tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сагыну каннан килә икән…
Сагыну каннан килә икән…

Сагыну каннан килә икән…

Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының 2016 нчы елдагы комплекслы экспедицияләренең берсе Казахстанның Семей (Семипалатинск) өлкәсе татарларының рухи мәдәниятен, тел үзенчәлекләрен, гореф-гадәтләрен өйрәнүгә багышланды.

Казах даласы шундый була

Казах даласы шундый була

Чираттагы сәфәр, чираттагы экспедиция. Бу юлы Казахстан Республикасының Семей каласы, әлеге шәһәр янындагы татар авылларына юл тоттык. 1917-1920 нче елларда Казахстанның башкаласы булган Семипалатинск шәһәренең тарихы 1718 нче елдан Петр I нең көнчыгыштагы җирләрне саклар өчен ныгытмалар төзү турындагы указы белән башлана. Семей шәһәрнең яңа исеме, ул озак вакытлар Семипалатинск исеме белән мәгълүм. Татарча шәһәрне Җидепулат дип атаганнар. Җидепулат исеменең килеп чыгуын риваятьләр төрлечә бәян итә. Тарихчылар Җидепулат топонимының килеп чыгуын Җунгар шәһәрчеге булган Доржинкиттагы (Цорджийнкийд) Будда храмнары белән бәйләп аңлаталар. Семей шәһәре янындагы җиде пулат-сарайның харәбәләре XVIII гасыр ахырына кадәр сакланган. 1734 нче елда тарихчы Г. Ф. Миллер бу пулатларның патша Михаил Федорович Романовның 1616 нче елдагы грамотасында “таш мәчетләр” дип искә алынуын яза.

Татарлар биредә шәһәргә нигез салынган вакыттан яшиләр. Кайсы бәхет эзләп килеп чыкса, күбесе авыр тормыштан, 25 еллык солдат хезмәтеннән качып килеп чыга. Октябрь инкыйлабыннан качып, Кытайга күчеп барган юлларыннан тукталып, биредә төпләнеп калган гаиләләр дә булган. Совет дәверендә югары уку йортын тәмамлап, юллама белән килгән белгечләр дә, чирәм җирләрне үзләштерү вакытында килгән яшьләр дә киң далага, шундый ук киң күңелле халыкка гашыйк булып, биредә төпләнеп калган. Җиде пулат якларында нигездә Идел буе татарлары яши. Гасырлар дәвамында себер татарлары да шактый күченгән Семипалатинск якларына. Әмма аларның теле казан татарлары тәэсирендә әдәбиләшкән, халыкның хәзерге сөйләше әдәби телгә якын, татар теленең көнчыгыш диалекты үзенчәлекләре азрак сакланган. Хәзерге вакытта телдә казах теленең йогынтысы да сизелә. Казах теленнән кергән аерым сүзләр еш кулланыла, ч һәм ш авазлары алмашы күзәтелә.

Башкүл авылында яшәүче Асия апада

Башкүл авылында яшәүче Асия апада

Татарлар берничә гасыр дәвамында күчеп, Идел буен, Казанны сагына-сагына төпләнеп калган. Шунысы да бар, бер тапкыр Татарстанга килмәгән апалар-абыйлар да, Идел буен, Татарстанны үзенең Ватаны дип саный, бу җирләрне сагынып яши. Совет дәверендә Казан белән Семипалатинск арасы бик “якын” булган. Туганнарына кунакка гына килеп яшәп калган Казан кызлары да күп очрады биредә. Хәзерге вакытта да кыз алмашу, туганлашу процессы дәвам итә. Казан кызы Диләнур бирегә ике ел элек кенә күчеп килгән. Семей егете Җәлил белән Казанда татар яшьләре көннәрендә танышканнар. Бер үк уй-фикерләр, икесенең дә туган халкының язмышына, тарихына битараф булмавы, уртак проектлар белән башланган дуслык мәхәббәткә әйләнгән. Җәлил белән Диләнурның улы Миндиярны Семейдә “Казан егете” дип яраталар.

Семипалатинск җирендә урнашкан татарлар биредә яши башлаган көннән бөтен тирә-якка уңганлык, тырышлык, чисталык-пөхтәлек үрнәге булып торган. Татарларның гыйлемлеге, белемгә омтылышы да халыкка булган хөрмәтне арттырган. Казах халкының мәшһүр әдибе Абайның татар халкының яшәү рәвеше турында сокланып: «Нугайларга карыйм, алар яхшы сугышчы да була ала, авырлыкларны да күтәрә алалар, үлемне бер хак итеп кабул итәләр, мәдрәсәләрне саклыйлар, динне хөрмәт итәләр, эшлиләр дә, мал да туплыйлар, матур киенәләр, матур итеп күңел ачалар” дип яза.

