tatruen
Баш бит / «ТАТАРЛАР» газетасыннан / Уртак мәгълүмат кырында – милли яшәеш
Уртак мәгълүмат кырында – милли яшәеш

Уртак мәгълүмат кырында – милли яшәеш

 

Шушы елның 26-28 февралендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Россия төбәкләрәрендә эшләүче татар журналистлары семинары үткәрде. Башкарма комитетының мәгълүмат һәи аналитик идарәсе нигезендә оештырылган бу күнегү-уку чарасы Росссиянең төбәкләрендә чыгып килүче газеталарның баш мөхәррирләре һәм милли темалар белән шөгыльләнүче журналистлар катнашты.

Укырга килүчеләр Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, “Татмедиа” агентлыгыгы генераль директорының беренче урынбасраы Нурия Беломоина, билгеле журналистлар, күренекле галимнәр, сәнгатькәрләр белән очраштылар, үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, яңа проектлар, эш ысуллары турында киңәш тоттылар. Татар журналистларының фикеренчә, бу күнегү-семинар күңелләрне күтәрерлек рухта үтте һәм татар каләм ияләренең иҗади-рухи халәтенә уңай тәэсир итте. Лекцияләр тыңлап, актуаль мәсьәләләрне тикшерүдә катнашкан каләм һәм микрофон осталарына махсус сертификатлар тапшырылды. Мондый таныклык алу өчен “семинарчылар” иң кайнар темаларга багышланган лекцияләр тыңлап, дискуссияләрдә катнашып үзләренең һөнәри-сәяси кимәлләрен шактый ук артырдылар. Семинарның соңгы сабагы “Мәгълүмат чараларында милли (этник) темалар” дигән мәсьәләгә багышланды. Аны БТК Башкарма комитетының “Дөнья” видеостудиясе баш мөхәррире Римзил Вәли алып барды. Бу проблеманың бик күпләр өчен мөһим булуын искә алып, әлеге темага багышланган чыгышның кайбер өчекләрен “Халкым минем” газетасы укучыларына да тәкъдим итәбез.

 

Татар мәгълүмат чараларында этник темалар

Милли мәгълүмат чараларының, гомумән, татар журналистикасының бөек миссиясе, гаять мөһим вазыйфалары бар. Ул да булса: татар телен аралашу, хәбәр һәм фикер тарату коралы итеп куллану, аның кабатланмас моңын ишеттерү, халкыбызның тарихы, мәдәнияты турында хәбәр-гыйлемнәрне күп миллионлы аудиториягә җиткерү, милләттәшләребезнең милли аңын үстерү, аларны рухи кыйммәтләребез тирәсендә туплау… Башка халыклар, мәдәниятләр белән аралашып, татарларның үзенчәлеген күрсәтү, үз кардәшләребезгә һәм бөтендөньяга әдәби әсәрләр, җыр-моңнарыбызны, театрны, сынлы сәнгатьне тарату да милли матбугат, радио, телевидение, интернет ярдәмендә гамәлгә куела.

Татарча гына язучылар татар журналисты дип саналамы? Минемчә, халкыбызнең күпчелеге белгән башка телләрдә, шулай ук үзебез белмәгән телләрдә дә татарның тавышын, язмышы һәм ихтыяҗы турында хакыйкатьне дөньяга ишеттерү һәм күрсәтү, аны яклау һәм аның дөньякүләм сәяси мохиттәге урынын билгеләү, милләтнең киләчәген хәстәрләү – болары да безнең эш.

Бу вазыйфалар исемлеге шактый тантаналы яңгыраса да, алар пафослы һәм абстракт гамәлләр түгел, ә конкрет эчтәлекле практик эшләр җыелмасы. Ни гаҗәп, татар матбугатының, радио-телевидениесенең мондый бурычлары редакцияләр, журналистлар алдында даими рәвештә куела дип әйтә алмыйм. Бу һәркемнең күңел, намус эше дип санала.

Татар мәгълүмат чаралары бик чуар, күп калибрлы. Татарстанда һәм чит төбәкләрдә эшләүче төрле дәрәҗәдәге радио, телевидение программалары, интернет басмалар һәм төрле киңлектәге аудиториягә юнәлтелгән, атнага 4-5 тапкыр яки айга бер тапкыр чыгучы татар газеталары гомуми иҗтимагый һәм мәдәни проблемаларны яктырта. Гадәттә башка газеталардан алар бары тик эчтәлекнең татар телендә таралуы белән аерыла. Илдә һәм төбәктә барган вакыйгаларда, бигрәк тә мәдәни тормышта татарларның катнашуы, милләттәшләребезнең хезмәттәге һәм иҗаттагы уңышлары төп урынны алып тора.

Професссиональ осталык, талантлы шәхесләр, бәллүр һәм алтын каләм, көмеш микрофон ияләре турында төрле форумнарда ишетәсез. Матди тормыш, финанс мәсьәләләре, спонсорлар табу, компьютерлар, шрифтлар, типография бәяләре, студияләрдә монтаж һәм эфир вакытлары турында бүген сөйләп тормабыз. Матур һәм дөрес итеп татарча язу, сөйләү, җырлау, бию проблемалары да гадәти темалар булып тора – аларны әлегә калдырыйк.

