tatruen
Баш бит / «ТАТАРЛАР» газетасыннан / Үкәк һәм аның киләчәге
Үкәк һәм аның киләчәге

Үкәк һәм аның киләчәге

Агымдагы елның 4-6 июнь көннәрендә Саратов шәһәрендә «Идел буе Саратов җирендә Алтын Урданың тарихи-археологик мирасы: Үкәк – үткәне, бүгенгесе, киләчәге» дигән халыкара фәнни-гамәли конференция узды. Аны оештыручылар арасында Саратов өлкәсе хөкүмәте, Татарстан Фәннәр академиясе, Саратов дәүләт милли-тикшерү университеты, Россия икътисад университетының Саратов социаль-экономик институты һәм Саратов өлкәсенең региональ милли-мәдәни автономиясе (оешманың җитәкчесе К. Аблязовның ролен аерым күрсәтү кирәк) бар иде. Шушы зур фәнни форумга 70кә якын галим килде. Россия төбәкләреннән килүчеләрдән тыш (Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Самара, Ульяновск, Казан, Тубыл, Воронеж, Азов, Красноярск, Кырым һ.б.) аның эшендә чит ил галимнәре дә катнашты (АКШ, Италия, Төркия, Сербия, Казакъстан, Үзбәкстан). Барлык галимнәрнең уртак фикере буенча, конференция  югары дәрәҗәдә үтте.

Ни өчен җыелды соң Саратов шәһәрендә шул кадәр галим? Беренче һәм төп сәбәбе – Саратовның барлыкка килү датасын ачыклау иде. Билгеле, бу шәһәр юбилеен үткәрү өчен эшләнә. Икенчедән – ә монысы җирле татар оешмасының башлангычы – шушы датаны билгеләгәндә аны шәһәр эчендә калган Алтын Урда чоры шәһәрлегеннән, ягъни Үкәк (руслар «Увек» диләр) шәһәреннән алып барырга кирәклеген исбат итү иде. Бу исә җиңел эш түгел, чөнки Идел буе төбәгенең күп шәһәрләре татар тарихы белән бәйле (исемнәре дә күрсәтеп тора – Самара, Әстерхан (Хаҗи-Тархан), Сембер һ.б.), ләкин аларның башланып китүләрен еш кына руслар килгәч барлыкка килгән ныгытмалар белән бәйләп карадылар моңарчы (соңгы шундый вакыйга Хаҗи-Тархан шәһәре белән бәйле рәвештә булды). Ягъни, Саратовта булып үткән фәнни форумның сәяси ягы да бар иде. Нәкъ шуны исәпкә алып конференциягә Татарстаннан зур фәнни делегация килде дә. Ә татар ягының позициясен ныгыту өчен, Болгар шәһәрлеген ЮНЕСКО тарихи мирас исемлегенә кертү тәҗрибәсен исәпкә алып, Саратов өлкәсенең региональ милли-мәдәни автономиясе җитәкчелеге (К. Аблязов һ.б.) Үкәк шәһәрен дә шушы исемлеккә кертү буенча эш башлау инициативасы белән чыкты. Безнең күзәтүләр буенча, җирле власть органнары бу идеяне яклыйлар, чөнки шәһәр юбилеен үткәрү аны үстерү өчен мөмкинлекләр бирә, шул исәптән, Саратов өлкәсенең туристик потенциалын да көчәйтә. Ә бүгенге шартларда бу икътисади яктан төбәк өчен файдалы, чөнки шәһәр искиткеч матур урында урнашкан, Идел буенча йөзүче пароходлар монда иркен кереп йөри ала, бай музейлар да бар шәһәрдә, Саратов үзе дә архитектура ягыннан гүзәл.

Инде эшнең асылына килсәк, конференциядә катнашучылар 4-5 июнь көннәрендә 4 секциягә бүленеп күпсанлы докладлар тыңладылар, бәхәсләр алып бардылар һәм ахырдан аерым резолюция дә кабул иттеләр. Беренче секциядә археологлар Алтын Урда чоры археологиясе кысасында Үкәк шәһәрлеге мәсьәләсен тикшерделәр. Икенче секция (мин үзем дә шунда чыгыш ясадым) исә Алтын Урдада шәһәрләренең (билгеле булганча, аларның саны 150 гә җиткән) тарихи чыганакларда чагылышын тикшерсә, өченче секция тарихи мирасны этномәдәни һәм социаль-экономик үсештә куллануны, ә дүртенче секция Үкәк шәһәрлеген тарихи-символик яктан төбәкнең гуманитар ресурсы итеп карауны оештырды.

Бөтен ягын да исәпкә алганда, мондый комплекслы анализ шактый үзенчәлекле һәм күпкырлы булып чыкты. Әйтергә кирәк, тар даирәдә эшләргә күнеккән белгечләр өчен гомуми кысаларда барган аналитика белән шөгыльләнү, әле мәсьәләнең милли ягын да истә тоту җиңел эш булмады. Шуңа күрәдер инде, резолюция кабул иткәндә Мәскәү һәм Самара шәһәрләреннән килгән ике археолог Саратовның рус һәм татар тарихы арасындагы бәйлелеге тиешле дәрәҗәдә исбат ителмәде дип белдерде, хәлбуки күпчелек галимнәр бу фикер белән килешмәсә дә. Ягъни, алга таба бу мәсьәлә әле тагын калкып чыгачак, чөнки күпмилләтле ил булып формалашкан Россия Федерациясе өчен җәмгыятебезнең тарихи тамырларының да күп төрле булуын тану бүгенге сәяси шартлар өчен җиңелләрдән була алмый. Ә инде дистәләрчә милләт вәкилләре яшәгән Саратов шәһәре һәм өлкәсе өчен бу бигрәк тә актуаль проблема. Дөресен әйткәндә, нәкъ шушы фәнни форумда каралган мәсьәләне чишү монда яшәгән татарларның һәм аларны «терәтеп» торучы Татарстанның (конференциядә республикабыз президенты Р. Миннехановның аерым мөрәҗәгате булуы моны ачык күрсәтә) реаль көчен чагылдырачак та.

