tatruen
Баш бит / / Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы / “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы
“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы

“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы

“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы 1990 елда барлыкка килә. Ул хатын-кызларның, гаиләнең һәм балаларның тормыш шартларын яхшыртуда дәүләт сәясәтен билгеләү; хатын-кызларга кагылышлы үткен сорауларны, бигрәк тә алар арасындагы эшсезлек проблемаларын хәл итү буенча тәкъдимнәр әзерләү; ана һәм бала хокукларын яклау; күп балалы гаиләләргә ярдәм итү; татар гаиләсен саклау аша татар милләтен үстерү; гореф–гадәтләрне, телне саклап калу; дөнья күләмендә барган икътисади һәм сәяси процессларда хатын-кызның ролен үстерү максатыннан оештырыла.

“Ак калфак” оешмасы үсеп килүче буында милли үзаң формалаштыру; милли мәдәниятне һәм күпьеллык кыйммәтләрне торгызу, саклау һәм үстерү;  туган телгә ихтирамны арттыру, татар мәктәпләренә һәм гимназияләренә ярдәм итү; милләтебезнең кием атрибутикаларын тегү–чигү һәм милли ризыклар әзерләү буенча мастер–класслар оештыру; шулай ук ана, бала һәм ата хокукларын яклау буенча закон актларын әзерләүдә катнашу һ.б. шундый эшләр башкара.

“Ак калфак” оешмасы уздырган “XXI гасыр хатын-кызы: гаилә һәм җәмгыять” Бөтенрусия хатын-кызлар һәм II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумнары аеруча әһәмиятле булды.

 “XXI гасыр хатын-кызы: гаилә һәм җәмгыять” Бөтенрусия хатын-кызлар форумы

2007 елның 13  сентябрь көнендә Русия мөслимәләренең I Корылтаеның 90–еллыгына багышлап Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы “XXI гасыр хатын-кызы: гаилә һәм җәмгыять” Бөтенрусия хатын-кызлар форумы уздырды. Форумда хатын-кыз  хәленең хәзерге җәмгыятьтәге иҗтимагый, икътисади, хокукый, рухи-әхлакый, милли аспектларын тикшереп, хатын-

кызның милли мәдәниятне һәм гомумкешелек кыйммәтләрен торгызу, саклау    џәм үстерүдәге роле турында эшлекле фикер алышу булды.

Форумда катнашучылары Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров сәламләде.

II Бөтендөнья татар хатын–кызлары Форумы

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм конгресс каршында эшләп килүче  “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы тарафыннан 2014 нче елның 15–17 нче май көннәрендә Казан шәһәрендә II Бөтендөнья татар хатын–кызлары Форумы уздырылды.

II нче Бөтендөнья татар хатын – кызлар форумында Татарстан Республикасы районнарыннан – 60, Россия Федерациясе төбәкләреннән – 250 һәм чит илләрдән – 93 делегат, шулай ук, 100 гә якын шәрәфле кунак  катнашты.

Форум эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Форум программасы кысасында дөньяның төрле почмакларыннан җыелган хатын – кызларыбыз пленар утырышта катнашып фикер алыштылар. Моннан тыш, Казан шәһәрендәге татар мәктәп, гимназияләрдә, лицей–интернатларда тәрбия бирү системасы белән  танышу,  Кремль тыюлыгына сәяхәт, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Ркаил Зәйдулланың “Үлеп яратты” спектаклен карау, “Сөембикә” журналының 100 еллыгына багышланган тантаналы  кичәсендә катнашу насыйп булды. Әйтергә кирәк, форумга килүче хатын-кызларның 80% милли киемнәрдән иде. Бу исә үзенә карата бик уңай күренеш.

Форум барышында көн кадагына суккан  мәктәпкәчә яшьтәге балаларны  милли мөхиттә тәрбияләү, сөйләм телләрен үстерү; татар телендә белем алуның өстенлекле яклары; балаларга патриотик һәм әхлак тәрбиясе бирү; гаиләдә дәү әти-дәү әни һәм әти-әни тәрбиясе; инсанны тәрбияләүдә балалар китабының әһәмияте турында һәм башка тәрбия, әхлак, миллилек темасын яктырткан докладлар тыңланды.