Иң кайнар, иң актуаль мәсьәлә турында нәрсә әйтергә мөмкин? Татар мәгълүмат чарасының төп проблемасы – аның татар милләте язмышына тәэсир итүе, милләт төзелеше коралы буларак хезмәт итүе. Безне иң беренче чиратта бары шушы мәсьәлә генә кызыксындыра. Татарча мәкаләләрнең, тапшыруларның икмәк үстерүгә, дуңгыз һәм сыер малын үрчетүгә багышлануына тыныч, битараф каравым беркемне дә рәнҗетмәс дип өметләнәм. Мин моңа каршы түгел! Татар теле ветеринариядә дә кулланылсын әйдә. Гомумсәяси, икътисади, хәтта гаммәви культура татар медиа чараларыннан бигрәк, башка телләрдәге мәгълүмат диңгезендә кайнап тора. Ә менә милли тормыш, татар проблемалары башка мәгълүмат мәйданнарында юк диярлек! Үзебез язсак, үзебез сөйләсәк кенә инде! Милләт язмышы турында милли басмада, радио, телевидение тапшыруларында, татнет мохитендә язу, сөйләү, күрсәтүнең иң мөһим, иң җаваплы гамәл булуын ассызыклап әйтергә туры килә. Темалар, адреслар, шәхесләр, чыганаклар, тарихны һәм бүгенге көнне чагыштыру – болар барысы да татарларга һәм аларның якташларына, эшлекле партнерларына бәйле контент, мәгънәви эчтәлеккә бәйле төшенчәләр.

Принциплар турында

Татар журналисты башка милләтләрне сүгәргә тиеш түгел. Хакимият, идарә органнарына, иҗтимагый оешмаларга карата агрессив, тупас мөгаләмә күрсәтү тыела. Бүген син чиновникны мыскыллыйсың, иртәгә һәм гомер буе ул сине түгел, синең милләтеңне эзәрлекли. Безгә ялгыш, белер-белмәс фаш итүләр килешми һәм кирәкми. Бары тик – конкрет фактлар аша һәм корректлы, әдәпле формада. Суд аша, зур ихтирам белән үз хаклыгыбызны расласак тагын да шәбрәк.

Кискен ситуацияләрдә дөрес фактларны, хакыйкатьне объектив чагылдыру җитә. Явыз Иван, Сталин, әллә кайчан киткән җирле түрәгә сылтап яшәп булмый. Мондый чакта үз дәлилләрең белән рухи җиңүнең тәэсире зур.

Дискуссияләрдә милләтне яклаучы төрле төркемнәр арасында каршылыкны көчәйтү гамәлләреннән тотылып калырга кирәк. Ялгыш гамәлләр, милләт исеменнән чыгыш ясаучы провокаторлар турында принципиаль, сабыр, дәлилле итеп әйтү нәтиҗәлерәк була.

Милләт хокукларын яклаучылар, алар күтәрә торган темалар – аерым мәсьәлә. Милли хәрәкәт вәкилләре фикерен бөтенләй искә алмаган, аларның барлыгын, дәгъваларын күрмәмешкә, ишетмәмешкә салышкан журналистларны беләбез. Аларның фикерен, мәгълүматын куллану белән беррәттән, каршы якның, хакимият чиновникларының карашын һәм җавабын чыгару басманың абруен, тәэсирлелеген арттыра. Җәмәгатьчелек вәкилләре идарә структураларының гамәлләре, документлары, кабул ителгән карарлар белән таныш булмаса, хакыйкатьне билгеләү мөмкин түгел. Иң мөһиме, ике якны да тигез, объектив яктырту конструктив диалог башлап җибәрергә, эшлекле элемтәләрне сакларга мөмкинлек бирә.

Милли тема һәрвакыт катлаулы, кискен каршылыклар китереп чыгарырга сәләтле юнәлеш булып тора. Бу юнәлештә җибәрелгән хаталар өчен хокук саклау органнары, прокуратура, мәхкәмә аша җавапка тарттыру, мәгълүмат чарасын гамәлгә куючыларның, спонсорларның басымы, хәтта хезмәт контрактларын өзү, басманы ябу, форматын үзгәртү дә еш очрый. Шуңа күрә, милли тема, этник проблемалар мәгълүмат кырында аз урын ала яки арткы планда кала. Иң мөһим, актуаль темалар, идеяләр исемлеген, аларны яктырту тәртибе турында бергәләп киңәшергә кирәк.

Беренче исемлек. Төбәк татарлары тормышы, бәйрәмнәр, концертлар, юбилейлар, туган көннәр, туйлар, уңган һәм танылган кешеләр.

РФ төбәкләрендә чыгучы басмаларда бу темалар даими яктыртыла. Аларның эчтәлеген шул рухтагы язмалар тәшкил итә. Һәм бу табигый, монда бернинди «крамола» да юк. Ул шулай булырга тиеш.

