tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртиядә балалар бакчасында “Карга боткасы” бәйрәме
Удмуртиядә балалар бакчасында “Карга боткасы” бәйрәме

Удмуртиядә балалар бакчасында “Карга боткасы” бәйрәме

Удмуртия Республикасының милли автономия канаты астында эшләп килүче «Ак Калфак» хатын-кызлар оешмасы белән берлектә 107 нче балалар бакчасында “Карга боткасы” булып узды.

«Карга боткасы» бәйрәме борынгы бәйрәм, аны әби – бабайлар яз көне уздырганнар. Март аенда көннәр жылына. «Кар-кар, карга килгәч, китә кар» дип җылы яклардан ин беренче кара каргалар очып кайталар. Элекке заманнарда кешелэр ни өчен яз булганын белмәгәннәр. Алар язны кара каргалар китерә дип уйлаганнар. Шуңа да кара каргалар килу хөрмәтенә «Карга боткасы» бәйрәме ясый торган булалар.

Йолаларыбызны саклап, ел саен бакчада “Карга боткасы” бәйрәме ясыйбыз. Карга боткасында әле “Ярминкә” дә узды. Кунакка удмурт, рус күршеләре килделәр. Алар буш кул белән түгел, ә күп-күп күчтәнәчләр: җырлар, биюләр, төрле-төрле әйберләр алып килгән иделәр.

Балалар төрле халык уеннарын уйнадылар, йомырка тәгәрәттеләр, капчык киеп йөгерделәр, табышмак әйтештеләр, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Бәйрәм ахырында балалар, кунаклар тәмле ботка белән сыйландылар, бер-берсенә матур теләкләр теләделәр.

Бриллиант Абдрахманова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*