tatruen
Баш бит / «ТАТАРЛАР» газетасыннан / «КИЛӘЧӘК БҮГЕН ДӘ АНАЛАР КУЛЫНДА»
«КИЛӘЧӘК БҮГЕН ДӘ АНАЛАР КУЛЫНДА»

«КИЛӘЧӘК БҮГЕН ДӘ АНАЛАР КУЛЫНДА»

Ринат ЗАКИРОВ:

«КИЛӘЧӘК БҮГЕН ДӘ АНАЛАР КУЛЫНДА»

 

Хатын-кыз – дөнья тоткасы, нәсел дәвамы, бар галәмне ямьләндереп торучы гаилә учагын саклаучы. Татар халкының милли үзаңын үстерү, рухи кыйммәтләрне, телне, гореф-гадәтләрне, йолаларны саклау, татар гаиләсен ныгыту мәсьәләләре хатын-кыздан башка тормышка ашмаячак.

Шуны истә тотып узган ел май аенда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм конгресс каршында эшләп килүче «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы Казан шәһәрендә II Бөтендөнья татар хатын–кызлары Форумы уздырды. Бу Форумда Татарстан республикасы районнарыннан – 60, Россия Федерациясе төбәкләреннән – 250 һәм чит илләрдән – 93 делегат, шулай ук, 100 гә якын шәрәфле кунак катнашты.

Форум программасы кысасында дөньяның төрле почмакларыннан җыелган хатын-кызларыбыз пленар утырышта катнашып фикер алыштылар. Көн кадагына суккан мәктәпкәчә яшьтәге балаларны милли мөхиттә тәрбияләү, сөйләм телләрен үстерү; татар телендә белем алуның өстенлекле яклары; балаларга патриотик һәм әхлак тәрбиясе бирү; гаиләдә дәү әти, дәү әни һәм әти-әни тәрбиясе; инсанны тәрбияләүдә балалар китабының әһәмияте турында һәм башка тәрбия, әхлак, миллилек темасын яктырткан докладлар тыңланды. Кайсы өлкә, кайсы ил вәкиле белән генә сөйләшсәң дә барысының да теләкләре бер: «Телебез, динебез, милләтебез югалмасын иде! Үзебезнең милли киемнәребезне киеп горурланып йөри алсак иде! Балаларыбыз, оныкларыбыз татар булулары белән горурланып яшәсәләр иде!» – диләр алар.

Быел да 15–17 нче май көннәрендә Казан шәһәрендә III Бөтендөнья татар хатын-кызлары Форумы узачак. Оештыручылар шул ук — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы. Шул уңайдан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, тарих фәннәре докторы Ринат Зиннур улы ЗАКИРОВка мөрәҗәгать иттем.

 

Ринат Зиннурович! Халкыбызның үткәнендә, милли үсешебездә татар хатын-кызының тоткан урынына бәя биреп, сез ниләр әйтер идегез?

– Гомер бакый халкыбыз яшәешендә хатын-кызларыбыз үзләренең гүзәл сыйфатлары белән милләтнең горурлыгы гына түгел, терәге-таянычы да булган. Татар халкының милли азатлык өчен көрәш тарихын алыйк: халык хәтере ватан сагына баскан ир-егетләребез янәшәсендә меңнәрчә туташ һәм ханымнарыбыз язмышын сынландыра. Риваятьләрдә яшәүче Алтынчәч белән Каракүз, Бөек Биләр җирендә актык тамчы каннарына каршы көрәшеп, дошманга бирелергә теләмичә соңгы сәгатьләрендә кошка әйләнгән кызлар образы… Казан ханлыгының соңгы мәликәсе – азатлык өчен көрәшүчеләрнең байрагына әверелгән, чынбарлыктан риваятьләргә күчкән мәшһүр Сөембикә… Каһарман ханым-туташлар аннан соң да бихисап булды. Немец фашистларынна каршы көрәштә герой очучыбыз Мәгүбә Сыртланова. Горурлыкмы? Әлбәттә. Аянычмы? Һичшиксез.

