tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак” укучы кызлар бәйгесенең быелгы җиңүчеләре билгеле
“Ак калфак” укучы кызлар бәйгесенең быелгы җиңүчеләре билгеле

“Ак калфак” укучы кызлар бәйгесенең быелгы җиңүчеләре билгеле

Бөтенроссия “Ак калфак” укучы кызлар бәйгесенең быелгы җиңүчеләре билгеле. Алар агымдагы елның 18-19 апрель көннәрендә II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды делегатлары булачак.

Быел 9-11 сыйныфларда белем алган кызлардан барлыгы 70 эш кабул ителгән, Татарстаннан тыш, бәйгедә Удмуртия, Башкортстан, Түбән Новгород, Киров һәм Оренбург өлкәсеннән катнашучылар булган. 21 кызны II турга сайлап алганнар һәм Казанга чакырганнар иде. II тур нәтиҗәләре буенча иң яхшылары булып түбәндәге кызлар табылган:

  1. Ашит Илайда Исмаил кызы (Казан);
  2. Әмирова Гүзәл Илфат кызы (Яр Чаллы);
  3. Галимова Ания Илшат кызы (Кукмара);
  4. Зиннәтуллина Әдилә Фәнил кызы (Биектау);
  5. Хуҗина Ләйсән Разиф кызы (Азнакай);
  6. Шәйхетдинова Сәйлән Фидаил кызы (Мамадыш);
  7. Янбулатова Алсу Ришат кызы (Оренбург).

Аларга II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездына чакырулар юлланган

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*