Кайсы өлкә, кайсы ил вәкиле белән генә сөйләшсәң дә барысының    да теләкләре бер:  “Телебез, динебез, милләтебез югалмасын иде! Үзебезнең милли киемнәребезне киеп горурланып йөри алсак иде! Балаларыбыз, оныкларыбыз татар булулары белән горурланып яшәсәләр иде!” – диләр алар.

Форумның нәтиҗәсе буларак резолюция кабул ителде һәм Совет сайланды.

II Бөтендөнья татар хатын–кызлары Форумында Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы бюросы җитәкчесе, “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе, филология фәннәре кандидаты Кадрия Идрисова чыгышы

Кадрия идрисова

Хатын-кыз иңнәрендә – милләт язмышы….

Хатын-кызның язмышы ил, милләт язмышы белән тәңгәл килеп бара. Чыннан да, хатын-кызы бәхетле булган дәүләт үсештә була. Хатын-кызы ирекле булган җәмгыять алга китә. Миңа калса, татар халкы күтәрелеш, яңарыш чорлары да кичерде. Беренче Яңарыш – Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгының күтәрелеш чорына туры килсә, XIX йөз азагында – XX гасыр башында мәйданга чыккан татар хатын-кызының икенче Яңарыш хәрәкәте башлана. Гаяз Исхакый фикеренчә, белемле хатын-кыз милләтнең мәгънәви-әхлакый күтәрелешенә, алгарышына, яңарышына хезмәт итә (Г.Исхакый. 5 том, “Татар кызы” повесте, 197 б.).

Бу чорда Ризаэддин Фәхреддиннең “Җәвәмигуль-кәлим шәрхе” китабы дөнья күрә. Галим бу хезмәтендә милли традицияләрне саклау мәсьәләсен күтәрә. Ризаэддин хәзрәт фикеренчә, тарихи-мәдәни-дини җәүһәрләрне сакларга омтылу җәмгыять үсеше өчен бик мөһим. Бүген дә бу китап безне таң калдыра! Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, бу китап безнең өчен рухи җитәкче булырга һәм өстәл китабына әверелергә тиеш. Әлеге хезмәт басылуга 2016 елда 100 ел була!

Шулай ук, бу чорда күренекле мәгърифәтче һәм ислам тарихында бердәнбер хатын-кыз казыя Мөхлисә Бубыйның шөһрәте бөтен Русиягә таныла.

Мөхлисә Бубыйның бертуганы Габдулла Бубый Кытайның Голҗа каласында кызларга аң-белем, тәрбия бирүдә бәһасез хезмәт куя. Аның: “Иң элек кызларны укытабыз. Гаиләдә беренче укытучы – әни булыр”, – дигән алтынга тиң сүзләре Пекин дәүләт музеенда һаман да саклана.

1917 елда хатын-кызга ирек игълан ителүе дә шушы чорга туры килә.

Ике инкыйлаб арасында хатын-кызларны берләштерү-оештыруда тагын бер яңалыкка игътибар итик. Хатын-кызлар өчен яңа журнал чыга башлый. Бу вакыйганы татар җәмәгатьчелегенең хатын-кыз мәсьәләләренә игътибары артуы һәм хатын-кызларыбызның активлаша башлавы дип атарга кирәктер. “Сөембикә” журналын 1913 елда Якуб һәм Әсма Хәлилиләр чыгара башлыйлар.

1912-1917 елларда җитмештән артык хатын-кызлар (мөслимә) җәмгыятьләре оеша.

Өченче күтәрелеш – XX гасыр азагында тел, дин, калфаклар кайту, Кол Шәриф мәчетен һәм Болгарны яңадан кайтару – бу безнең Яңарышыбыз. Күрегез, соңгы елларда чал тарихыбызда тирән эз калдырган батыр йөрәкле мәшһүр хатын-кызларыбызның гыйбрәтле язмышы турында күпме сәхнә әсәрләре иҗат ителде! Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында сәхнәләштерелгән Ркаил Зәйдулланың – “Үлеп яратты”, Кәрим Тинчурин исемендәге комедия һәм драма театрында Мәдинә Маликованың “Соңгы риваять” спектакльләренең дөнья күрүе – болар барысы да үткәнебезгә битараф булмавыбызның һәм асылыбызга кайтуыбызның ачык мисалы булып тора.