Мәгърифәт өлкәсендә дә байтак безнең каһарман җаннарыбыз. Үз акчаларына кызлар өчен махсус уку йортлары ачкан Маһруй Галиева, Суфия Җантурина, Гайния Яушева, Фатиха Аитова – нәкъ менә шундый затлар. Татар  кызлары, ана телендә югары белем алырдай уку йорты булмауга карамастан, Петербург, Мәскәү, Казан университетларына керүгә ирешкәннәр. Сара Шакулова, Сафия Сыртланова, Зәйнәп Габдрахманова, Әминә Алиева кебек туташларыбыз Парижның Сорбонна университетына, Женева, Истамбул университетларына барып белем алганнар. Башка телдә укысалар да, үзебезнең татар халкына хезмәт иткән алар.

Татарлыкны, милли рухны саклап калыр өчен бөтен Кытайдан нәсел-ыруын башка кыйтгага, Австралиягә  күчергән Фатыйма Вәли, Ләйлә Садрилар. Күп безнең мондый мөхтәрәм затларыбыз.  Шуңа күрә бүген үзләрен бүген милләт аналары дип зурлыйбыз да.

Менә соңгы елларны гына алыйк: милли хәрәкәт, дәүләт эшләре дисеңме, мәгърифәт-мәдәният дисеңме – һәркайсын фидакарь ханым-туташлардан башка күзаллау мөмкин түгел. Бүген мөгаллимәләр, табибәләр, мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәләрендә эшләүчеләрнең 80-90 процентын хатын-кыз тәшкил итә. Бу бит гүзәл затларыбызның искиткеч җәмгыяви көчкә ия булуын раслый.

Әйтеп үткәнемчә, татар тарихы битләрендә милләт өчен җан атып йөрүче ханым, туташларыбыз шактый. Ләкин кайсы гына гасырда яшәсәләр дә, алар татар хатын-кызларына хас сыйфатларны югалтмаган. Акыллы, тыйнак, белемле, уңган бу асыл затлар – халкыбызның йөз аклыгы.

Сезне якыннан белүчеләр холкыгыздагы күп сыйфатларыгызга соклану белдерәләр. Һәр кеше – тәрбия җимеше. Тәрбия дигәнбез икән, иң элек безгә гомер бүләк иткән әнкәйләрне искә алабыз. Һәркем өчен әнисе – тормыш өлгесе. Сезнең әниегез нинди кеше иде?

– Һәркайсыбызның күңел түрендә, мөгаен, үз әнисенең кабатланмас образы яшидер. Минем әнием, Харис кызы Кәримә, Чистай районының Дүртөйле авылыннан күрше Нарат-Елга авылына, ишле гаиләгә килен булып килә. Әтиебез Зиннур белән бергәләп алты бала тәрбияләп үстерде алар. Җиденчегә репрессияләнгән туганнарыбызның баласы, сигезенчегә әтинең бертуган сеңлесеннән калган ятим дә сыйды. Менә шул ишле гаиләнең үзәге – әни иде. Бүген аның турында искә алу миңа рәхәтлек тә бирә, моңсу да булып китә. Әни исән чакта үзебезнең тарафтан күрсәтеп өлгерелмәгән кадер турында да уйлыйм. Ихтирам һәм хөрмәтне тоеп яшәде алар, югыйсә. Тормыш тәҗрибәсе туплый барган саен узган гомер юлының яңа төсмерләре ачыла бара, үзеңә кирәкле киңәш эзләп тә әтиле-әниле чорларга кайтып әйләнәсең. Балачак – иң самими, гөнаһсыз вакыт. Ул чактагы кайбер мизгелләр минем дә күңел дәфтәренә онытылмаслык, матур хатирә булып язылган.