Аккүл авылында берүзе яшәп калган информантыбыз Гөлчирә апа белән

Аккүл авылында берүзе яшәп калган информантыбыз Гөлчирә апа белән

Татарлар килә башлаган вакыттан биредә дә мәчет-мәдрәсәләр төзелә. Информантлар Семипалатинск шәһәрендәге ундүрт мәчетнең уникесе татарлар тарафыннан төзелүен, татар мәчете булуын хәзер дә горурланып бәян итәләр. Татарлар биредә нигездә сәүдә эшенә керешә. Семипалатинск шәһәренең Кытай, Урта Азия, Себерне бәйләп торган сәүдә юллары кисешкән уңайлы урында утыруы сәүдә эшләренең шактый тиз җанланып китеп, сәүдәгәрләргә аякка басарга булышкан. Тиздән Семипалатинскның атаклы сәүдәгәрләрен Россия генә түгел, ерак чит илләр, беренче чиратта Европа да таный башлый. Беренче гильдия татар купецларының исеме хәзергә кадәр саклана. Күбесе милләтнең, халыкның белемле-мәдәниятле булуы өчен тырышкан фидакарь затлар, меценатлар. Кыйблалары байлык туплау булмыйча, фән-белемгә омтылып яшиләр, балалары Европа уку йортларында белем ала. Шунысы да игътибарга лаек, Семейдә яшәүче татар эшмәкәрләре бу традицияне дәвам итә.

Татарлар шәһәрдә генә түгел, авылларда да яши. Иркен далаларда киң урамлы татар авылларына нигез салына. Хуҗалыкның нигезен игенчелек, терлекчелек тәшкил итә. Һәр авылда дистәләгән җил тегермәннәре куелган. Тирә-яктан он, ярма тартырырга килгәннәр.

Семей каласы акиме Салимов Ермак Бидахметович белән очрашу вакытында

Семей каласы акиме Салимов Ермак Бидахметович белән очрашу вакытында

Татарлар бүгенге көндә нигездә Семей шәһәрендә яши. Татар авылларының күбесе беткән. Калган авыллар хәзерге вакытта катнаш татар-казах авыллары. Мәктәпләрдә уку казах телендә. Хәтта татар авылында татар эшмәкәрләре салган мәчетнең тышындагы элмә такталардагы язулар бары казах телендә генә булуы күңелдә бераз канәгатьсезлек тудыра. Әмма биредәге татарлар бу күренешкә башкача карый. Алар кардәш халыкның мөстәкыйльлеген, үзен саклап калуын, сүзен әйтә алуын хөрмәт итәләр. Шуны да әйтергә кирәк, ике халык сокланырлык рәвештә дус яши. Бер-берсенә хөрмәте зур. Аерым йолалар, бәйрәмнәр уртак булып, аларның кайсы халыкта башлангыч алганын да әйтеп булмый.

Хәзерге вакытта Семей татарлары бөтен йолаларны үтәп, мөмкин кадәр телне саклап, бер-берсенә булышып, дус-тату яши торган зур бер диаспора. Шәһәрдә Татар иҗтимагый үзәге эшли. «Халыклар дуслыгы» бинасында урнашкан татар иҗтимагый үзәге каршында милли музей бар. Аның җитәкчесе Шәүкәт абый Фәйзуллин Семей татарларының, аерым шәхесләрнең тормышына караган, рухи дөньясын чагылдырган бай материал тупланган.