Безнең алда зур бурычлар тора. Безнең яшәешебез Яңарыш чорына туры килгән икән, ул үз ягыннан безгә зур бурычлар да йөкли. Без – социализм чоры балаларының варислары. Дөресен әйтергә кирәк, милләтебезнең мәгънәле, әхлакый кануннарга таянып яшәү рәвеше безгә тапшырылмаган. Бу яктан буыннар чылбырының мәгънәви яклары, буыннардан-буыннарга тапшырылып барыласы бүләкләр тәмам югалды дисәк тә, һич тә арттыру булмас.

Әгәр гәүдәбездәге кайсы гына әгъзабызны авырттырсак та, җан әрнүе кичерәбез. Шуның кебек бүгенге татар милләтенең, хатын-кыз гамәлләренең кайсы гына өлкәсенә килеп кагылсак та, сискәнерлек, йөрәгебезне өшетерлек хәлләргә тап булабыз. Әйдәгез бергәләп уйланырлык мисалларга тукталыйк.

Безнең гореф-гадәтләребез генә түгел, ә физиологиябез, безнең халыкны юк итүче, милләт булудан туктатучы алымнарны барлыйк:

  1. Яшьләрнең яр сайлавы. Татар ир-атларына үз кызларыбызны бәяли белү җитми. Күп уңган татар кызлары чит милләт егетләренә тормышка чыга. Бу урында ике милләтнең мәхәббәт җимешләре – балаларының ачыргалануын, җан авазын сезгә дә җиткерәсе килә.

Күптән түгел Казан шәһәренең Фатиха Аитова исемендәге 12 нче кызлар гимназиясендә күренекле драматург, депутат Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган I республика конференциясе узды. Әлеге конференциядә меңгә якын татар баласы катнашты. Тукай районы Кнәз урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Федорова Олеся Олег кызы юллаган бер карашка гади генә язылган шигырьдә милләтебезнең зур фаҗигасе сурәтләнә:

  1. Әнием минем татар,
    Әтием минем урыс.
    Әни әйтә татарны ярат,
    Әти әйтә урысны ярат.
  1. Утырам шулай аптырап,
    Ай белән тәрегә карап.
    Китәләр чәчемнән сыйпап,
    Һич булмый гына сайлап.

Хәзерге көндә, гомумән, милләтебезгә хас булмаган, бөтенләй ят күренешләрнең шаһитларына әйләнеп барабыз. Кыз белән егет очрашып йөри дә, берни булмагандай бергә яши башлыйлар. Һәм аны зур итеп “гражданский брак” белән яшибез дип белдерәләр. Нәрсә бу: бозыклыкмы, кемгәдер иярүме?! Кызларыбыз да, егетләребез дә дәүләти яктан да, дөньяви-дини яктан да якланган булырга тиешләр. Никах та укылырга, ЗАГС (язылышу) да булырга тиеш!

  1. Мәҗбүри тудырылган бала – баланы ярып алу. Һәрберебез яхшы аңлый. Аллаһ тарафыннан һәр баланың табигый туу вакыты билгеле һәм 80 елларда бер кесерев кисеме белән тудырылган бала булса, бөтен тирә-яктагы халык хафага төшә иде. Ә хәзер яшь ана махсус алдан ук чиратка язылып куя, билгеләнгән көнне баланы ярып алалар.

Узган ел өч бәби йортларында уздырылган сораштырулар шуны күрсәтә:

  • беренчесендә – 32 %;
  • икенчесендә – 37 %;
  • өченчесендә 42 % бала ярып алынган.

Бу саннар Татарстанда гына дип уйлап утыручылар бик тә ялгыша. Кая гына барма шундый ук хәлгә тап буласың, ә Төркиядә бу мәсьәләдә хәлләр тагын да аянычрак.

