек озатканын гына күргән кеше дә аның чын мөселман икәнен таныр…

Әлмәт театры артисты булып озак эшләргә насыйп булмады Илфатка. Туган авылына, Олы Әтнә мәдәният йорты директоры вазыйфасына чакырдылар яшь белгечне. Бу урында да санаулы айлар гына эшләп өлгерде – район мәдәният бүлеген җитәкләргә тәкъдим иттеләр. Дөрес, әүвәл Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов: «Бик яшь бит әле, булдырыр микән?» – дип шиген белдерде, тик: «Яшьлек – тиз үтә торган чир, иң мөһиме – нигезе нык, ә тәҗрибә эш белән килер», – дигән дәлил белән килеште. Һәм яшь җитәкче җир җимертеп эшкә тотынды! Район Сабантуйларына әзерләнгәндә төннәр буе сызымнарын сызып, мәйданның һәр квадрат метрын үлчәп, казыкларын да кагып чыкты, монтер «тырнаклары» киеп үзе колга башына да менеп китте. Маймыл елын каршылаганда үзе маймыл булып киенеп, сәхнәдә сикерде. Үзе кебек хыялый дусты, ул чакта спорт бүлеге мөдире Айрат Каюмов белән шундый итеп КВНнар, урам бәйрәмнәре оештыралар, үзләре аларны ифрат күңелле итеп алып баралар – хәтта Казаннан махсус кайткан атаклы шоуменнар да: «Без сезгә җитә алмыйбыз икән!» – дип, читтән карап кына торалар да иде. КВН финалын карарга теләүче халыкны тамаша залына сыйдырып булмагач, Мәдәният үзәгенең тышкы стенасына экран элеп, он-лайн трансляция (ул вакытта андый сүзне дә белмибез әле!) оештырдылар бит! Ә Олы Әтнәдә узган «Йолдызлык» фестиваленең зона туры?! Шулкадәр бирелеп, тәмле итеп эшләделәр ул вакытта егетләр, шуңа бүген дә фестивальнең «атасы» Дмитрий Туманов, Казанда очратса, әллә-кайдан сәламли үзләрен.

Район башлыгы тапшырган вазыйфадан да җаваплырагын Илфатка Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гомәр ага Мәрдәнов йөкләде – үзе ярты гасыр җитәкләгән, сәнгать күкләренә кадәр күтәргән Әтнә халык театрының язмышын, ышанып: «Булдырса, Гөлнур белән Рәфкать малае гына булдыра!» – дип, аның кулларына калдырды. Ялгышмады Илфатта Гомәр ага, үзенең яшь чагын анда күргәндер. Кайчандыр 1918 елдан эшләп килгән үзешчән театрны суфлердан азат иткән, профессионал дәрәҗәдә уйнауны куйган Гомәр ага кебек, Илфат та тәүге спектаклен үзе режиссер, үзе рәссам, үзе актер буларак тудырса, икенчесенә үк: «Мондый самодеятельность белән ерак китеп булмый!» – дип, профессионал рәссам, профессионал режиссер җәлеп итте. Һәм нинди рәссам, нинди режиссер әле?! Камал театрының баш рәссамы Геннадий Скоморохов һәм ГИТИС тәмамлаган режиссер, Олы Әтнә егете Рамил Фазлыев! Шушы иҗади трио кыска вакыт эчендә Хәй Вахитнең «Күк капусы ачылса», «Җырым табар сине» музыкаль комедияләрен, Зөлфәт Хәкимнең «Мин сине яратам» драмасын сәхнәләштерде. Туфан ага Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Мулла» спектакле исә, республика мәдәни дөньясын шаулатып, «Идел-йорт» фестивалендә җиңү генә яулап калмады, ә Әтнә халык театрына дәүләт статусы бирелүгә этәргеч тә булды. Эх, берәр ел алданрак булмады бу вакыйга! Юкса бүген Илфат Хәкимов тарихы белән Камал театрыннан кала татарда икенче, профессионал дәрәҗәсе белән иң яшь – Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрын җитәкләр иде! Аның урыны ул, аның омтылышы, аның хыялы. Милләт өчен, татар театры өчен Шамилләр, Марсельләр токымыннан булыр иде Илфат, иң югары мөнбәрләрдән Туфаннардан ким сөйләмәс иде – моны ул бөтен республика алдында исбатлады. Тик насыйп булмады…

