tatruen
Баш бит / «ТАТАРЛАР» газетасыннан / Без үз юлыбызны сайладык……
Без үз юлыбызны сайладык……

Без үз юлыбызны сайладык……

Әйдәгез, хәтер сандыгыбызны ачып, үткәннәрне барлыйк әле. 1992 елда узган Бөтендөнья татар конгрессының иң беренче съезды татар дөньясы өчен зур вакыйга булды. Дөньяның төрле кыйтгаларына сибелеп яшәгән, бер-берсен күрергә тилмереп өзгәләнгән татарларны тарихта беренче тапкыр Казанга Корылтайга җыю милләтебез киләчәгенә өмет белән карарга ышаныч тудырды, сүнеп барган милләт учакларын кабат кабызырга этәргеч булды. Татарларның берләшүе халык өчен генә түгел, ә  җиһанга яңа аяк баскан өр яңа республика – Татарстан өчен олы терәк була алды. Яшәү мәмләкәтләре төрле-төрле булуга карамастан, Татарстан Президентын милләттәшләребез татарлар Президенты итеп берсүзсез кабул итте.

Тарихи съездның беренче өлешендә Татарстан Премьер-министры Мөхәммәт Галләм улы Сабиров, икенче яртысында – Татарстан Республикасы Югары Советы рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин рәислек итте.

Иң беренче булып Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев сүз тотты. “Ниятебез изге, юлыбыз туры” дип исемләнгән чыгышында ул татар халкының ачы, михнәтле язмышы, көчле рухлы, каһарман йөрәкле, мәгърифәтле, ярдәмчел, татарларның дөнья мәдәниятын үстерүгә шактый зур өлеш кертүләре һәм  татарлар үзләрен беркайчан да кол итеп тоймаганлыклары хакында азсызыклап үтте. Алга таба ул Татарстан Республикасының северенлыгын саклап калу, аның киләчәге хакында тәфсиләп сөйләде.

“Без үз юлыбызны сайладык. Бернигә дә карамастан, без сайлаган юлыбызга тугры калдык һәм референдумны тиешле югарылыкта уздырдык, – дип фикерен белдерде Минтимер Шәймиев. – Без Татарстанның борылыш чорына аяк басуын яхшы аңларга һәм яңа чынбарлыкка туры килерлек сәяси фикерләү булдырырга тиешбез. Татарстанның позициясе торган саен дөньяда аңлау  таба һәм хөрмәт казана бара.

Без сәясәтебезнең һәм экономикабызның нигезен тәшкил итүче үз суверенлыгыбызны корбан итә дә һәм шул ук вакытта Россия белән озак еллар яшәп килгән экономик һәм мәдәни элемтәләрне өзә дә алмыйбыз. Без үзара мөнәсәбәтләрдә иң кулай һәм җайлы юлларны табарга тиешбез. Экономикабыз да, геополитик хәлебез дә, Россиядә миллионлаган милләттәшләребезнең яшәве дә моны эшебездә исәпкә алырга мәҗбүр итә. Без тулаем татар халкы турында уйларга бурычлы. Мин Татарстан бөтен татар диаспорасын берләштерүче булырга һәм Россиянең милли сәясәтенә җитәрлек дәрәҗәдә йогынты ясарга тиеш дип исәплим”.

Казан дәүләт университетының тарих факультеты деканы,  профессор Индус Таһиров чыгышы котлаудан башланып китте. Беренче нәүбәттә ул җыелган халыкны тарихта иң беренче бәйрәм, татар халкының беренче мәртәбә бөтен дөньядан бергә җыелу бәйрәме белән тәбрик итте. “Бу – тарихи факт, ул безнең милли үзаңыбызның чагылышы.- дип дәвам итте чыгышын. – Безнең бүгенге тарихи җыеныбыз, тарихи Корылтаебыз шул үзаңны  үстерүгә зур этәргеч булыр, дип уйларга мөмкинлек бирә. Һәм безнең бүгенге  җыелышыбызның төп максаты – тарихта, дөнья халыклары арасында лаеклы урын алырга омтылышның чагылышы”.

Башкортостан Министрлар Советы Рәисе Марат Миргазямовның чыгышы да игътибарга лаек. “Ике тугандаш халыкны, татарларны һәм башкортларны, элек тә һәм хәзер дә язмышларның якынлыгы берләштерә, -дип белдерде ул. – Безне Казанга тирән бердәмлек хисе, чишелмәгән проблемаларны бөтен халык белән тикшерергә омтылыш китерде, чөнки тарихның борылыш моментларында өлкәннәрне дә, яшьләрне дә, ерактагыларны да, якыннарны да тыңлаудан башка акыллы нәрсә юк.

