tatruen
Баш бит / «ТАТАРЛАР» газетасыннан / Изге чишмәме, изгеләр чишмәсеме?
Изге чишмәме, изгеләр чишмәсеме?

Изге чишмәме, изгеләр чишмәсеме?

Барлык ислам дөньясындагы кебек, татарларда да соңгы елларда мөселманлык күзгә күренеп ныгыды. Аның күп төрле чыгылышлары бар. Мәсәлән,  Болгарда җыен үткәрү, исламга бәйле бәйрәмнәрне, йолаларны җиренә җиткереп үтәү һ.б. Шушы электән килгән гореф-гадәтләр арасында безнең халкыбызда “изге урыннарга” йөрү, ул урыннарны яңарту да Совет чорыннан соң яңадан күзәтелә башлады. Беренче чиратта бу урыннар изгеләр (әүлияләр) каберләреннән тора һәм галимнәр санаулары буенча, алар Урта Идел буенда 200гә якын, Түбән Идел тирәсендә 40, Көнбатыш Себердә (анда ул “астана” дип атала) – 80 чамасы.

Билгеле, мондый рәвешле тарихи хәтернең яңаруы – уңай күренеш. Ләкин, аның тискәре яклары да юк түгел һәм беренче чиратта бу электән билгеле “изге урыннар” турында халыкта информация җитәрлек булмау сәбәпле, төрле хорафатларга бирелү белән бәйле. Түбәндә шундый бер ялгышны төзәтеп китүне кирәк дип саныйм. Сүз Биләр шәһәрлеге җирлегендәге “изге чишмә” турында бара.

Әйтергә кирәк, анда чынлап та бер атаклы чишмә бар һәм бу чишмәгә килеп, акча ташлау гадәте дә бүген киң таралган. Бу эшне монда килгән урысы, чуашы да башкара. Ә безнең гәҗитләрдә Биләрдәге бу су чыганагы турында инде “изге чишмә” дип яза да башладылар. Әмма, уйлап карасаң, бу бит урысчадан (“святой ключ”тан) калька гына, чөнки татарларда бернинди “изге” чишмәләр, таулар, агачлар һ.б. объектлар булырга мөмкин түгел, чөнки аларга табыну ислам тәгълиматына каршы килә. Чынлап та, бу конкрет очракны, ныклап тикшерсәң, бу чишмәнең “изге” булуы бөтенләй башка сәбәптән килгәнлеге күренә: сакланган риватьләр буенча, Биләр шәһәрлегендәге “Хуҗалар тавында” берничә изге шәхес күмелгән һәм шуларның берсе – Рабига абыстай (изге). Нәкъ менә ул шунда үлеп калгач һәм монда күмелгәч, аның уң имчәгеннән чишмә агып чыккан ди. Чынлыкта исә, Рабига остабикә исламда суфичылыкка нигез салучыларның берсе һәм 717-801нче еллар арасында Гыйракта, Басра шәһәрендә яшәп, шунда үлә. Бу очракта Хуҗалар тавында аның үз кабере булуы мөмкин түгел, әмма аның исеме белән бәйле урын саклана ала (“ялган” каберләр, беренче чиратта, суфи лидерлары белән бәйле шәхесләрнең, башка урыннарда да бар). Шулай итеп, Биләрдәге чишмәнең “изге” булуы, тарихи яктан берничек тә чишмәнең үзе белән бәйләнмәгән. Ләкин, чынлакта Хуҗалар тавындагы башка изгеләр күмелгән каберләр дә бу җирлеккә, шул исәптән, чишмәгә дә, аерым бер аура өсти. Шушы уңайдан беренче чиратта монда күмелгән атаклы Мәлүм (Мәгълүм) хуҗа (аның чын исеме Балын хуҗа булган) игътибарга лаек.bilyarsk-stolb