…2010 кайнар җәе. Корылык… Басулар ярылган, Ашыт үзәнендәге поши кереп батырлык сазлык кибеп бетеп, тракторлар саргайган камышны чабып йөри, салам шулкадәр кыска – аны бер техника да ала алмый, чүп урынына коя – бары адәм баласы гына кул белән, чөйләнә-чөйләнә, бөртекләп җыя. Шушындый шартларда район башлыгы мәдәният бүлеге мөдирен – югары белемле драма актерын иң эре авыл хуҗалыгы оешмасын җитәкләргә куя. Гомере буе фермадан чыкмаган белгечне зоотехник итеп билгеләгәндә дә кат-кат уйлаган Габделәхәт Хәкимов, бу адымының нәтиҗәләрен аеруча озак үлчәгәндер. Илфатның, ничектер, глава белән әңгәмәдә туарылып китеп, балачак хыялы – төзүче булу теләген искә алуы, оеткы булып, хуҗаның үз күзәтүләренә салына. Ә күзәткән кешегә – күрерлек: Олы Әтнә Мәдәният һәм спорт үзәге төзелгәндә (бүген ул – дәүләт театры бинасы) Илфатның тырышлыгы да, төзелешнең барлык нечкәлекләрен аңлап, төзүчеләр «өстеннән төшмичә», сыйфатлы эшне таләп итүе, башкаручылар белән, түрәләр белән бәхәсләшә-бәхәсләшә, үзенекен исбатлый-исбатлый, шәһәрләрдә дә сирәк очраган зәвыклы Үзәк торгызуга керткән өлеше дә… Яңа нигез корып, үз проекты буенча салдырган йорты, аның һәр деталенә кадәр үзе уйлап ясатылган интерьерлары исә архитектура журналларында үрнәк итеп бирерлек. Үлчәүнең бер тәлинкәсенә Илфатның шул сыйфатларын, шул сәләтләрен салгандыр район җитәкчесе, ә икенче тәлинкәдә… Махсус белем – юк, тәҗрибә – юк!… Озак үгетли Габделәхәт Хәкимов Хәкимов Илфатны, озак көйли… Һәм соңгы дәлиле – Америка президенты Рональд Рейган мисалы белән «ега»! Президентлыкка үз кандидатурасын күрсәткән Голливуд йолдызы Рони Рейганнан көләләр, кая инде актерга АКШ президенты булу, янәсе. «Мин үз гомеремдә бик күп рольләр башкардым, – дип җавап кайтара Рейган. – Президент ролен генә башкарып чыгармын».

…Еллар һәм гамәлләр күрсәткәнчә, Илфат очрагында ике йөз процентка хаклы булып чыкты Габделәхәт Гыйлемханович. Әмма Тукай исемендәге хуҗалык директоры итеп билгеләнгән көннәрдә..