Бәби тугач, билгеле, имезергә китерәләр. Ә күкрәк сөтен берни дә алыштыра алмый. Микроэлементларга бай булган ана сөтеннән күп сабыйларның мәхрүм калуы бик кызганыч. Хатын-кыз өчен сылу буй-сын да мөһим. Әмма бала хакына кереп, озак имезсәм, күкрәкләрем сәлперәя, дип, Ходай биргән сөтеңне сабый авызыннан өзеп ясалган сылулык?! Бала теләсә, ике яшенә кадәр имезү фарыз дигәнне белмәү гөнаһ кынамы, җинаять бит ул! Белмәгәннән, наданлыгыбыздан да, көн-төн әйләнә торган телетапшырулардан да яманга иярү китте. “Ак калфак” оешмасында “Яшь әни” мәктәбе эзлекле эшләсә, тәҗрибәле белгечләр белән йөкле хатыннар тугыз айга тугыз тапкыр гына очрашсалар да, тәрбияле итеп шул мөһим мизгелләрне аңлатучысы булса, ничек яхшы булыр иде.

Бала табу йортларында бәбиләгән яшь әниләр кендек бавы дигәннән дә хәбәрдар түгел. Ул 3-7 көн эчендә кибеп төшә. Ана белән баланы тугыз ай буе тоташтырып торган җеп бит ул. Безнең әбиләр аны киптереп, баланың бик кадерле нәрсәләре белән бергә төреп куялар иде. Шуларны белүче бармы хәзер? Тәфсилләп аңлатучы, кадерләп җыеп куючы булмагач, кендек бавы да чүплеккә чыга. Аннан аптырыйбыз, нигә ата-анага илтифатсыз, ник итагатьсез, юньсез икән бу бала, дибез. Башта үзебездән, бала хакы дигәннән башлау дөресрәк тә бит… Соң искә төшә.

Бәбинең беренче чәчен алгач, аны үлчи торган булганнар. Әйтик, чәч 10-15 грамм чамасы тарта. Көмешнең граммы 200 сум тора, ди. 10 граммга тапкырлагач, 2000 сум чыга. Шул акчаны иң мохтаҗ кешегә сәдака итеп бирү  тиеш дип саналган. Безнең буын китә, күп йолалар онытыла бара.

Исем кушу – мәгънәле исемнәр кушу. Аллага шөкер, хәзер күп кенә яшьләребез исем кушуга мәгънәви якка игътибар итеп якын киләләр. Исем – ул кешене гомер буена җисеменә тәңгәл килеп, озата бара, кешенең язмышына да йогынты ясый.

Яр сайлау үтә дә нәзберекле эш. Бик күп кызларыбыз еш кына ялгызлыкта гомер кичерәләр. Без бүген картлар йорты дип сөйлибез. Алар Татарстанда – 42! Бу әле башы гына. Чөнки авылларда 30-40лап өйләнмәгән егет гомер кичерә. Ә киләчәктә – картлык көннәрендә алар кем белән яшәр?! Бу мәсьәләдә элекке заманнарда булган димчелекне кайтару бик тә урынлы булыр иде.

Ә хәзер үзебезнең калебебезне, гәүдәбезне бизәп торучы, безне милләт буларак танытучы тышкы билгебез – киемнәребезгә игътибар итик.

Без мөселманның татары. Ә мөселман дине бик күп милләтләрне берләштерә. Шуның белән дә ул бик тә куатле. Ә һәр милләтнең аерым билгесе булу шарт. Тел, кием, гореф–гадәтләр, сәнгать… Безнең, мөселман татарының, үзебезгә генә хас үзенчәлекләре саклансын. Калфаклы, чулпылы хатын-кызларыбыз безнең миләттә генә булган. Алар турында: “Татар хатын-кызларының килгәне әллә каян беленә. Челтер-челтер  килеп аның чулп   ылары зыңлап килә. Борылып карасаң, ул чынлап та татар хатын-кызы була иде”,–дип язып  калдырган Алман галиме Карл Фукс.

Татар хатын-кызларының II Бөтендөнья форумына 500дән артык кеше җыелды. Шунда катнашучыларның 75–80 % үз милли киемнәребездән килгәннәр иде. Аралашу, бер-беребезгә якынаю өчен бу киемнәрнең тәэсире тагы да көчлерәк икәнне без аңладык. Киемнәребезне кимибез, хөрмәтләмибез дигән сүзләр белән кемнәрдәндер гаеп эзләп утыру гына ярдәм итмәячәк. Шуңа күрә 2014 елның 9–10 сентябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты чакыруы нигезендә калфак, изү эшләү һәм чигү буенча мастер–класс үткәрдек. Һәр килүче 86 хатын-кызга да материаллар әзерләп куелды. Билгеле мастер-класс эчендә “1000еллык Казан” музеена, рәссамнар күргәзмәсенә сәяхәтләр дә кергән иде. Һәркем теләп һәм күңел нурын җигеп, ясаган эшләнмәләрен киеп, горурланып сүрәткә төшеп кайтып китте.  Хәзер төрле өлкәләрдә үзләре дәресләр үткәреп өйрәтү эшенә керештеләр.

