tatruen
Баш бит / «ТАТАРЛАР» газетасыннан / Беренче адымнар….
Беренче адымнар….

Беренче адымнар….

1992 елның 19 – 21 июнендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Указы буенча М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры бинасында тарихта беренче тапкыр Бөтендөнья татар Конгрессы уздырылды.

l-2

Әйе, элек-электән үз тормышының иң җитди мәсьәләләре турында уртага салып сөйләшер һәм аларны хәл итәр өчен ата-бабаларыбыз җыенга җыелганнар. 90нчы еллар башында милләтебез чын-чынлап уяна баш­лады. Татарстан һәм сәяси, һәм икътисадый яктан мөстәкыйль дәүләт булу юлына басты. Нәкъ менә шул чакта, бөтентатар җыенын оештырып, җитди мәсьәләләрне кичектер­мичә бергәләшеп карау мөмкинлекләре туды. Әлеге мәсьәләләр буенча фикер алышу, аларны чишү юлларын табу өчен Конгресска төрле җирләрдән меңнән артык кеше килде. Алар арасында Австралия, Кытай, Польша, Румыния, АКШ, Турция, Финляндия, Япония, Латвия, Литва, Эстония илләреннән, аеруча Төркиядән Премьер-министрның баш киңәшчесе Кемал әфәнде Зей-бәй, Төркиядә яшәүче кардәшлә­ребез — бизнесмен Фәрит Бичури, галим Надир Дәүләт, ерак Япониядән озын юлны якын итеп килгән Темимдар Мохит,  Австралиядә яшәүче бизнесмен Рөстәм Садри,  чит илләрдәге милләттәшләребездән беренче булып Казанда укып киткән Айнур Низаметдин бар иде. Конгресс эшендә шулай ук Үзбәкстан, Укра­ина, Кыргызстан, Казагыстан, Башкортстан һәм Россиянең бик күп өлкәләрендә яшәүче кардәшләребез һәм ул төбәкләрнең җитәкче­ләре катнашты.

Пленар утырышта иң беренче булып Татарстан Республикасының беренче президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев чыгыш ясады.

l-3

“Минем Указ нигезендә чакырылган бу Конгресс татарлар яши торган төбәкләрдә халыклар арасындагы дуслыкны тагын да ныгытуга юнәлдерелгән фактор булып хезмәт итәр дип өметләнәм һәм моңа иманым камил, – дип, конгресска зур өметләр баглавын җиткерә ул үзенең чыгышында. – Безнең ниятләребез ак, алар беркемнең мәнфәгатенә дә аяк чалмый һәм без бу хакта бөтен дөнья каршында ачыктан-ачык әйтәбез. Без дөнья җәмәгатьчелеге аңында “явыз” татарлар, татар-монгол изүе хакында  уйдырмаларны юк итәргә, безнең халкыбызга һәм республикабызга карата ялган карашларны бетерергә тиешбез. Бу – безнең бурыч”.

Программа буенча беренче көнне делегатлар Пленар утырышта, икенче көнне төркемнәргә бүленеп 15 секция эшендә катнашты:

  • “Татар халкы тарихы”;
  • “Милли мәгариф системасын үстерү мәсьәләләре”;
  • “Татар мәдәнияте үсеше мәсьәләләре”;
  • “Татарстанда фәнне үстерү мәсьәләләре”;
  • “Массакүләм информация һәм нәшрият”;
  • “Татар телен үстерү мәсьәләләре”;
  • “Милли белгечләр хәзерләү мәсьәләләре”;
  • “Мирас һәм заман”;
  • “Татар эшмәкәре”;
  • “Милләт, хатын-кыз һәм гаилә”;
  • “Иске татар бистәсе: үткәне һәм киләчәге”;
  • “Татар эмиграциясенең тарихы һәм бүгенге хәле”;
  • “Яшьләр мәсьәләләре”;
  • “Татарстан Республикасы дипломатиясе һәм халыкара элемтәләре”;
  • “Милли һөнәрчелекне тергезү”.

Пленар утырышта 25 кешедән торган Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты сайланды:

  1. Таһиров Индус Ризак улы – Казан дәүләт универси­тетының кафедра мөдире, Татарстан Республикасы Фәннәр ака­демиясе член-корреспонденты;
  2. Гайфуллин Васыйл Гайфулла улы – Татарстан Республикасы халык мәгарифе министры;
  3. Таишев Марсель Мазһар улы – Татарстан Республикасы мәдәният министры;
  4. Хәсәнов Мансур Хәсән улы – Татарстан Республика­сы Фәннәр академиясе президенты;
  5. Хәйруллин Илгиз Кәлимулла улы – Татарстан дәүләт теле-радиокомпаниясе президенты;
  6. Зәкиев Мирфатыйх Зәки улы – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм тарих институты директоры, академик;
  7. Йосыпов Рүзәл Абдуллаҗан улы – Казан дәүләт педа­гогия институты ректоры;
  8. Мусин Флүн Мослах улы-профессор, «Мирас» журйалының баш мөхәррире;
  9. Туфигуллова Роза Рәх­мәтулла кызы – «Сөембикә» журналының баш мөхәррире;
  10. Вәлиев Римзил Салих улы – «Дөнья» газетасы баш мөхәррире;
  11. Мөхәммәдиев Ринат Сафа улы – Язучылар берлеге идарәсе рәисе;
  12. Фокин Аркадий Васильевич – Казан дәүләт университеты доцен­ты, керәшеннәрнең этнография, мәдәният җәмгыяте рәисе;
  13. Рифат Таби -АКШның Нью-Иорк шәһәре физика-технология институты профессоры;
  14. Айнур Низаметдин – Хельсинки шәһәренең «Исламия» гагар җәмгыяте әгъзасы, Финләндия;
  15. Нигъмәтуллин Роберт Искәндәр улы – Россия Фәннәр академиясе академигы, Төмән шәһәреннән;
  16. Кәримов Морат Габделхәй улы – профессор, Казагыстанның Татар иҗтимагый-мәдәни ассоциациясе пре­зиденты;
  17. Поварисов Суфиян Шәмсетдин улы – Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы профес­соры, Уфа шәһәреннән;
  18. Гыйниятуллин Рим Абдулла улы – Үзбәкстан мелиорация министры, Ташкент шәһәреннән;
  19. Биккинин Наил Бари улы – Россия Фәннәр академиясе член-корреспонденты, Мөселман халыкларының халыкара үсеш фонды әгъзасы, Мәскәү шәһәреннән;
  20. Сәгыйтова Энҗе Кәрим кызы – Россия милли китапханәсенең бүлек мөдире, Санкт-Петербург шәһәреннән;
  21. Сабитов Илдус Кәрим улы – юрист, милли мәдәни үзәк рәисе, Рига шәһәре, Латвиядән;
  22. Измайлов Әхияр Яхъя улы – «Дуслык» милли мәдәни җәмгыятенең өлкә рәисе, Әстерхан шә­һәреннән;
  23. Урусов Равил Алимҗан улы – Көньяк Урал машина төзү заводының генераль директоры, Орск шәһәре, Оренбург өлкәсеннән;
  24. Әмиров Рәшит Салих улы – Пермь өлкәсе, Барда шәһәре район Советы рәисе;
  25. Сәлимҗанов Марсель Хәким улы – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры.

Башкарма комитет рәисе итеп Казан дәүләт университетының кафедра мөдире, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе член-корреспонденты Индус Таһиров сайланды.

Бу Бөтендөнья татар конгрессының беренче адымнары иде.

Мөнирә Сәгыйдуллина әзерләде,
“Халкым минем” газетасы, сентябрь 2016 ел

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*