Сарногай авылының "Ләйсән" ансамбле кызлары

Сарногай авылының “Ләйсән” ансамбле кызлары

Шулай да, Семей шәһәре татарларын беренче чиратта җыр, татар көе берләштерә, халыкны нәкъ менә җырга-моңга мәхәббәт саклый сыман тоелды миңа. Ә бу җыр-моңның башында милләтпәрвар Габдулхак Ахунжанов тора. Габделхак абый 1992 нче елда “Татар сәнгать мәктәбе” ача. Зур тырышлык белән аның дәүләт карамагындагы мәктәп булу статусын саклап кала. Биредә балалар төрле уен коралларында уйнарга өйрәнәләр, җырлыйлар, төрле халыкларның биюләрен башкаралар. Татар сәнгать мәктәбендә татар балалары гына түгел, руслар да, казахлар да, башка милләт балалары да белем ала. Татар моңы, татар җыры аша татарча өйрәнәләр. Татар халкының гореф-гадәтләре торгызыла, саклана. Әлеге мәктәптә белем алучы балалар Казахстаннан тыш, Россиядә дә, якын һәм ерак чит илләрдә дә чыгышлар ясап, мәртәбәле урыннар алалар. Кайберләре укуларын чит илләрдә дәвам итеп югары музыкаль белем алалар. Әмма алга таба кайда гына булсалар да, аларның биредә алган тәрбиясе, белеме тормышта һәрвакыт кирәк. Габделхак Ахунжанов укучыларында музыкага мәхәббәт кенә тәрбияләп калмый, ул аларда үз-үзенә һәм башкаларга хөрмәт, үз көченә ышану, хезмәткә мәхәббәт, авырлыклар алдында тукталып калмау кебек сыйфатлар тәрбияли. Мәктәп каршында Габделхак Ахунҗанов оештырган балалар ансамбльләре эшли. Без Семейдә балаларның җәйге каникуллары вакытына туры килдек. Шулай да “Күңелле балачак” ансамбле кызлары – Эльдана, Рената, Дильдана һәм Снежана безгә берничә җырларын башкардылар. Бишенче-алтынчы классларда укучы кызлар татар халык җырларын да, казах җырларын да яратып башкаралар. Кызларның күбесе мәктәпкә килгәндә бөтенләй җырламаган. Көйсезләрне дә көйләп һәм көйле итеп була икән. Габделхак Ахунжанов үз методикасы белән бөтенләй җырламаган балаларның да тавышын ача, көйне ишетергә, тоярга өйрәтә.

Семей шәһәрендә зурлар өчен «Иртеш моңнары», «Истәлек», балалар өчен «Гөрләвек», «Күңелле балачак», «Илһам» ансамбльләре эшләп килә.

Семей каласында Г.тукайга куелган һәйкәл

Семей каласында Г.тукайга куелган һәйкәл

Семейда 2000 елдан “Көзге Иртыш моңнары” дип исемләнгән халыкара татар сәнгате фестивале үткәрелә башлаган. Ул да Габделхак Ахунжанов башлап җибәргән чараларның берсе.

Семейда бик күп кешеләр белән аралаштык. Яңа дусларыбыз, яңа танышларыбыз артты. Шулай да биредәге бер ханым турында аерым тукталып китәсем килә. Зәп-зәңгәр күзле, аксыл чәчле искиткеч мөләем Виктория белән без беренче көнне үк сәнгать мәктәбендә таныштык. Татарча дөрес, матур сөйләшә, татар халкының “Тәфкиләү” көен бөтен нечкәлекләрен аңлап җырлый Виктория. Аңа карап, әти-әниләре кайсы яктан икән, гореф-гадәтләрне дә, телне дә өйрәткәннәр, зәңгәр күзле булгач, мишәр кызы булырга тиеш дип уйлап йөрдем. Баксаң, Виктория Купцова немец кызы булып чыкты. Дөрес, Семей татарларының үз кызы инде ул. “Семей татарлары” дигән газетаның мөхәррире дә икән Виктория. Татарлар белән болай тыгыз аралаша башлавын Габделхак Ахунҗанов аркасында булды, дип сөйли ул. Журналист буларак Татар сәнгать мәктәбенә эш буенча гына килгән Виктория тиз арада биредә үз кешегә әйләнә. Хәзерге көндә Семей татарлары тормышын Виктория Купцова эшчәнлегеннән башка күз алдына да китереп булмый.

Экспедиция барышында Семейда шәһәрендә яшәүче татарлар белән аралаштык. Семей янында урнашкан Сарногай, Башкүл, Аккүл (Ак Култык) һәм Алтай краенда урнашкан Бөкер авылларында материал тупладык. Биредә әлегә кадәр татар халкының рухи мирасын өйрәнә һәм барлый торган экспедицияләр булмаган. Семей татарларының тел үзенчәлекләре, кулъязма һәм басма китаплары, фольклоры, сәнгате, һөнәрчелегенә кагылышлы кызыклы материл тупланды. Экспедиция җитәкчесе Илһам Гомәров археограф, борынгы һәм урта гасырлар әдәбияты буенча белгеч. Илһамның биредәге табышлары Семей татарлары тарихын өйрәнүчеләр өчен дә файдалы булачак.