Танылган шагыйрә Лена Шагыйрьҗанның “Татар хатыны” шигырендә шундый юллар бар:

Энҗе калфак, көмеш беләзек,
Калын толым, нечкә бил – нәзек.
Тимер тәңкә, чиккән кулъяулык.
Югалмасын, дисәк, шул байлык, –
Саклап калыр бары уяулык.

Нинди гүзәллек! Бу киемнәр безгә әби-бабаларыбыздан калган иң кадерле бүләк. Ә бүләкне кадерләп саклый да белергә кирәк.

Безгә яшь буында патриотик тәрбия – үз милләтебезгә хөрмәт уятырга кирәк. Һөнәр ияләренә карата дөрес караш булырга тиеш. Бер генә мисал. Америка халкы үз көтүчесен – ковбойны зурлый. Аларга багышлап кинолар төшерәләр, әсәрләр иҗат итәләр, хәтта аларның өс киеме булган джинсыны рекламалый торгач, бөтен кеше джинсыга күчте. Ни хикмәт, без балаларга: “Укый алмасаң, әнә, көтүче булырсың”, – дигән сүзләр белән тәрбия кылабыз.

Безнең татар халкы – бик тә сәләтле, һөнәрле халык. Бер-беребезнең хезмәтен күрә, олылый белергә кирәк.

Санкт-Петербург шәһәренә баргач, мин бик тә Эрмитажга керергә яратам. Аеруча сокландырганы – 18 гасырда Екатерина Икенче Франциядән әхлак темасын яктыртып ясалган картиналар кайтарта торган булган. Без дә дөнья рәссамнары арасында бәйге игълан иттек. Әхлак кануннарын чагылдырган, йола-бәйрәмнәрне сурәтләгән картиналар эшләячәкләр. Билгеле, эшләгән кешегә стимул булырга тиеш. Йола-бәйрәмнәр: карга боткасы, сабантуй, сөннәткә утырту, исем азанлату һ.б.

Язучыларыбыз тарафыннан да хатирәләрне яңартып, безне озата килгән әхлак тәрбиясенең төрле мизгелләрен үз эченә алган иҗат бәйгесе өчен нигезләмә төзеп республика районнарында, Русия төбәкләрендә, чит илләрдә яшәп иҗат итүче милләттәшләребезгә тараттык.

“Ак калфак” иҗтимагый оешмасы яшьләргә бик зур өметләр баглый. Кызларыбыз бик тә фикерле, кызыксынучан. Без, зурлар, аларны күрә, тыңлый, тотып ала һәм ярдәм итәргә бурычлы. Күптән түгел Татарстан районнары һәм Казан шәһәре мәктәп-гимназияләрендә укучы кызлар белән очрашып кайттым. Күңелне уята торган, тансык очрашулар дип исәплим мин аларны. Кызлар белән уртага салып сөйләшүләребез дәвамлы булды: кабат очрашуны сорадылар. Әти-әнигә дә, укытучыларга, дус кызларга да ачылып бетмәслек уйлар, серләр күп була бит җитү кыз күңелендә. Шуңа күрә “Ак калфак”ның җирле оешмаларында табиблар, юристлар, укытучылар, пешекчеләр, дизайнерлар да булсын. Шулай ук, әлеге очрашулардан укучыларга мәктәпләрдә “Әхлак дәресе” кирәклеген аңладым. Урта буын әле һаман да элекке тәрбия белән яши, ә бит бу заманда яшь буынга хак юл күрсәтүче маяклар бик кирәк. Казан шәһәренең 149 нчы татар телендә белем бирүче лицейның 10 сыйныф укучысы Заһидуллина Илүзә Илгиз кызының язмасына игътибарыгызны юнәлтәсем килә.

“Юк, башкалардан аерылып торырга ярамый шул безнең җәмгыятьтә. Фикереңне, хәттә 150 % дөрес булса да җитәкчеләргә ошамый икән, әйтергә хакың юк.

