tatruen
Баш бит / «Татар конгрессы: хәтер-хәтирә» / Милли мәктәп бүген кирәкме?
Милли мәктәп бүген кирәкме?

Милли мәктәп бүген кирәкме?

Казан шәһәренең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе директоры  Камәрия Зиннур кызы Хәмидуллинаның  Бөтендөнья татар конгрессының V  съездының пленар утырышындагы чыгышы.

Мөхтәрәм Президентыбыз!

Мөхтәрәм делегатлар, кунаклар! Хәерле көн!

Сүземне танылган галим Газиз Гобәйдуллинның 90 ел элек язылган мәкаләсеннән бер өзек белән башлыйм:

“Бу елларда татар яшьләренең урта мәктәптә ана телендә укуга каршы фикерләре күренә башлады. Яшүсмерләр мәктәпкә керергә килгәндә, “русчамы, татарчамы укыла?” дип сорап, татарча дәресләргә ышанмыйча  карыйлар. Аталар да балаларын китергәндә “русча укыла торган мәктәпкә бирмәкче идем…” дигән шикелле фикерләр сөйлиләр”

Алдагы ун минуттагы сүзебез милли яшәештәге иң мөһим кыйммәтләрнең берсе – милли мәктәп кыйммәте турында булыр.

“Милли мәктәп бүген кирәкме? Ул нинди булырга тиеш? Бала ничә ел милли мәктәптә укырга тиеш? Татар теле Сакмар күперенең аръягына чыкканчы гына кирәк, нигә аңа вакыт сарыф итәргә? ЕГЭ – рус телендә, нигә татар телендә укытырга? Чит илдәге милләттәшләребез телне гаиләдә саклый, бездә дә шулай булсын, башлангыч мәктәп тә җитә телне өйрәнү өчен” һ.б., һ.б.

Соңгы 20 елда иң күп яңгыраган сораулар, шигарьләр әнә шундыйлар булды.

Моннан 90 ел элек язылган галимнең  сүзләре  бүген дә актуаль. Тарих кабатлана.

Автор әлеге мәкаләсендә үзе куйган сорауга үзе үк җавап бирә: “Мин бер дә өркемичә, бер дә мәсьәләгә сәясәт катыштырмыйча әйтә алам: татарча укыту файдалы!” – ди ул.

Мөхтәрәм галимебез Газиз Гобәйдуллинга ияреп, нәкъ 90 елдан соң,  башкалабыз Казанда ана телендә эшләүче гимназиянең җитәкчесе буларак, кабатлый алам:

“Ана телендә укыту файдалы, алай гына да түгел, ана телендә укыту отышлы ул, алай гына да түгел, ана телендә укыту һәм тәрбияләү бүген милләтебез өчен иң җитенкерәмәгән әйберләрнең берсе”.

Чит илләрдәге милләттәшләребез ана телен гаиләдә өйрәтәләр, саклыйлар. Афәрин, кардәшләр! Әмма чит илләрдә дә әдәби телебезне өйрәтү проблемасы бар, телнең чисталыгын, байлыгын, матурлыгын кайгырту мәсьәләсе анда да актуаль.

Ә менә Рәсәй җирлегендә гаиләләрдә ана телен саклау бүген, ни кызганыч, авыр хәлгә әйләнде. Сәбәпләре бик күп, тирән һәм саллы. Шуларның  берсе – ул бүген бала үстерүче әти-әниләрнең үз ана телләрен нигездә җуеп бетерүендә. Сәбәпләре – милли мәктәпләрнең нигездә юкка чыгып, бүгенге әти-әниләрнең үзләренең рус телендә генә белем һәм тәрбия алган, шул сәбәпле милли үзаңнары тәмам зәгыйфьләнгән булуында һәм соңгы 60-70 еллар эчендә буыннарны бәйләп торучы “Ана теле” дигән алтын җепнең нәзегәеп өзелү хәленә җитүендә.

Шушындый шартларда, 1990нчы елда безнең гимназиябез ачылган иде. Казанда нибары бер татар мәктәбе калган иде ул елларда. Татар гимназиясе эшчәнлегендә концептуаль принцип итеп предметларны ана телендә укыту принцибын алдык. Без бүген дә барлык предметларны ана телендә укытып, барлык тәрбия чараларын ана телендә уздырып, милли әхлак тәрбияләү юлында. 570 укучыбыз бар, 60 бала хәзерлек төркеменә йөри. 60ка якын мөгаллим ана телендә белем бирә.