Һәр кеше бөтен кешене белгән бәләкәй районда – шок хәле, сәгате-минутында кул астындагылар тарафыннан тагылган «Артист» кушаматы, хуҗалык белгечләренең мыскыллы карашлары һәм башкалар, һәм башкалар… Күпләр мондый шартларда сыгылыр, сынар иде, кабат авыл клубына да кайтармаслык хәлгә төшәр иде. Тик Илфат кына түгел! Иң кирәк чакта аның холкында җитәкчеләрдә, кызганычка каршы, сирәк очрый торган, әмма үсү өчен иң мөһим сыйфат ачылды. Шул аны алып калды, аякка бастырды, ныгытты. Бик гади сыйфат – белмәгәнеңне яшермәү! Хуҗалыкны җитәкләгән беренче көненнән Илфатның кулыннан калын блокнот белән каләм төшмәде. Белмәгән барлык нәрсәсен (авыл хуҗалыгы өлкәсе тулысы белән!) сорашты, көлерләр миннән, дип уңайсызланмады, көлүчеләргә үпкәләмәде, ачу сакламады: «Бер гектарда ничә сутый була?», «Нәрсә ул – рацион?», «Кормосмесь нигә шулай атала?» – нәкъ дөньяны өйрәнә башлаган сабый бала кебек: йөз мең «нәрсә», «нигә» һәм «ник». Әңгәмәдәшләре көлсә көлделәр, елмайса елмайдылар, тик шаярып туйгач (ә Илфат сабыр – көтә!) аңлаттылар, белгәннәре белән уртаклаштылар. Илфат исә барысын да блокнотына яза барды. Бер калын блокнот тулды, икенчесе, өченчесе… Нәтиҗәдә, Әтнә районы Тукай исемендәге хуҗалык директоры Илфат Рәфкать улы Хәкимов республиканың бөтен хуҗалык җитәкчеләре, терлекчеләре исеменнән Президент алдында авыл хуҗалыгының хәлиткеч проблемаларын күтәрерлек, эшлекле тәкъдимнәр кертерлек дәрәҗәгә үсте. Алай гынамы соң?! Үзе кебек яңалыкка омтылучан якын дусты, «Таң» хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Сибгатуллин белән бүгенге көндә Татарстанда иң алдынгы урында барган Әтнә районы сөтчелегендә кулланылган технологияләр иртәгесе көндә үсеш потенциалын югалтачагын, башка төбәкләргә үрнәк итеп күрсәтелгән терлекчелегебезгә бүгеннән үк яңарыш кирәклеген аңлап, чит өлкәләрдә алдынгы үрнәкләрне өйрәнеп кайтып, үзебезнең шартларга яраклаштырып, барысын да исәпләп, үлчәп, яңа терлекчелек комплекслары төзү фикере белән район башлыгына чыктылар егетләр. Бер карашка, нәрсә җитми – сыналган технологияләр, заманча тораклар, сөт «елгасы» елдан-ел артып ага… Тик бу – бүгенге көн белән яшәгәндә генә… Гадәттә, Әтнәдә Әхәткә бер фикер белән ике кермиләр. Әмма бу егетләр ике дә керде, өч тә… Чөнки хак булуларына ышаналар. Чөнки битараф түгелләр. Шуңа да дәлилләре үтте, тәкъдимнәре кабул ителде. Һәм бүгенге көндә Олы Әтнә белән Кышлау авыллары читендә 1,2 мең һәм 1 мең баш терлеккә исәпләнгән яңа комплекслар калка.

…Бу юлларны язганда Тукай исемендәге хуҗалыкта урак төгәлләнүгә бара иде. Манарадагы тавыш көчәйткечләрдән бөтен район үзәгенә ишетелерлек итеп азан әйтеп, мәчеттә җәмәгать белән намаз укып чыккан Илфат Хәкимов баш агрономына шалтырата: «Намазыңны укыдыңмы әле? Укыгач, бергә басуларны әйләнеп кайтырбыз». Уң кулы булган белгече өчен куанып йөри ул: намазга басты, кыш көне мәчеткә дин сабаклары алырга йөрде һәм, Аллаһының рәхмәте, хезмәтенең нәтиҗәсе дә быел күзгә күренә…

  1. S. Уттай урак өстендә, олы хуҗалыкның йөзләгән мәшәкатен кайгыртып, күңел түрендәге сәнгать очкынын да сүрелдерми Илфат. Габдулла Тукайның «Мужик йокысы» шигырен видеоклип итеп төшерергә хыяллана. Насыйп итсен Ходай! Безне йокыдан уятырга Тукайлар кирәк. Илфатлар кирәк безгә…

Марат ХӘБИБУЛЛИН.

“Халкым минем” август 2016

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*