Күпләр Н.В.Гогольнең “Үле җаннар”ындагы Чичиковны хәтерлидер. Гаҗәеп оста психолог бит! Ә инде  бу урында минем үз милләттәшләремә мөрәҗәгать итәсем килә. Дустым, бер киңәш бирәм: Чичиков, Плюшкин, Башмачкин кебек геройларны үзеңә үрнәк итеп алма. Чөнки алар үз фикерсез бәндә; ә үз фикерсез кеше – шәхес була алмый. Ул индивидум гына. Каршылыклар белән көрәшә–көрәшә булса да замананың Чацкие булып кал, фикереңне кысалардан арындыр. Үзең бул, ирекле бул”, – ди ул.

Без күпмилләтле җирлекләрдә яшибез. Балаларыбыз, яшьләребез һәрдаим аралашып үсә. Башка милләтләрнең дә хатын-кыз оешмалары булсын иде, бергә аралашып эшләсәк иде. Алай булганда тәрбияви мәсьәләләр яшьләргә тизрәк барып ирешер иде. Безнең яшҗләребез һәр нәрсәне үзләренә кабул итәргә әзер, аларны тукландырып торырга без әлегә әзер түгел. Иң аянычы да шул. Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, тыйнак булу – матур күренеш. Тик тыйнаклыкның колына әверелү терелгесез чиргә әйләнмәсен. Иң хәтәре күңел өзлегүе – яраткан эшебезгә, туган телебезгә, ана телебезгә хыянәт итмик. Мәктәптәме, эштәме, кеше дигәнең үз эченә йомылмасын, аралашырга, белмәгәнен белергә тырышсын, иҗатка омтылсын, әхлаклы яшәү кануннарын үз итсен – шул чакта гына гомер җимешле булыр.

Һәр кайда бик матур эшләр башланды. Хәзер Татарстанның бөтен районнарында да, Русия төбәкләрендә, чит илләрдә “Ак калфак”ның җирле бүлекчәләре – оешмалары эшли.

Һәр җан иясе яктылыкка омтыла. Ә милләтебезнең яктылыгы – милли үзаң дип уйлыйм. Һәм милли үзаңны тәрбияләүдә без үз өлешебезне кертергә бурычлы.

Хөрмәтле хатын–кызларыбыз, милләт аналары! Сезне күз алдыма юыртак атлар буларак китерәм. Йөгәннәрегезне тарткалап, омтылышлы адымнарыгызга комачауламасыннар иде. Изге эшләрегез дәвамлы булсын!

Хәзерге заманда хатын-кыз хокукы

Бөтендөнья татар хатын-кызлар форумы Бюросы җитәкчесе, Татарстан Республикасының “Ак калфак” татар хатын–кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе, филология фәннәре кандидаты Кадрия Идрисова БМО тарафыннан хатын-кызларга карата булган һәр төрле дискриминацияләренең бетерелү буенча Конвенция кабул ителүнә 35 ел уңаеннан уздырылган “Мөселман хатыны: хәзерге заманда кеше хокуклары” Халыкара фәнни–гамәли конференциядә катнашып, секция утырышында чыгыш ясады.

Үсеп килүче яшь буында милли үзаң тәрбияләүдә “Ак калфак бөтендөнья татар хатын–кызлары иҗтимагый оешмасының роле.