1нче сыйныфтан башлап ике дәүләт теле: рус һәм татар телләрен укытабыз, 2нче сыйныфтан, халыкара аралашу теле буларак, инглиз телен кертә башлыйбыз, ике тел җирлегенә өченче тел ятышлы килеп чыга, 5нче сыйныфтан балаларга милли-рухи мирасыбызны саклаган, Мәрҗаниләр, Ризаэтдин бине Фәхретдиннәр иҗат иткән тел –  гарәп телен өйрәтә башлыйбыз. Гарәп телен Казан Дәүләт университетын тәмамлаган укытучылар укыта. Өч тел җирлегенә 4нче тел ята. Шулай итеп балаларыбыз өчен уникаль полилингваль мохит тудырыла. Аның уникальлеге шунда ки: монда доминанта булып ана теле тора, ана телендә фәннәр укытыла. Дәүләт теле –  рус теленә аерым игътибар бирелә. Рус телен укыту начар булса, гимназиянең абруе бөтенләй булмый, балалар килми, ә инглиз теле әти-әниләрне халыкара аралашу теле буларак үзенә тарта. Гарәп теле исә гимназиянең әхлакый базасын формалаштыруда үз ролен уйный. Полилингваль мохит балага яхшы үсеш җирлеге хасил итә, табигый сәләтләрен ачу өчен ачкыч ролен үти. Концептуаль принципларыбызның икенчесе менә шушы. Төп принципларның өченчесе – химия, физика, математика кебек предметларны ана телендә яхшы укыту, аларны ана телендә укыта алырлык мөгаллимнәр туплау, нәтиҗәлелекне тәэмин итү.

Тагын бер принцибыбыз бар: татар теленә аңлы мөнәсәбәт тәрбияләү. Үз халкыңның тарихы, мәдәнияты, көнкүреше белән горурлану тәрбияләү. Нинди юллар белән эшләргә соң моны? Менә сорау нәрсәдә.

Гимназиябездә милли узаңга көчле тәэсир ясый торган класстан тыш чаралар системасы булдыра алдык. Барлык укучыларыбыз ел саен халык җырлары фестивалендә катнашып, 11 уку елына 11 халык җырының сүзләрен, көен өйрәнеп, сәхнәдән үз сыйныфы белән башкарып чыгалар. Барлык ир балаларыбыз татар-башкорт көрәше келәменә басып биленә көрәш сөлгесе салдыра. Татар музыка мәктәбебездә һәр ике баланың берсе белем ала. 400ләп данә сынлы сәнгать, скульптура, графика әсәрләреннән торган фондыбыз һәм шушыларның бөтенесен хәрәкәткә китерә алырлык мөгаллимнәр коллективы балалар хозурында. Бөртекләп җыйган байлык бу. Шулар нәтиҗәсендә, шөкер, 20 ел эшләү дәверебездә балаларыбызның хокук саклау органнарында теркәлү очраклары булмады. Дөньяның төрле илләрендә бездә алган инглиз теле белән эш йөртәләр. Дәүләт телләрен яхшы белүләре нәтиҗәсендә хөкүмәт структураларында эшлиләр.

Мондый мисаллар китерерлек милли мәктәпләр тагын да бар, әлбәттә. Тик  андый мисалларга караганда башкалары күбрәк. Безне бүген Рәсәйдәге татар мәктәпләренең тоташ ябылып килүе хафага сала. Менә, кичә генә диярлек, Рәссәйдәге татар авылының татар мәктәбе ишегенә тагын тимер йозак эленде. “Реорганизация”, “Оптимизация” кебек милләтләр тәнендәге чирләр башта мәктәпне, аннан авылны, соңра милләтнең  үзен йота баралар. Бу чирләр, әлбәттә, Россия бөтенлегенә янаучы чирләр. Россиядә 100дән артык милләт бар. Милли программаларны, бигрәк тә милли мәгарифне, уңай хәл итүче илләр тәҗрибәсе шуны күрсәтте: милләтара чын татулыкка, камил шәхес формалаштыруга, бер милләт оештыру аша түгел, һәр милләтнең үсеше өчен уңай шартлар тудырып, бер-беренең телен, мәдәниятен өйрәнеп, танып, хөрмәт итеп кенә ирешергә мөмкин.

Мөхтәрәм җәмәгать! Без әле шушындый тоташ кыскарту реформалары барган шартларда да аз-маз, берән-сәрән эшләп ята торган мәктәпләребездә фәннәрне ана телендә укытудан баш тартабыз. Ана телендә фән укытылмаган мәктәп беркайчан да милли мәктәп була алмый.

Без үзебезне милли фольклор өйрәтеп, каз өмәсе ясап, балаларга карга боткасы ашатып милли мәктәп ясыйбыз дигән иллюзияләрдән арындырырга тиеш. Ана теле гамәлгә куелмаган мәктәп милләт  мәнфәгатьләренә хезмәт итә алмый, ул аерым кешеләрнең бүгенге көн мәнфәгатьләренә генә хезмәт итә торган оешмага әйләнә. Аны ябу да, кыскарту да, кушу да, тәнкыйтьләү дә бик җиңел эшкә әверелә.

