tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак” яңа бәйге игълан итә
“Ак калфак” яңа бәйге игълан итә

“Ак калфак” яңа бәйге игълан итә

“Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә татар халкының борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын киңрәк өйрәнү һәм алар аша яшь буында милли үзаң тәрбияләү максатыннан төрле иҗади бәйгеләр оештыра. Чираттагысы: “Илемне саклаучыга вәгъдә бүләгем – чиккән кулъяулык”.

 “Илемне саклаучыга вәгъдә бүләгем – чиккән кулъяулык” бәйгесе

 НИГЕЗЛӘМӘСЕ

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы “Илемне саклаучыга вәгъдә бүләгем – чиккән кулъяулык” дигән иҗади бәйге уздыру турында игълан итә.

Йөрәк хисләрен кушып, күз явын алырдай бизәкләр төшереп чиккән, вәгъдә билгесе булган кулъяулыклар – татар хатын-кызының осталыгына һәйкәл!

Бәйге әби-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру максатыннан үткәрелә.

Бәйгенең максаты һәм бурычлары

  • Ил сагына хезмәткә китүче егетләргә чиккән кулъяулык бирү, сөйгән ярыңа вәгъдә бүләге итеп чигелгән кулъяулыкны тапшыру – һәр кызның изге бурычы, әхлак канунына кертелүен аңлату, төшендерү – бәйгенең төп максаты;
  • татар халкының борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын киңрәк өйрәнү һәм алар аша яшь буында милли үзаң тәрбияләү;
  • бизәкләрне карау, сайлап алу, төсләрне аеру, татар халкының милли төсләрен сайлаудагы үзенчәлекләрне өйрәтү;
  • сәләтле хатын-кызларның иҗади эшләренә бәя бирү һәм сәләтләрен үстерү.

Бәйгедә катнашу тәртибе

Бәйгедә Нигезләмә шартлары буенча билгеләнгән вакытка кадәр гариза (Кушымта 1) белән иҗади эшен җибәргән, Татарстан Республикасында, Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә яшәп иҗат итүче хатын-кызлар катнаша ала.

Бәйгегә чигү ысулы чикләнелмәгән төрле тукымада чигелгән кулъяулыклар кабул ителә.

Бәйгегә җибәрелгән иҗади эшләргә Татарстан Республикасының танылган сәнгать әһелләреннән, фән һәм җәмәгать эшлеклеләреннән торган Жюри бәя бирә.

Бәйгедә катнашу бушлай. Бәйгегә җибәрелгән эшләр авторларга кире кайтарылмый, әмма автор рөхсәте белән республика мәгълүмат чараларында кулланылырга мөмкин.

Бәйгене үткәрү вакыты һәм тәртибе

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 2015 елның 2  мартыннан 2015  елның 16 апрелена кадәр кабул ителә.

Бәйгедә катнашучылар иҗади эшләрен тиешле гариза (Кушымта 1) һәм “Илемне саклаучыга вәгъдә бүләгем – чиккән кулъяулык” бәйгесенә” дигән язу белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына җибәрә: 420060, Казан шәһәре, Ирек Мәйданы, 1. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, 309 бүлмә. (420060, г.Казань, Площадь свободы,1. Исполком Всемирного конгресса татар, 309 кабинет).

Бәйгегә җибәрелгән иң яхшы иҗади эшләр 2015 елның 15-17 маенда Бөтендөнья татар хатын-кызларының III форумында күргәзмәгә куела.

Бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 2015 елның 16 маенда – Бөтендөнья татар хатын-кызларының III форумында уздырыла.

Оештыру комитеты Бәйге рекламасын Татарстан Республикасы мәгълүмат чараларына, интернет порталларына бирергә хокуклы.

Жюри эше (2015 елның 16 апреленнан – 2015 елның 24 апрелена кадәр):

  • Жюри Бәйге номинантларын һәм лауреатларын билгели.

Бәйге эшләрен бәяләүгә таләпләр:

– эшкә иҗади якын килү;

– милли төсләрнең уңышлы сайлануы;

– югары дәрәҗәдәге осталык, яңалык, кызыклы идеяләр һ.б.

Бәйге нәтиҗәләре

  • Бәйге нәтиҗәләре 2015 елның 27 апреленда билгеле була. Бәйгедә катнашкан иң яхшы чигелгән кулъяулык авторлары исемлеге Бөтендөнья татар конгрессы сайтында www.tatar-congress.org урнаштырыла.
  • Бәйгедә җиңүчеләргә дипломнар (1, 2, 3 урыннар) һәм истәлекле бүләкләр тапшырыла.

Өстәмә мәгълүмат

Оештыру комитеты:

Идрисова Кадрия Рәис кызы  (тел.: 8 987-291-24-28);

e-mail:  [email protected].

Бәйге турындагы мәгълүмат белән Бөтендөнья татар конгрессы сайтында www.tatar-congress.org  танышырга мөмкин.

“Илемне саклаучыга вәгъдә

 бүләгем – чиккән кулъяулык”

 бәйгесе Нигезләмәсенә

Кушымта 1

“Илемне саклаучыга вәгъдә бүләгем – чиккән кулъяулык” бәйгесендә

катнашу өчен гариза

 ФИО___________________________________________________________

Туган елыгыз ____________________________________________________

Белемегез _______________________________________________________
Эш (уку) урыны __________________________________________________

Вазыйфа ________________________________________________________

Тору урыны_____________________________________________________

Телефон _______________________________________________________

ИНН ___________________________________________________________

Страховое свидетельство _______________________________________

Паспорт мәгълүматлары__________________________________________

Иҗади эшнең исеме, үлчәмнәре, техникасы, кулланылган материаллар ____________________________________________________________

“____” ____________ 2015                                                Имза _______________

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*