Дикъкать! Хакимият белән конструктив хезмәттәшлек. Булган позитив күренешләрне чагылдыру, хакимиятнең эшләгәнен күреп, уңай бәяләү, тиешле кешеләргә рәхмәт әйтүнең бер зыяны да юк. Никадәр зарлансагыз да, бәлки башка төбәкләрдә сездә булган шартлар да юктыр! Әйтик, Башкортстанда ике республика газеты, татар журналы, ике дәүләт театры ачылды. Аларны эшләтү, укучы, тамашачы табу өчен дә милли җәмәгатьчелек, кыю һәм намуслы журналистика кирәк. Театрдагы, университеттагы җитешсезлекләрне аңлашырлык итү язу, дәлилле итеп күрсәтү урынлы булыр иде. Монысын инде татарча гына түгел, рус, башкорт телендә дә тасвирлау урынлырак.

Булганны күргәннән соң, позитив күренешләрне бәяләгәннән соң кайбер җитешсезлекләргә дә тотынып була.

Икенче исемлек. Милли PR, татарны дөньяга таныту. Татар милләтенең тарихы. Атаклы шәхесләр. Мөһим тарихи вакыйгалар, истәлекле даталар.

Шунысы кызык, спутник ярдәмендә дөньяга чыккан телеканалыбыз чит илдә, төбәктә татар проблемаларын ничек яктыртыр икән? Фәлән төбәктәге, илдәге 2-3 милләттәш белән таныштыру, аларны мактау гына җитми. Милли үзаңга тәэсир итүче вакыйгалар, шәхесләр табу җиңел булмаса да, чит яклардан да милли контент җыеп кайтырга туры киләчәк.

 

Өченче исемлек. Үзаң тәрбияләү. Милләтне кору, конструктивизм.

Милли үсешкә каршы торучы факторларны билгеләү, аларга каршы дәлилләр табу, милли мәгарифнең, мәдәниятның төбәктәге хәлен яктыртып, тыныч, конструктив рухта анализлау, проблемаларны чишү юлларын белгән шәхесләрне күрсәтү. Милли яшәештәге тенденцияләрне, ассимиляция сәбәпләрен ачып салырга кирәк.

Татар газетасының таралуы, аңа язылу саннары, күпләп сатуның хәле төбәктәге милләттәшләрнең рухи халәтен күрсәтә. Милли үзаң булса, халык яши. Милли үзаң үстерү концепциясе, дәүләт программасы.

Татарлар яшәгән төбәкләрдәге татарларның тарихы. Авыл, мәктәп музейлары, андагы милли компонент – менә дигән темалар бит!

Этнолингвистика. Телләр статусы. Милли һәм төбәк телләрен саклау буенча Европа хартиясе нормаларның аңлату, анализлау. Кайвакыт беркемне дә сүкмичә, фактларны әйтү дә җитә. Мәсәлән, азчылык телләре һәм төбәк телләре буенча Европа Хартиясе. Төбәк теленә рәсми төбәк теле статусы Финляндия рәсми дәүләт органнары тәкъдиме буенча бирелгән. Польша һәм Румыния дә татар теленә шунлый статус биргән. Сорау: ни өчен Россия Федерациясе, телләр буенча Европа Хартиясен имзаласа да, һаман радификацияләми?

Катнаш гаилә. Ассимиляция процесслары. Уңай мисаллар да очрый, тискәреләре дә. Башка милләт белән кушылуга каршы әйтеп булмый. Ә менә картайганда һәркемнең үз йортына, чиркәү-мәчетенә авышканын, кайчак аерылышканын искәртеп була. Толерантлык тәрбияләргә кирәк. Гаиләдә дә милли тигезлек булырга тиеш. Кушыласың икән башка милләт белән, балалар ике милләтле, ике мәдәниятле, ике телле булырга тиеш.

Сәяси аспект. Милли проблемалар дәүләткә бәйле булса да, адым саен милли проблеманы сәясәткә бәйләмәскә иде. Белеп, урынын, вакытын, фактларын туры китереп искә алырга иде. Еш кына сәясәтне сезнең хуҗаларыгыз, редакторларыгыз яратмый. Бигрәк тә милли сәясәтне. Шулай булгач, агымдагы милли тормышны эзлекле яктырту даими булса бик яхшы. Сәясәтне, төбәк хакимиятенең гамәлләрен белсәгез, идеологик тенденцияләргә бәйләп язу бик файдалы булыр. Шул исәптән, федераль хакимият документларына, гамәлләренә бәйләп.

Төп фикерем шул: әгәр дә татар басмасы, радиосы, телеканалы милләт язмышына тәэсир итмәсә, этник проблемаларны аңламаса, аның кирәге бер тиен. Кайчак башка телдә язучы милли журналистлары зуррак файда китерә. Милли мәгълүмат чарасы милләт кору, аны саклау әсбабы булып хезмәт итә ала. Әгәр теләсә!..

 

 “Халкым минем” газетасы

 март, 2014

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*