“Россия регионнарында милли мәктәп ачып, фәннәрне татарча укытып буламыни?” –  диярсез. Яхшы, әйдәгез уйлап карыйк: бер генә булса да фәнне, мәсәлән, табигать белеме фәнен укытып буламы? Була! Бу эш нәрсә бирәчәк? Бала өчен бу искиткеч тәэсир ясаячак, аның психилогиясенә, аңына йогынты ясаячак, телгә мөнәсәбәт тәрбияләчәк. Ике фәнне укытуны да оештырып була. Мәсәлән, ОБЖ предметын  (Основы безопасности жизнедеятельности). Авыр эшме бу? Әйе, авыр эш. Ә җиңеле упкынга илтә.

Монда иң мөһиме шул – Россиянең Конституциясе дә, моңарча булган Мәгариф турындагы Кануны да ана телендә белем һәм тәрбия бирүне чикләми. Киресенчә, моңа хокук бирә. Эшеннән азат ителгән Россиянең мәгариф министры Фурсенко әфәнде халыкның милли узаңына балта чаба торган боерык чыгарды чыгаруын. Аның нигезендә Россиянең барлык балалары, белемне ана телләрендә: татар, башкорт, чуаш, хакас телләрендә алган булуларына карамастан, ЕГЭны русча гына бирергә хокуклы булып калды. Моннан өркеп, тагын укытудан ана теле куылды, ата-аналарны тагын моннан 90 ел элек бимазалаган сораулар борчый башлады. Алар арасында әлеге боерыкны юкка чыгаруны таләп итеп Россия Югары Судына мөрәҗәгать итүчеләр дә табылды. Камалова ханымны күздә тотам. Ул, әлбәттә, Россия судында оттырды. Бүген аның мөрәҗәгате – кеше хокуклары буенча Европа судында ята. Кабул ителгән хәлдә.

Нәкъ шушы урында, әйдәгез, мөхтәрәм җәмәгать, бердәм дәүләт имтиханнары – ЕГЭга бәйле бер мәгълүматькә күз салыйк:

Математика. Россиянең барлык 11 сыйныф укучылары да бу предметтан имтихан тапшыралар. Менә милионнан артык, халык яши торган шәһәрләр һәм ул шәһәрләрдә укучылар җыйган уртача баллар: (таблица бирелә).

 

Шәһәр Математика Рус теле
Казан 49,0 66,8
Мәскәү 50,4 67,5
С-Петербург 45,8 63,48
Чиләбе 49,67 61,04
Уфа 49,4 60,4
Чабаксар 49,65 65,5
Түбән Новгород 44,63 64,67
Самара 46,5 64,9
Красноярск 41,7 61
2нче татар гимназиясе 51,51 66,04

Менә математиканы беренчедән унберенчегә кадәр татар телендә укыткан гимназия, имтихан рус телендә, уртача балл –  51,51.

Без әлеге күрсәткечне тәҗрибәле мөгаллимнәрнең математика фәнен ана телендә укыту нәтиҗәсе дип бәялибез. Ана телендә укыту – кимчелекле укыту түгел, ул – өстенлекле укыту. Монда Казан шәһәре күрсәткече дә аерым игътибарга лаек. 20 ел дәвамында ике дәүләт теле шартларында тәрбияләнеп, полилингваль мохитта белем алган балаларның күрсәткече бу. Татарстандагы мәгариф системасын Россиянең башка төбәкләреннән аерып тора торган төп үзенчәлек – ул полилингваль мохит. Без 20 ел буе балаларыбызга тигез күләмдә ике дәүләт телен укытабыз, укытырга тырышабыз. Бу, исә, яшь буынга менә дигән үсеш җирлеге.

Мөхтәрәм җәмәгать! Милли булмаган мәктәпләр юк дөньяда. Рус телендә эшләүче мәктәпләр алар рус милли мәктәпләре. Бу мәсәләдә иллюзиядән чыгарга кирәк. Рус мәктәбендә рус кешесе тәрбияләнә һәм ул рус культурасын гына үстерә ала.

Әлеге чыгышымда үзем җитәкләгән уку йорты эшчәнлегенә таянып, милли мәктәпләрнең яшәргә сәләтле булуын аңлата алганмындыр дип уйлыйм. Алай гына да түгел, алар яшәргә лаеклы, алар милләтне саклауда – хәлиткеч фактор. Аларның санын арттырырга, географиясен киңәйтергә, эчтәлеген тирәнәйтергә, сыйфатын яхшыртырга кирәк!   Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*