tatruen
Салават

Салават

Башкортостанның Тәтешле районы Аксәеттә туып үскән гап-гади авыл малаен ачылмаган планета белән генә тиңләп була. Ул бик якын да кебек, әмма бик еракта, БИЕКТӘ. Чөнки моңлы тавышлы җырчы булуы хак, акыллы фикерле булуы мәгълүм. Гадилеге күренә, әмма арзанлы гадилек түгел. Популярлыгы  тиңдәшсез, репертуар бай.  Халык мәхәббәте чиксез. Ул танылган артист, яшьләргә остаз, өлге, шәкертләренә әти дә, укытучы да. Җитешкән эшмәкәр, мул куллы сәваплы иганәче. Куркусыз, кыю спортчы. Санап китсәң, аның тагын бик күп сыйфатларын тезәргә була. Әмма бер сүз белән генә аңлатып булмый торган каршылыклы зур шәхес ул – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясе профессоры Салават Зәки улы Фәтхетдинов, ягъни халык телендәге гап-гади Салават.

Салават диюгә, август аенда Татарстан урамы буйлап узып булмый торган “бөкеләр”, кырмыска оясыдай кайнап торган Г.Камал исемендәге академия театры, Кабан күле тирәсендәге ыгы-зыгы күз алдына килә. Узган ел гына җырчының концерт программасын тәнкыйть утында көйдерергә тырышкан тамашачы, быел кабат беренчеләрдән булып билет җүнәтеп, кулына чәчәк бәйләмен күтәреп, сандыгындагы иң затлы киемен киеп кабаттан залга әйләнеп кайта. Чөнки тамашачы могҗиза көтә, ә Салават үзе бер могҗиза. Табигате белән күңелендә йөрткән барлык могҗизасын-әйтәсе килгәнен, сәнгать әсәре итеп җырга салып, моңына төреп, шаянлыгына тапкырлап тамашачысы алдына олы “сый” итеп куя белә.  Биргән “сыен” ул кыстамый гына чиратлап, вакытын белеп, тәртип белән генә “сәхнә-табын”га чыгара бара. Кыстамавының сәбәбе бер генә, Салават бик шәп психолог, җырлаган җырының эчтәлеге белән дә, моңы белән дә тамашачы йөрәгендә калачагын, концерт бетүгә өйләренә таралышканда, бүген  ишетелгән берәр җырын көйләп кайтачагын белә. Җырчының тавышы төсләргә бай(тембры), сулышы иркен, халыкчан, кеше күңелендә тиз урын алучан. Табигате белән тенор тавышлы Салават баритон тональностенда җырлый.  Спорт телендә әйтсәк, җиңел үлчәүдәге көрәшченең авыр үлчәүдәге спортчы белән бил алышуына тиң.  Татар  көрәшендә мондый ысул абсолют батырга көрәшкәндә генә  кулланыла. Ә Салават сәхнәдә һәрвакыт абсолют батыр, аның булдыра алмаганы юк. Тамашачы менә шундый Салаватны тәнкыйтьли, сагына, кызыга, горурлана, тыңлый, якынаерга тырыша, кул тамгасын ала, бер сүз белән әйткәндә татар тамашачысы Салаватны ЯРАТА. Бу ярату ике якта да яши. Салават үзе дә халкын хөрмәтләп, зурлап җырлый белгән сәнгаткарь. Ул милләте белән горурлана, татарлыгыннан оялмый, динен, гореф-гадәтләрен кадерләп саклый. Болар барысы да җырлаган җырларында, сәхнәдә үз-үзен тотышында ачык күренә. “Мин ике төрле була белмим, тормышта ничек, сәхнәдә дә шундый”, ди үзе, гәрчә сәхнә икенче таләпләр куйса да. Бәлки Салаватның феноменлыгының бер сер шундадыр?!  Ә тамашачы гадилеккә тартыла, тизрәк кабул итә. Гадилек артында зур фәлсәфә яшеренгәнен аңлы тамашачы тоя, сиземли, бәяли. Җитмәгән якларны тәнкыйтьләсә дә, Салаватны тулаемы белән кабул итә. Елдан-ел тамашачыга тәкъдим иткән “20 ел сезнең белән”,  “Салаватта кунакта”,  “Әлегә соң түгел” кебек  концерт программаларында җырчы туган телгә мәхәббәт, милләтнең эчкечелеккә бирелүе, ватанпәрвәрлек, динебезнең бүгенгесе, балалар ятимлеге турында тамашачыны борчый  торган проблемаларны җырга салып килә. Быелгы концерт программасы да “Уйланырга урын бар” дип атала.    Тыңла һәм аңла гына….

Салаватка кызыгалар дидем. Мин моның шулай икәнен Россиянең төрле төбәкләрендә уза торган җыр бәйгеләрендә жюри әгъзасы буларак күреп, эфир-экраннар аша тыңлап, карап беләм. Хәзерге яшьләрнең бик күбесе  сәхнәгә беренче аяк баскан көннән Салават тавышы, йөреше, кул хәрәкәте, хихылдап көлергә азаплануы белән ул булырга тырыша. Кабатланып Салават булып буламый, кабатланырга кирәк тә түгел, чөнки татарда бер феномен – Салават бар. Җырчы булырга теләгән яшь кешегә  аяк йөреше, хихылдау, ясалма тавыш та ярдәм итмәячәк. Салават, кеше кабатлап, кемнеңдер өлгесе булып  түгел җырчы буларак үзен үзе эзләп, зур хезмәт куеп, репертуар туплап, табигый бай таланты аша тапты.

