tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татарстаннан көч алып китәм…”
“Татарстаннан көч алып китәм…”

“Татарстаннан көч алып китәм…”

Австралиядә яшәүче  милләттәшебез Суфия Вәлиеффнең соңгы елларда җәй аенда Казанда кунакка кайтуы гадәти күренешкә әйләнде. Суфия ханым белән шәхсән моннан егерме еллар элек танышкан идек, ул вакытта кызы Шәмсия белән килгән иде. Менә шул вакыттан бирле аралашуыбыз дәвам итә. Казанга килгән саен ул ин беренче булып Бөтендөнья татар конгрессы бинасына кагыла. Бу юлы да шунда очраштык.

Ничек килеп җиттегез Суфия ханым?

Бик әйбәт килеп җиттем. Сагынып килдем. Һәр елны шулай. Казанымны, милләттәшләрне, дусларны сагыну ерак араларны якынайта. Һәм кире биредән, бер елга җитәрлек  зур көч, рух алып кайтып китәм.

Казанга сез һәрвакыт   күчтәнәч белән киләсең. Бу очракта китаплары күз алдында тотам. Хәзер сез өч  китап авторы. Иң элек “Әнием” дигән китабыгызга тукталасым килә. Сезнең әни дөнья бәясе торырлык ханым.  Китабыгызны   укып,  аның хакында күбрәк  мәгълүмат алдык.  Ул Кытайдан  Австралиягә күчкәч тә, балалары, оныклары туган телдә сөйләшсеннәр, аны сакласыннар,  татарча яшәсеннәр,  гомер итсеннәр дип тырышлыгын куйган. Бүген Фатыйма ханымны искә алу рухына дога булып та барып ирешсен. Сезнең өчен нинди әни иде ул?

Мин аның белән горурланам,  ул милләтне, динне, гореф-гадәтләрне саклауда бөтен татар халкына өлге, үрнәк булырлык әни иде.  Үзенең балаларына һәм оныкларына, оныкчыкларына – бөтенлесенә  милли хисләр сеңдереп,  динне, телне белә торган итеп тәрбияләде үзе исән чакта.  Хәзер инде әнинең балалары үзләре әти- әни, әли-бабай булып, үзенең балаларын, оныкларын шушы рухта  тәрбияләп яталар.

Вәлиеффләр хәзер Австралиядә ничә кеше?

Күз тимәсен, Вәлиеффләр 100гә җитә дип исәплибез. Кытайда да бар безнекеләр.

Аралашасызмы туганнар белән?

Бик әйбәт аралашып йөрибез. Быел гына бераз  элемтә өзегрәк. Туганнар аерылмасак  иде.

Суфия ханым , “Милли бизәкләр”  дигән буяу китабыгыз минем үзем өчен  ачыш булды. Мин сезнең рәссам икәнегезне белми идем әле. Буяр  өчен  рәсемнәрне ясаганда, бөтесенә  милли бизәкләр керткәнсез. Бик матур хезмәт. Ни өчен  бу эшкә  тотынырга булдыгыз ?

Беренче сәбәп – ул безнең төрки милләтләрнең һәм татарларның милли бизәкләре  онытылмасын һәм балалар бу рәсемнәрне буяганда шуларны күреп, белеп торсыннар,  исләрендә калдырсыннар өчен эшләдем. Һәм икенчесе, безнең хатын-кызларыбызның калфак чиккәндә, камзуллар, күлмәкләр теккән вакытта бу үрнәкләрне  кулланырлар дип уйладым. Казанга килгәч, татар хатын-кызлар җыенында форумында  читтән килгән хатыннарга да, Татарстандагы “Ак калфак”лыларга да бу китабымны бүләк иттем, бик яраттып, сөеп каршы алдылар. Кукмарада,  Казанда  балалар балаларына да тараттым. Алар бик шат булдылар бу китапны  күреп. Китапны ясап чыгу өчен бер ел вакыт китте. Үзем канәгать бу китаптан.

Бу китапның тагын бер уңай ягы бар.Ул өч телдә – инглиз, татар, рус телен бергә берләштереп,  хәтергә сеңдерергә дә бик әйбәт күчтәнәч булган. Бу эш дәвамлы булсын! Шигырьләрегез языламы? 

Шигырьләрем хәзергә истә генә  тора. Кәгазьгә төшерергә вакыт җитми.  Быел илһамны Ходай рәсем ясар  өчен бирде  әле.  Узган ел Австралиядәге  җирле  аборигеннарның рәсемнәрен ясап, Казанда  милли музейда  күргәзмәмне  ачкан идем. Быел инде, әйткәнемчә чәчәкләр ясыйм. Кукмара, Апас районнарына баргач, берничәсен  бүләк итеп  кайттым. Бу районнар минем өчен бик кадерле. Апас районы Урта Балтай авылыннан әтием нәселе,  Кукмараның Арпаяз авылыннан әнинең әтиләре чыккан. Шуңа  һәр ике якка да барабыз. Алар да үзләренең туганнарыдай,  чәк-чәкләр белән  каршы алалар.

Суфия ханым, Сез бит әле Казанга кайтып, Татарстан эчендә генә калмыйсыз, һәрвакыт Башкортстанга да барып та сәяхәт кылып кайтасыз.

Быел да бардым  Башкортстанга.  Аннан кайткач,  Екатеринбургларны да урап килдем әле.  Анда  нәселебезнең 138 ел элек “югалган”  бер тармагын табып, барлап, алар белән танышып, сөйләшеп, кайттым.  Бик истәлекле очрашу булды.

Суфия ханым, Австралиядә Вәлиеффләрнең иң өлкәне кем?

Хәзер инде Вәлиеффләрнең иң өлкәне булып  апам  Сөмбел калды .  Безнең  әнинең  нигезе, зур апам нигезе  бүгенге көндә. Ул  шулай  әни кебек кунакчыл, иртәдән кичкә хәтле өстәле әзер. Кем керсә дә, табынга утырып кунак булмыйча чыкмый.  Килүчеләре дә бик күп. Оныклар, оныкчыклар, балалары, танышлары, белешләре дигәндәй…  Нәсел зур бит , тугыз бала үстек.

Барыгыз да исән-саулармы?

Алла шөкер, барыбыз да исән-сау.Алга таба да аралашып, бергәләшеп яшәргә язсын.

Суфия ханым, әңгәмбез ахырында халкыбызга әйтер сүзегез нинди булыр?

Бөтен татарларга  да динебезне,  гореф-гадәтләребезне, туган  телебезне онытмасыннар, саклап яшәсеннәр иде дип телим.  Бабайлар, әбиләр оныкларына   татарча өйрәтсеннәр иде.   Саклыйк татар телен, ана телен, туган телебезне.  Минем  теләгем шул

Амин

Гөлназ ШӘЙХИ
“ХАЛКЫМ МИНЕМ” газетасы
Август, 2018

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*