Семей каласында яшәүче информантларыбыз Рәшидә апа белән Раянгөл апалар

Семей каласында яшәүче информантларыбыз Рәшидә апа белән Раянгөл апалар

Венер Усманов – эпитафияләр буенча белгеч. Ул кабер ташларындагы язмаларны өйрәнә. Кабер ташлардагы язулар да тарихтагы аерым серләрне ачарга ярдәм итә.

Альбина Москвина – сәнгать белгече. Ул Җидепулат татарларының кул эшләрен, милли киемнәрен, декоратив-гамәли сәнгатен өйрәнде.

Бу мәкаләнең авторы халык иҗаты буенча белгеч. Минем әлеге экспедициядә максатым – Семипалатинск татарларының халык авыз иҗатын – әкиятләрен, мөнәҗәт-бәетләрен, риваять-легендаларын, җырларын, йола фольклорын барлау, язып алу иде. Эш барышында бай, кызыклы материал тупланды.

Семей татарлары фольклоры нигездә Казан татарлары фольклоры белән аваздаш. Шулай да кайбер үзенчәлекләре дә бар. Беренчедән, йола фольклоры, бигрәк тә бала багу поэзиясе тулы цикл буларак сакланган. Гаилә йолалары хәзер дә һәрберсе үтәлә. Бала туу, бала багу белән бәйле йолалар циклы түбәндәге этаплардан тора – бала тапкан хатынга әлбә пешереп китерү, бәби туе, бишек туе, беренче тапкыр тырнагын кисү, коендыру, кырыгыннан чыгару,40 тукач, тукач алыштыру, күт боткасы, тышау кисү, сөннәт туе. Кыз балаларның колагын тишү дә кыз баланың сөннәте саналып, бәйрәм ясала. Туй йолалары циклы да шактый тулы. Кодагый ашы, килен ашы, бүләк алышу, калым сандыгы алып бару, кодалар чакыру аерым йола буларак уздырыла.

"Күңелле балачак" ансамбле кызлары белән

“Күңелле балачак” ансамбле кызлары белән

Ике йөздән артык кыска җыр тексты язып алдык. Бер үк куплетлар күп информантлар тарафыннан кабатлана. Лирик җырлар да бик популяр. Татар халык җырлары Казан татарларының җырыннан аерылмый. Татар җырларын популярлаштыруда биредә Габделхак Ахунҗанов оештырган татар хорлары һәм ансамбльләре булу зур рольуйный.

Информантлар “Сак-сок” бәетенең аерым строфаларын хәтерли, көе белән башкара. Бу әсәрнең әниләре-әбиләре исән вакытта бик популяр булуын сөйлиләр. Шәхси фаҗига бәетләре чыгару традициясе дә бар. Бер бәетнең өзеге язып алынды. Биредә мөнәҗәт термины кулланылмый.Дини эчтәлекле әсәрләрне дога дип тә, салават дип тә атыйлар. “Җараппазан” дигән термин да бар, аны казах теленнән кергән дип аңлатар. Бу “Йә рамазан” дигән сүзләрнең халыкта үзгәргән варианты. “Йә рамазан”, “Мөхәммәт Мостафа” дигән салаватлар язып алдык. Гомумән, дини эчтәлекле әсәрләр халыкта таралган булган. Хәзергә кадәр шактый тулы текстларны искә төшерделәр.

akkyl-avyly-mechete-restavratsiya-kote

Риваятльләр һәм сөйләкләрдә ата-бабаларының бу якларга ничек килеп чыгуы, урнашып калуы, биредә яшәгән аерым шәхесләрнең тормышы бәян ителә. Мәсәлән Ак күл (Ак Култык) авылында мәчет төзегән мулла, Башкүлгә нигез салган кешеләр, меценатлар турында риваять-истәлекләр саклана. Су анасы турында ышанулар очрый. Әмма башка төбәкләрдән аермалы буларак, мифологик образлар турындагы әсәрләр популяр түгел. Шулай да ачылып-ябылып торган Каф тавы, Су анасы, Шүрәле турында мифологик хикәятләр язып алынды.

Әлбәттә, бу текстлар, ышануларның күбесе Казан татарларында да булган. Әмма аларның вакытында язып алынмаганнары да бар. Семей татарлары халык иҗаты татар халкының кайда гына яшәсә дә, бер халык булуын исбатлап торуы ягыннан да кыйммәтле. Шуңа күрә дә, бу материалларны язып алу, халыкка кайтару мөһим.

Илсөяр Закирова, филология фәннәре докторы
“Халкым минем” газетасы, октябр 2016

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*