Аллаһы Тәгалә адәм баласын 21мең ел элек яраткан һәм шул заманнан алып бүгенгә кадәр беребезнең дә: “Ник минем кулда 5 кенә бармак икән?” яки “Нишләп Ходай Тәгалә 2 баш бирмәгән?”, – дип әйткәне юк. Берәү дә зарланмый, ни өчен нәкъ икешәр куллы, ике аяклы, күзле колаклы һәм берәр башлы, борынлы, авызлы булуыбыз мәгълүм түгел. Эчке органнарның да һәркайсының үз функциясе бар һәм алар барысы да безгә кирәк. Берсе генә зарарланса да бөтен организмга зыян килә, тайпылышлар башлана. Галимнәр, табиблар төрле тәҗрибәләр, җиһазлар ярдәмендә адәм баласының организмы күпме генә өйрәнелсә дә анда барган процессларны баш мие эшчәнлеген, хәтернең серләренә төшенеп бетә алмый. Җир йөзендә һәм галәмдә Аллаһы Тәгаләдән кала адәм баласы кебек зат юк. Нинди камиллек безгә бүләк ителгән. Шундый камиллекне Аллаһы Тәгалә бүләк иткән икән без үзебез дә җирдә яшәгән гомеребездә камил эшләр, гамәлләр калдырырга бурычлыбыз. Һәм үз хокукларыбыз белән бергә бурычларыбызны да белергә тиешбез. Фикерлик әле, без берәр эшкә тотынганчы уйлыйбыз. Мәсьәлән йорт салырга җыенганда проектны сызабыз, ә үзебездән нәсел калдыру мәсьәләсенә ничек якын киләбез? Бәби тугач милли үзаң тәрбияләүгә нинди өлеш кертәбез? Бу турында уйланабызмы? Ә үзаң – үз-үзеңне физик һәм акыл сәләтләреңне, гамәлләреңне, хәрәкәтләреңне, аларга этәрүче эчке көчләрне (мотив) һәм максатларны башка кешегә булган мөнәсәбәтләрне аңлату керә. Үзаңның барлыкка килүе бер–берсенә буйсынган баскычлар аша үтә. Ул түбәнге тоемлаудан, үз үзеңне өйрәнү аша югарыгы үз-үзеңә мөнәсәбәт, үз-үзеңне контрольдә тоту, һәм үз үзең белән идарә итүдән чагыла.

Милли үзаң тәрбияләү өчен чын хакыйкатькә нигезләнгән тарихны белүдән дә әһәмиятлесе юктыр. Шуның өчен һәр халыкның тарихын бар яктан да дәлилләп дөрес итеп язулары зарур.

Матди һәи рухи мирасыбызны белү милләткә һәм аның шәхесләренә карата хөрмәт, мәхәббәт, горурлык хисе уята. Һәр милләтнең, һәр җәмгыятьнең тормыш итү ысуллары, гореф-гадәтләре, үзенә генә хас үзенчәлекләре була.

Матурлык идеалыннан чыгып, табигый климатик шартларга яраклаштырып иҗат ителгән кием–салымы бар, һөнәрләре, туклану тәртипләре оештырылган. Боларны һәр милләт үзеннән соң калачак буынга җиткерергә һәм өйрәтергә бурычлы. “Ак калфак” оешмасы нәрсәләр белән шөгыльләнә соң? Гаиләдә бала туа…..Баланың бишеге – тормышның ишеге дип әйтәбез. Шул нисбәттән бала туу белән хастаханәдән өйгә алып чыгу, бәбәй ашлары китерү, мәгънәле исем кушу, беренче чәчен алуга, тырнакларын кисүгә, бишек җырларына игътибар артырылды.

Бишек җырлары белән балаларны йоклату, мисал өчен, Азнакай районы ясле–бакчаларында бу эш уңышлы башланды. Хәзерге вакытта төрле өлкәләрдәге бишек җырын җыю белән шөгыльләнәбез. Максатыбыз җыеп, дискларга яздырып, ясли–бакчаларга тарату.

Халык җырлары халык тарафыннан яратып иҗат ителә. Кеше өчен якын иптәш, рухи юаныч, көчле тәрбия чишмәсе булуын аңлыйбыз. Халык җырлары гаҗәеп образлы һәм аларның халык тормышында әһәмияте зур. Мәктәптә дәрес белән дәрес арасында звонокның чыңлавы урынына халык җырларын кую максатларыбызның берсе булып тора. Бу эш башланды 12нче  кызлар гимназиясендә балалар бик яратып һәр тәнәфес саен халык һәм классик җырлары тыңлыйлар һәм шул юл белән халык җырлары баланың калебенә кече яшьтән ук сеңеп кала. Ә кече яшьтән күңелгә сеңгән бернәрсә дә онытылмый.