XVII йөз ахырында язылган бер документта (ул урыс телендә) аның турында мондый мәгълүмат бар: “… в прошлых годах, до Казанского взятья, исстари построен был бисурманский город Балымерской, … а в нем был царь Балынтозя, и он де Балынтозя умер, да в тож де время был царь татарский Сафаралей, и того де Балымерского царя похоронил и построил над ним палату каменную”. Бу турыда сөйләгән татарлар шул дөрбәне саклаучылар булганнар. Әйтергә кирәк, XIX йөздә дә бу кабергә татарлар һәм башкортлар зиарат кылганнар. Менә 1885нче елгы бер язма: “… где ныне Билярск, был прежде башкирский город Буламер, … в котором имел пребывание один из храбрейших государей… [там] находится… магометанское кладбище… Балын-гусь… Как татары, так и башкирцы уважают это кладбище и почетают его священным”.

Күренә ки, ике очракта да сүз Мәлүм хуҗа турында бара, нәкъ менә шуның кабере өстенә Казан ханы Сафа-Гәрәй дөрбә корыта да (дөресрәге, бәлки электән булган дөрбәне яңартырга кушкан булса кирәк). Ләкин, бу шәхес Сафа-Гәрәй дәвереннән күпкә элегрәк заманда яшәгән. Кем соң ул?

Әгәр дә тарихи язмалардан чыгып эш итсәк, Балын хуҗа зур дәрәҗәле кеше булырга тиеш, юкка гына аны “царь” (ягъни, патша, хан) һәм “государь” (хөкемдар) дип атамаганнардыр. Шуның өстенә, аның кулында Балымер шәһәре дә булган бит! Чынлап та, бу шәхеснең эзләреннән китү, бик кызыклы нәтиҗәләргә китерде һәм аның шәҗәрәсе дә табылды. Менә ул шәҗәрә: Багман солтан – Балым бәк – Калдар бәк – Ханбар (Канбар) бәк – Кара бәк (кыскартылып бирелә).

Соңгы еллардагы тикшерүләрдән күренгәнчә, Кара бәк (XIV- XVнче йөзләрнең чикләрендә яшәгән) Казан ханлыгында билгеле булган Арча бәкләренең бабасы. Калдар бәк исә “Дәфтәре Чыңгыз-намә” дигән тарихи язмадан билгеле – ул анда Чыңгыз хан заманында булган (чынлыкта, мәгълүмат башка чорларга да карый) кабилә башлыклары исемлегендә бар. Багман солтан да билгеле шәхес – ул 1237 елны Түбән Идел буенда монголлар тарафыннан үтерелә, чөнки аларга нык каршылык күрсәткән кыпчакларның җитәкчесе (монголлар аны “әмир” дип билгелиләр) булган бу кеше. Иң кызыгы шунда: Багман солтан алпарлы (олберли) кабиләсенең башында булып, йәмәк (кимак) дип билгеле булган көнчыгыш кыпчаклар берләшмәнең башында торучылардан була. Нәіъ шуңа күрә дә, аның солтан/ хан дигән титулы кайбер чыганакларда  сакланган. Үз чиратында бу төркем Кимак каһанлыгыннан (IX-X йөзләрдә Көнбатыш Себердә оеша) чыккан була, XII гасыр башларында алар инде Хәрәземнән төньякта булган далаларда яшәгән. Монголлар килер алдыннан аларның башкалалары Җаек елгасы буенда булып, (аның исеме – Актүбә, хәзерге Оренбург шәһәре янында), алар Идел Болгарстаны белән дә элемтәдә булганнар, ләкин күбрәк Хәрәзем шаһлары дәүләте белән элемтәдә торганнар (соңгы Хәрәзем шаһы Мөхәммәтнең хатыны Тирәкен хатын затлы йәмәкләрдән булган).

