tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 24 апрель көнне “Татар җәмгыятендә һәм гаиләдә хатын-кызның урыны” күргәзмәсе ачыла
24 апрель көнне “Татар җәмгыятендә һәм гаиләдә хатын-кызның урыны” күргәзмәсе ачыла

24 апрель көнне “Татар җәмгыятендә һәм гаиләдә хатын-кызның урыны” күргәзмәсе ачыла

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Россия Федерациясенең Татарстандагы Рәссамнар берлеге, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы “Татар җәмгыятендә һәм гаиләдә хатын-кызның урыны” бәйгесе кысаларында «Сабантуй батырына – чиккән сөлгем – минем бүләгем», “Илемне саклаучыга вәгъдә бүләгем – чиккән кулъяулык” дигән иҗади сәхифәләр уздырган иде. Әлеге бәйгеләр әби-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру максатыннан үткәрелде.

24 апрель көнне  15:00 сәгатьттә А.Н. Мәҗитов музеенда әлеге бәйгеләргә килгән эшләрнең күргәзмәсе ачылачак. Күргәзмә 24 апрельдән 1 июньгә кадәр эшлиячәк.  Казан шәһәре, Дзержинский урамы, 27, А.Н. Мәҗитов музее. Телефон: +7(843) 264–35–22, көн саен: 10.00 – 17.00, ял көне: дүшәмбе

Өстәмә мәгълүмат:

  • Солтанова Рауза Рифкать кызы, +7 960 039-9358; [email protected]
  • Идрисова Кадрия Рәис кызы  т. +7 987 291-2428; [email protected]

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*