Элек–электән килгән һөнәрләребезне, шөгыльләребезне яшьләр күңеленә салу. Шул максаттан чыгып Биектау һәм Азнакай районнарында яшүсмер кызлар, яшь аналар арасында җиләк җыю, егетләр, малайлар арасында мунча себеркесе җыю бәйгеләре үткәрелде. Безнең халкыбызның табигатькә якын булуы, аның белән бәйләнештә яшәвен безнең буын белә. Элек–электән үк иң оста җиләкчеләр булган һәм һәр кеше үзе өчен дару үләннәрен дә, мунча себеркеләрен дә үзе әзерләгән. Яшьләр белән болынга чыккач гаҗәпкә калдык. Күп яшьләрнең бер тапкыр да болынга барып җиләк җыеп караганы булмаган. Ә алар арасында ике сәгать эчендә, баш күтәрмичә дә җыеп 2шәр 3 литрлы чиләкләрне тутырган балалар булды. Безнең ул калебезгә салынган, ләкин аны барлау, юнәлеш бирү җитми. Һәм шунда ук яшьләргә җиләктән как ясау өйрәтелде. Кызлар үзләре җыйган җиләкләрне, егетләр үзләре бәйләгән себеркеләрне урын өстендә ятучы авыруларга, олы яшьтәге кешеләргә һәм иң мөһиме ураза тотучы әби–бабайларга күчтәнәч итеп өйдән–өйгә кереп өләшеп йөрделәр. Рәхмәтләр аларга өй саен яуды да яуды. Ә алар өчен ул көнне моннан да зур бүләк юк иде.

Балтач районында 87 яшьлек Габделфәрт абыйның калайдан искиткеч матур комганнар ясавы, Ютазы районыннан 80 яшьлек Зөләйха апа Газизованың бүгенге көндә дә өй тутырып келәм тукуы сокландыра һәм май аенда үткән Бөтендөнья татар хатын-кызлары  форумында аларны күреп гашыйк булмаган хатын-кыз калмагандыр. Халык талантлары осталыгын күрсәтә торган хәрәкттәге күргәзмәләр бик тә кирәк.

Халыкның милли хисләрен уяту өчен талпыныш кирәк. Ә миллилек кием–салымнан башлана. Максатыбыз мондый матур гадәтләрне көндәлек тормышка кертү. Татарстанның төрле районнарыннан, регионнардан, чит илләрдән хатын-кызлар чакырып калфак һәм изү эшләү һәм чигү буенча үткәрелгән мастер-класс берәүне дә битараф калдырмады. 8–9 сентябрь көннәрендә 86 хатын-кыз “Казан” милли –мәдәни үзәгендә үткәрелгән милли киемнәр тегү эшләрен һәркем яратып кабул итте, Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәтле булып һәрберсе калфагын һәм изүен киеп кайтып китте. Бүгенге көндә төбәкләрдә бу һөнәрне өйрәтү буенча бик зур эшләр башланды. Татар милли киемнәрен тегү буенча бик күп тегүчеләр, рәссам–дизайнерлар белән җылы элемтәләр урнаштырылды. Бүгенге көндә КФУның студентлары белән күп кенә татар халкының фольклорын өйрәнү һәм җыю буенча эшләр бара. 100дән артык балалар уеннары, 30тан артык яшьләр уеннары буенча мәгълүматлар җыелып теркәлде һәм киләчәктә дисклар чыгару буенча эш йөртелә. Студентларның милли үзаңын тәрбияләүдә татар халык иҗатын кулланам. Дәрестән тыш чараларда кулъяулык чигү, калфак эшләү һәм чигү, гореф–гадәтәләр белән таныштыру, өйрәтү эшләре алып барыла.

Киләсе 2015 ел әдәбият елы. Шул максаттан чыгып без быелдан бөтендөнья татар язучыларына һәм рәссамнарына “Татар җәмгыятендә һәм гаиләдә татар хатын-кызының урыны” дигән темага бәйге игълан иттек. Киләсе елда узачак хатын-кызларының 3нче форумы алдыннан, Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан бу бәйгеләрне йомгаклап, иң яхшы әсәсрләрдән торган татар язучыларының һәм рәссамнарының китабын чыгарырга җыенабыз.

Халкыбызның милли йөзен саклау, йолаларыбызны кире кайтару, телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт, халык талантларының осталыгын күрсәтү һәр милләт хатын-кызының төп бурычы булып тора. Без моны аңлый белергә һәм үзебезгә йөкләнгән бурыч буларак кабул итә белергә тиеш.

Сезгә барыгызга да җан тынычлыгы, гаилә бөтенлеге, исәнлек, саулык, иминлек телим.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*