Тарих үзе безгә татар халкы кебек ышанычлы кардәшләребезне һәм суверен Татарстан Республикасы кебек күркәм туганыбызны бирүе белән без бик уңдык. Мин бу Бөтендөнья конгрессы тугандаш Татарстанның, татар халкының арытабан прогресс юлы буйлап омтылышчын хәрәкәтендә әһәмиятлы этап булыр, дип өметләнәм”.

Россия Федерациясе оешып, үзенең яңа тарихи битләрен яза башлаган чорда татарларның үз республикасын булдырып, дөньякүләм татар Корылтае уздыруының әһәмиятен Россия Югары Советы Рәисенең урынбасары Юрий Яров та билгеләп үтә: “Татарстан Республикасы кебек күпмилләтле дәүләт өчен барлык милләтләрнең һәм халыкларның рухи яңарышы һәм үсеше мәсьәләләре, аларның милли үзенчәлекләрен саклау аерым бер әһәмияткә ия. Татар халкының вәкилләре дөньяның бик күп ииләрендә эшлиләр һәм дөнья гомумкешелек кыйммәтләре хәзинәсенәүз өлешләрен  керттеләр. Бу күзлектән караганда, сезнең Конгрессыгыз татар халкын берләштерүдә һәм Татарстан Республикасының арытабан  үсешендә көчле үзәк булып әверелүе ихтимал”.

Финләндиядәге “Исламия” татар җәмгыяте рәисе Окан Дахер үз чыгышында дөньяның төрле почмакларында сибелгән башка татарларның да  кайбер уртак мәдәни ихтыяҗлары турында әйтеп уза. Аеруча сүз Казаннан татарча  тапшырулар алып баручы, кыска дулкынлы радионың, соңрак телевизион тапшыруларының да кирәклеге хакында барды.

Бер-бер артлы чыгышлар дәвам итә. Чыгыш ясаучылар арасында: Үзбәкстан Республикасы мелиорация министры Рим Гыйниятуллин; Европа һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Тәлгать Таҗетдин; Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Мансур Хәсәнов; Татарстан Республикасы чуаш мәдәни үзәге рәисе Николай Степанцев; Татарстан Республикасының Әтнә районы “Искра” колхозы  рәисе Фәйзи Галиев; Төркиянең Измир университеты  профессоры Мостафа Өнәр; Казагызтандагы Татар иҗтимагый-мәдәни ассоциациясе президенты, профессор Морат Кәримов; Чувашстан Республикасы Югары Советы Рәисе Эдуард Кубарев; Төркия Премьер-министрының баш киңәшчесе Намыл Кемал Зей-бей; армия генералы, хәрби фәннәр докторы, профессор Мәхмүт Гәрәев; Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе Марат Мөлеков; Коми Югары Советы Рәисе урынбасары Валерий Патолицын; Истанбулның Мәрмәрә университеты профессоры (Төркия) Надир Дәүләт; Мәскәү халыкара мөнәсәбәтләр институтының кафедра мөдире, профессор Абдулхан Әхмәтҗан; Санкт-Петербург шәһәре  татар мәдәни үзәге әгъзасы, хәрби артиллерия подполковнигы, академик Юныс Сибгатуллин; Оренбург шгәһәре милли-мәдәни үзәк әгъзасы Рафаэль Фазылов; Язучылар берлеге рәисе Ринат Мөхәммәдиев; Әзербәйҗаннан Рафаил Ильязов; Милли мәҗлес рәисе, Татарстан Югары Советы депутаты Тәлгать Мидхәт улы Абдуллин; Удмуртия Татар иҗтимагый үзәе рәисе Мәсгут Гаратуев. Хисләрнең ташып торуы, күңел ярсулары да чыгышларның төпле булуына, җитди мәсьәләләр күтәрелүенә комачаулык итә алмый.