Безнең якта авыл халкы гомер бакый бакчасында бәрәңге иккән. Кайберәүләр, бәлки, ышанмас та, бәрәңге бакчасын һәм әнине калебемә сеңдергән беренче хатирәм үтә сабый чагыма карый минем. Көз көне. Әнием мине, бәләкәй баланы, юрганга төреп алып чыккан да, бәрәңге сабаклары өстенә, кояшка каратып утыртып, бәрәңге казый. Көн якты, күзем кояшка чагыла, әни якында гына – мин боларны әле дә яхшы хәтерлим. Бераз үсә төшеп, инде кул астына керә башлагач, аңа булдыра алганча ярдәм итү, ул әйткәнне тырышып эшләүләрем истә. Әниемнең яргаланып беткән кытыршы куллары рәхмәт әйтеп башымнан сыйпагандагы сүзсез дә аңлашыла торган рәхәт мизгелләрне сагынам…

Безнең әни аш-суга бик оста иде. Тәмле ризык яисә мич ашы пешерсә, беренче табадан безгә авыз иттерә дә, берәребездән тирә-күршедә яшәүче ялгыз әбиләргә күчтәнәч тараттыра. Аларга утын ярырга, башка эшләренә булышырга кирәк булса да әни безне йөгертә иде. Туганнар, күршеләр, авылдашлар арасында бер-береңә ярдәм итү, булышуның балачактан ук тормышта нинди урын алганын белеп, күреп, тоеп үскән балалар без.

Сигезенче классны тәмамлагач, тугызынчыга күрше авылга йөреп укыдым. Нарат-Елгадан берүзем идем. Һәр дүшәмбе таңнан торып, аркага котомка асып, җәен җәяү, кышын чаңгыга басып юлга чыгам. Әнинең авыл башына кадәр килеп, мин күздән югалганчы басып карап торуы күңелдә бик нык уелып калган сурәтләрнең берсе. Хәзер дә Мирсәет Сөнгатуллин башкаруындагы «Җәяүле буран» дигән җырны ишетүгә күз алдымда шушы күренеш яңара.

Мин – авыл баласы. Ә авыл баласының чит мохиткә, шәһәр тормышына килеп керүе психологик яктан бик авыр нәрсә. Әти-әни корган оядан чыгып китә алмый азапланган меңләгәннәрдән берәү мин дә. Укырга да кирәк, китәсе дә килми. Ул ояда бик җылы, уңайлы иде. Анда һәрвакыт татулык, дуслык, хөрмәт, үзара ярдәмләшү яшәде. Бер түбә астындагы унөч кешелек гаиләнең җылы мөнәсәбәтләрдә яшәвендә әниебезнең роле бәяләп бетергесез иде.

Элек авыл баласы күп очракта әби кочагында, әби-бабай тәрбиясен алып үскән. Ә бүгенге яшьләр гаилә корышка, аерым торырга тырышалар, башка чыгалар. Оныклар да әбиләрдән ерактарак үсә, аларның тәрбиясе җитми сыман тоела…

– Әлбәттә, заманы башка, бүгенге әбиләр заманга «яраклаштылар», тәрбия мәсьәләсен үзләреннән бөтенләй алып ташладылар дип саныйм мин. Оныклар тәрбияләүдә әбиләрнең бөтенләй читләшүе – замана китереп тудырган бер ситуация. Авылдагы әбиләрне дә, шәһәрдәгеләрне дә карчык дип булмый хәзер. Карчык дип әйттермиләр дә әле алар үзләренә! Пенсия яшендә булсалар да, күбесе эшли, дөнья куа. Ләкин бөтенесен заманга сылтап калдырсак, гаделлеккә хилафлык итү булыр иде.

Безнең хатын-кызларыбыз үзләренә табигатьтән бирелгән чын асыл сыйфатларын милләтебез файдасына хәл итү ягына баса алмады. Без узган ел бар дөньяда татар хатын-кызларын җыеп, Форум уздырган идек. Җәмгыятьне борчыган проблемаларны, шул исәптән әлегесен дә, алга куеп ачыктан-ачык сөйләштек, чишелеш юлларын эзләдек без анда. Быелгы Форумда да ул мәсьәләләр күтәрелер дип уйлыйм.