Хәзер бераз Үкәк шәһәре турында мәгълүмат биреп китү кирәк, чөнки ул турыда милләттәшләребез бик үк хәбәрдар түгелләр. Сәбәбе – элегрәк дәверләрдә Алтын Урда һәм аның шәһәр системасы, аерым шәһәрләре турында аз язылды. Сүзне Үкәк шәһәренең исеменнән башлыйк. Конференциягә кадәр бу исемнең ышанычлы этимологиясе юк иде һәм аны конференция дәверендә АКШта яшәүче милләттәшебез, профессор Юлай Шамилоглы (Висконсин университеты) тәкъдим итте. Аның фикеренчә, «үкәк/укак» төшенчәсе борынгы төрки телдән алынган һәм аның мәгънәсе «тартма» (дүртпочмаклы), ныгытмадагы дүрткырлы башня, шундый ук рәвештәге үзәндәге урынны күрсәтә. Ә бу исә Үкәкнең урнашкан урынына (Идел ярындагы калкулыклар арасында, ягъни «тартма» эчендә) һәм аның функциональ үзенчәлегенә дә туры килә. Эш шунда ки, бу шәһәр Алтын Урда оешкач та барлыкка килеп, шәһәр (башта әле бер торак урыны гына булган) буларак шул төштә булган Идел елгасы аркылы оештырылган кичүнең эшчәнлеген тәэмин иткән. Кичүнең исеме тарихи чыганакларда сакланган – ул «торатур» дип аталган (тора – шәһәр, ныгытма мәгънәсендә, тур, бәлки, төрки түр сүзеннән алынып, алгы якны белдерергә мөмкин, ягъни, «шәһәр алды кичүе» төшенчәсе килеп чыга). Беренче тапкыр Үкәк турында, исемен әйтмичә генә, Гильом де Рубрук (1253 елны Алтын Урда аркылы үтә) яза: «… на берегу Этили есть новый поселок, который татары устроили вперемешку  из русских и сарацин (ягъни, мөселманнардан – Д. И.), перевозящих послов…» Ә инде бертуган Николай һәм Матвей Полалар (алар Венециядән булганнар) сәяхәте вакытында (алар Берке-хан дәверендә – 1257-1266 еллар арасында, Алтын Урдада булалар) Үкәк инде формалашып беткән була. Ул турыда Николай Полоның танылган сәяхәтчегә әйләнгән улы Марко Поло, түбәндәгене язып калдырган: «…вышли из Болгара. Пошли они к городу, что был на границе земли западного царя (Берке хан турында сүз бара. – Д. И.) и назывался Укака. Выйдя отсюда, переправились…» Ибн Баттуда заманында (1333-1334 еллар) Үкәк шәһәре «уртача зурлыктагы, матур шәһәргә» әйләнгән була. Шәһәрне Аксак-Тимер җимергән булса кирәк, чөнки Идел елгасын ул гаскәр белән 1395-1396 елларда нәкъ шул урында кичкән.

Конференция дәвамында Үкәк шәһәренең үзенчәлеген билгеләүгә зур урын бирелде, чөнки ЮНЕСКО тарихи-мирас исемлегенә керү – ә ул бөтен дөнья өчен уникаль объектларны гына үз эченә ала – шуннан башка мөмкин түгел. Төп идея мондый: шәһәр Бөек Идел су сәүдә юлы һәм Ефәк сәүдәсе коры җир юлы очрашкан урын, аңа Ауропа ягы сәүдәсе дә тоташкан төш. (Болгар белән Кырым арасында ярты юлда, яисә, 15 көнлек арада, Сарай шәһәре белән 10 көнлек юлда). Билгеле, мондый уникаль урыннар дөньяда күп түгел. Шуның өстенә, монысы татарлар өчен иң кызыгы – шәһәр «Кырым төмәне» дип исемләнгән Алтын Урданың административ-территориаль берәмлегенә (башкаласы – Иске Кырым шәһәрендә) кергән, ягъни, кырым татарларының бабалары җәй көннәрендә анда килә торган булганнар (бу 1430 елларда да шулай булган әле). Икенче идея шундый: бу шәһәрлек янында алга таба «Үкәк җыены» дигән бәйрәм оештырып (Болгар җыены моделенда), анда Идел буе татарларыннан тыш кырым татарларын да чакыру (фикер татар җәмәгатьчелеге өчен әйтелде, аны әле алга таба «эшкәртергә» кирәк).

Төп нәтиҗә: конференция резолюциясендә Үкәктә казу эшләрен көчәйтеп (Татарстан археологлары белән бергә), шушы урынны федераль мирас исемлегенә кертергә, музейлаштырырга һәм ЮНЕСКО исемлегенә кертү эшенә (бу эш тиз генә булмый, бәлки 10 ел барыр) тотынырга. Билгеле, мондый зур программа координацион үзәктән башка була алмый. Андый үзәк Саратов шәһәрендә оешып, андагы милли көчләр (К. Аблязов үзе һ.б.) катнашында булыр дип көтелә. Казан ягы да читтән калмас мондый әһәмиятле мәсьәләдән.

 

Дамир ИСХАКОВ,

тарих фәннәре докторы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*