Салаватны яраталар дидем. Бу дөрестән дә шулай. Кемнең генә машинасына кереп утырсаң да, кайсының гына кәрәзле телефоны шалтыраса да, ачык тәрәзәле йортлардан да, су буйларында да Салават җырлый. Тамашачы күңеленә үтеп керерлек җырлар багажы туплау,  халык мәхәббәтен казану, югарыга күтәрелү, эзләп тапкан кыйммәтләрне югалтмыйча биеклектә калу менә монысы иң авыры. Ә Салават бу йөкне иңендә йөртә белә. “Мин яратам сине Татарстан” җыры республикабызда яшәүчеләрнең генә түгел, барлык татар дөньясының рәсми булмаган гимнына әверелде. Ул җыр яшәргә рухи көч бирә, милли горурлык уята. Татар телендә аралашмаганнар да бу җыр аша милләтен, ватанын, татарның асыл затларын танырга мәҗбүр була. Бу очракта җырчы артистлык миссиясен, төп вазыйфасын тулысы белән үти.

Аның тагын бер матур сыйфаты – ул “йолдызлык” чире белән авырмый. Бәлки ул үзе бу “йолдызлык” турында уйлап та карамыйдыр, ә читтән караганда күренә. Гәрчә, Казанның Бауман урамындагы “Йолдызлар аллея”сендә Салаватның үз йолдызы булса да. “Йолдыз” булуга караганда, КЕШЕ булып  калу аның яшәү кыйбласы.

Салават Фәтхетдинов өлкән буын җырчыларының традицияләрен дәвам иттерүче генә түгел, ә аларның сәхнә гомерен озынайтучы, авыр минутларында ярдәм кулын сузучы, рухландыручы да. Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Флера Сөләйманова, Хәмдүнә Тимергалиеваларның Салават концерт программаларында бер сәхнәдә басып тамашачы алдында чыгыш ясаулары татар җыр сәнгатенең көчен ныгытып тора.

Салаватны матди бай кеше диләр. Һәркем аннан, олысы да, кечесе дә булышу көтә. Җырчы чын мәгънәсендә мохтаҗларга, ятимнәр, картлар йортындагыларга һәрвакыт ярдәм кулын суза. Алты ел рәттән авылы Аксәеттә авылдашлары өчен зур бәйрәм оештыруы да  аның туган җиренә рәхмәт хисләрен җиткерүе. “Инәй хакы бар, туган авыл хакы бар. Алар фатыйхасы өчен эшлим мин” ди җырчы. Әйе, бай Салават. Бу тормышта аның иң зур байлыгы, әлбәттә гаиләсе. Үз гаиләсе өчен көнкүрештә әкияти дөнья   тудыра алган ир, ата, бабай. “Гомерем буе бабай булырга кызыктым. Оныгым  Хәят мине бабай итте”,  дип яратып елмая җырчы.  Үзләре төзегән әкияти дөньяда дуслар, туганнарга өчен  дә урын җитәрлек.  Күңелләре  иркен, киң аларның.  “Безгә килгән кешенең китәсе килми”, дигән иде Салават. Хак сүзләр.  Биредәге матурлык якты йөз тәмле тел –    һәркемне үзенә җәлеп итә, рәхәтлек тудыра.  Бу  гаилә хуҗабикәсенең уңган булдыклы икәнен сөйли торган фал. Биредә ул – Ләйсән. Гаиләсе өчен тудырган гаҗәеп мөһиттән ул килгән кунакларга да өлеш чыгара. Ә бирегә килүчеләрнең  исәбе юк. Кем генә бу гаиләгә аяк басса да Ләйсәннең тәмле хуш исле чәе һәрчак өстәлдә. Ул уңган хуҗабикә, булдыклы хатын, кадерле әни, бик яшь “зур” әни дә. Әле алай гына да түгел Ләйсән Саалаватның акыллы фикерле, төпле киңәшчесе дә. Мин килгәндә Фәтхетдиновлар гаиләсе түгәрәк бер өстәлгә җыелган иде. Америкада укучы кызлары Алинә дә кайткан. Кызы Хәят  белән Лиана да кунакка килгән. Уллары Рөстәм дә әтисе янында мәш килә. Алар белән аралашкан саен бер-берсенә карата ярату, хөрмә,т аңлашу, мәхәббәт нык сизелә. Алар аны үзләре тоймыйлар да кебек. Ә кырыйдан караганда ачык күренә.  “Без кем өчендер кызыклы булсын әле дип спектакль уйный белмибез. Без бары  үзебезгә ничек рәхәт, шулай яшибез”, ди Ләйсән. “Гаиләм түгәрәк, хатыным исән-сау, балаларым Аллага шөкер. Киявем әйбәт. Оныгым Хәят үсеп килә. Җырымдагыча, бәхетемә күз тимәсен”, дип яшим мин ди Салават. Амин шулай булсын.

БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ.

Салават Зәки улы Фәтхетдинов

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты. Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе.

Профессор.

Автоспорт буенча халыкара класслы оста.

Хатыны Ләйсән, кызлары Лиана, Алина, уллары Рөстәм, оныгы Хәят.

Гөлназ Шәйхи

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*