Әбиләр тәрбиясе ул зур тормыш мәктәбе. Әти-әнигә хөрмәтне әби тәрбияли, балага бу дөньяда әти белән әнинең иң төп урынны алып торучы кешеләр икәнен дә ул аңлата. «Әтиегез кайтканчы», «әниегез кушканча булсын» дип әйтүләр әкренләп үзенекен эшли. Динне, халкыбызның гореф-гадәтләрен, милли йолаларны әбинең гамәлләре, мөнәҗәт-җырлары, кушып сөйләгән мәкаль-әйтемнәре аша сеңдерә бала. Кешенең дөньяга карашы шул көндәлек тормыш аша формалаша. Бабайлары исән-сау булган балалар тагын да бәхетлерәк. Әби-бабайларның балалар тәрбияләүдәге роле элек зур дәрәҗәдә булган һәм ул бүгенге көндә дә шулай булырга тиештер дип саныйм.

Соңгы вакытта «Ак калфак» оешмасының эше дә нык җанланып китте. Аның төп максатларын да әйтеп узсагыз…

– Милләтнең алтын баганасы булган татар гаиләсе бүген кризис кичерә. Ә гаиләне борын заманнан хатын-кызларыбызның асыл сыйфатлары тотып торган. «Оясында ни күрсә, очканында шул була» ди халкыбыз. Гаиләдән туган тел китә бара. Тел белән бергә милләтне милләт иткән күпме җәүһәрләр җуела. Гаиләгә татар гаиләсенә хас булмаган, безнең халык өчен әхлаксызлык саналучы ят гадәтләр килә.

Татар гаиләсендәге тәрбия гомер-гомергә үзенең бөтенлеге һәм эзлеклелеге белән аерылып торган. Хатын-кыз гаилә тоткасы. Ана сөте белән сеңгән миһербанлык, җылылык, бишек җырларыннан күчкән моң һәм аһәң, әби-бабайларның хикәятләре аша үзләштерелүче әкияти образлар һәм, ниһаять, гаилә учагында ныгытылган хезмәт сөючәнлек – болар барысы да милли тәрбиянең какшамас нигезләре. Гаилә корганчы татар кызлары шушы нигезләр турында күбрәк белсеннәр иде, дим. Киләчәк тормышларында менә шул гореф-гадәтләрне, милли йолаларыбызны куллансыннар иде. Тагын бер мөһим нәрсә – физик яктан көчле, сәламәт милләт кенә киләчәккә ышаныч белән карый ала. Баланы бишектән игелекле гамәлләр белән мавыктырып, физик яктан чыныктырып үстерергә кирәк. Бу яңа буынны заман чирләреннән сакларга һичшиксез ярдәм итәр иде. Кыскасы, безнең халыктагы борынгыдан килгән асыл сыйфатлар – ярыш рухы, көрәштән курыкмау, җиңүгә омтылыш яшәргә тиеш.

Аек гаилә тормышы булдыру, дингә борылу, балаларга, оныкларга тел һәм милли йолаларны күчерү – болар барысы да иң беренче чиратта гаиләдә генә гамәлгә аша. Әйткәнемчә, татар гаиләсе милләтне тотып торган төп багана. Без менә шуны аңлап эш итәргә тиеш тә.

Инде сезнең теләкләрне дә ишетик…

– Без шактый катлаулы чорда яшәсәк тә, күңелебезне боектырмаска, авырлыклардан куркып калмаска тиеш. Татарның тормышы беркайчан да җиңел булмады. Ачлык-ялангачлык елларында да әниләребезнең, татар хатын-кызларының күңел җылысы, эшлекле-назлы куллары киләчәкне саклап калды. Шуңадыр, татар әле дә яши, оптимистик рухын югалтмый, өметен сүндерми. Киләчәк бүген дә аналар кулында. Алар дөрес тәрбия, аң-белем биргәндә генә халкыбызның ышанычлы дәвамчылары булачак. Ә безгә «җәннәт – әнкәйләрнең аяк астында» дигән гыйбарәне истән чыгармаска кирәк.

Гөлназ ШӘЙХИ

“Халкым минем” газетасы

апрель 2015

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*