Кайбер тарихи чыганаклардан күренгәнчә, бу төркем кыпчаклар инде монголларга кадәрге дәвердә үк ислам дине кабул иткәннәр. Чынлап та, Багман солтанның шәҗәрәсендәге аннан алдагы биш буынның икесенең исеме мөселманча (Габделгазиз, Габдерахман). Аңлашыла кирәк, монголлар кул астында калгач та, бу төркемнән булган кайбер завыклы шәхесләр үзләренең социаль позициясен Җүчи Олысында да саклап калганнар, алар бәкләр, ягъни кыпчак кабиләсенең әмирләре булуганнар.

Сорау туа: бу йәмәкләр/кыпчаклар Урта Идел буена кайчан килгәннәр соң? Җавап берничә булырга мөмкин, ләкин бүген иң ышанычлысы, кыпчак кабиләсенең Җүчи Олысының Болгар вилаятенә үтеп керүен Туктамыш хан заманы белән бәйләп карау. Чынлап та, нәкъ менә шушы ханның бабалары Мангышлак янында яшәп (ягъни элекке дәвердәге Хәрәзем якларында), аларның үзләренә буйсынган 4 иле – кабиләсе булган (ширин, барын, аргын, кыпчак). Соңыннан, Туктамыш Алтын Урдада  хан булгач, шушы 4 кабилә карачы-бәкләр дәрәҗәсен алып, бу ил белән идарә иткәннәр, ул дәүләт таркалгач, алар Кырым, Казан, Касыйм ханлыкларында да шул ук урынны саклаганнар.

Чыганаклардан күренгәнчә, Балын (Балым) бәк (ул XIV йөз урталарында яшәгән булырга тиеш) Биләр шәһәрлеге урынында булган Болымер шәһәрендә хөкемдар булган, ягъни, ул Болгар вилаятенең бер өлешен биләгән. Бер шушы нәселгә бәйле шәҗәрәдә әйтелә: “… Баҗтан солтан Рум вилаятеннән килеп Йаекта Сакмар тамагында күп рузгар (тормыш – Д.И.) иткәннәр. Баҗтан солтанның углы Балын бик, аның углы Калдар бик, аның углы Күкчә тархан, икенчесе Ханбар биктер, Ак Идел буенда… рузгар иткәннәр). Башка бер шәҗәрәдә мондый юллар бар: “… Пагман хан… Сакмар сувының тамагында кальгә ясап, хан булып торды, … аның углы Балым солтан Ык суы буенда мәкам тотты. Ык сувының ике яклап, Зәй сувы буеның ике яклап, аяк бәйләп торды”. Күрәсең, бу төркем әле күчмә тормыш алып барган, әмма аларның биләмәсендә Биләр шәһәре дә булган, төгәлрәге, шул шәһәр урынында төзелгән Балымер шәһәре алар кулында булган. Шәһәрнең исеме дә Балын (Балым) бәк белән бәйле (Балым+ ор/ер, ягъни, Балым кальгәсе).

Шулай итеп, олы дәрәҗәдәге Алтын Урда феодалы булган, Балым бәк үлгәннән соң, Хуҗалар тавында җирләнә һәм кабилә башлыгы буларак гел искә алына. Бәлки аны зурлап, “хуҗа” (хаҗи/хоҗадан) изге дип атау аның бу төбәктә ислам дине таратуда катнашуы белән дә бәйледер. Һәрхәлдә, шушы нәсел шәҗәрәләрендә кайбер кызыклы “мөселман” сюжетлары бар, тик әле аларны өйрәнергә кирәк.

Нәтиҗәдә, Биләр шәһәрендәге чишмәне “изге” иткән тагын бер реаль шәхес килеп чыга. Чынлакта, мөселман татарлар һәм башкортлар нәкъ менә шушы шәхесләргә зиярат кылганнар да, чөнки алар безнең бабалар, яисә Идел буендагы халыкларга ислам динен кертүчеләр. Шуңа күрә, “изге чишмә” дигән гыйбарә урынына “изгеләр чишмәсе” дигән төшенчә куллансак, тарихи яктан дөресрәк булыр.

 

Дамир Исхаков,

тарих фәннәре докторы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*