Чыгышлар арасында алып баручылар Конгресс исеменә килгән телеграммалар, хатлар белән даими таныштырып барды. Алар арасында Россия Федерациясе Президенты Б.Н.Ельцин; Әзәрбәйҗан Республикасы Президенты Абульфаз Эльчибей: Казахстан Республикасы Югары Советы Рәисе Абдильдин; Украинаның милләтләр эшләре буенча комиетт рәисе О.Олененко; Әзәрбәйҗан халкы демократик партиясе; Чехословакиянең 16 шәһәренең почетлы гражданины Баян Мурзин; Коми Республикасы Югары Советы Рәисе Спиридонов; Удмуртия Республикасы Югары Советы Рәисе Валентин Тубылов, Россия Федерациясе Югары Советының Милләтләр Советы Рәисе Рамазан Абдулатыйпов; Халык депутатларының Кемерово өлкә советы Аман Тулеев юллаган телеграммалар да бар.

Бөтендөнья татар конгрессының беренче съездының пленар утырышы Бөтендөнья татар конгрессы карарын һәм Дөнья халыкларына  һәм дәүләтләренә, Берләшкән Милләтләр оешмасына Бөтендөнья татар конгрессы Мөрәҗәгатен кабул итү белән тәмамланды.

Россия Федерациясе Президенты телеграммасы

«Мөхтәрәм Конгресс делегатлары һәм кунаклары!

Бүген ачыла торган Бөтентатар форумы— Татарстанда зур Масштабта үткәрелә торган халыкара чараларның беренчесе. Бөтендөнья конгрессында татар халкы вәкилләре Татарстан­нан, Россиянең башка төбәкләреннән һәм БДБ илләреннән генә җыелып калмады. Биредә дөньяның күп илләре делегацияләре кат­наша.

Шушы дәрәҗәле форум татарларны мәдәни-этник яктан туплау, аларның милли үзаңын раслау кебек изге максатны күздә тота. Шул максатка ирешү татар халкының социаль һәм мәдәни проблемаларын конструктив һәм тыныч итүгә, аның югары мәгьрифәтлелегенә һәм чәчәк атуына булышлык итәчәк.

Ышанып әйтәм, татар һәм рус халыклары арасында, Россия Федерациясендә һәм БДБдә яшәүче барлык милләт кешеләре ара­сында тарихи, социаль, кешелек элемтәләрен ныгыту — татар­ларның милли яңарышында бик мөһим фактор ул

Форумны үткәрү — тирән демократик үзгәрешләрнең реаль нә­тиҗәсе. Озак еллар буена унитар дәүләт шартларында яшәгән халыклар һәм республикалар арасында үзара мөнәсәбәтләрдә җи­тди үзгәрешләр бара. Әмма барлык бу процесслар республикалар­ның аерымлануына, Россия халыклары арасындагы тарихи, со­циаль элемтәләрнең җимерелүенә китерергә тиеш түгел. Бу ба­рыбыз өчен дә һәлакәтле булыр иде. Суверенитетка бару юлының үзенә тигән өлешен Татарстан халкы цивилизацияле үтәр, дип уйлыйм.

Конгрессның эше гомумтатар проблемаларын хәл итүгә, Та­тарстан Республикасында һәм Россия Федерациясендә милләтара татулыкка, халыкларыбыз арасында гасырлар буена килгән дуслык җепләрен ныгытуга булышлык итәр, дигән ышаныч белдерәме Россия Федерациясе Президенты Б.Ельцин».

Россия Федерациясе Югары Советы Мөрәҗәгате

“Россия Югары Советы Бөтендөнья татар конгрессына узенең кайнар сәламен тапшыра. Татар халкының икьтисадый-сәяси һәм мәдәни усешенә багышланган беренче Конгресска аның хокукларын, азатлыгын, милли үзенчәлеген, телен һәм мәдәниятен саклап калу максатында танылган галимнәр җыелган. Киң татар җәмәгатьчелегенең мондый форумы ватаныбызның катлаулы кү­пчеш чорында аның усешенә ярдәм итәр, дип уйлыйбыз. Бөтен милли, демократик төркемнәрнең берләшүенә, кешеләрнең социаль-икътисадый хәлләрен яхшыртуга, татарларның бай рухи мирасын үстерүгә, аларның тарихи гореф-гадәтләрен саклап калуга, Россиянең башка халыклары белән дуслыгын ныгытуга юнәлгән Бөтендөнья татар конгрессына уңыш телибез. Ул татар хал­кының яңарышына һәм берләшүенә ватандашлар арасында сәяси һ. б. тынычлык урнаштыруга хезмәт итсен.

Россия Федерациясе Югары Советы Рәисе Руслан Хасбулатов”.

Сәхифәне Мөнирә Сәгыйдуллина әзерләде,
“Халкым минем” газетасы, октябрь 2016 ел

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*