tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак” Златоуст каласында
“Ак калфак” Златоуст каласында

“Ак калфак” Златоуст каласында

Чиләбе өлкәсендә “Ак калфак” милли хәрәкәтенең географиясе киңәйгәннән-киңәя бара. Чиләбе өлкәсе татар Конгрессы каршындагы “Ак калфак” оешмасының “десанты” август азагында Златоуст каласында булып кайтты. Татар хатын-кызлары өчен кул эшләре буенча мастер-класс шәһәр китапханәсенең милли бүлегенең кунаклар залында өлкә татар Конгрессының Златоуст филиалы җитәкчесе Валя Заһидуллина ярдәме белән оештырылды. Чиләбе, Еманжелински, Нагайбак районы, Копейски, Троицк, Миәс калаларында яшәүче ханымнар-туташларыбыз кебек үк, Уралның бу легендар төбәгендә дә мондый кызыклы һәм файдалы чара күптән көтеп алынган булып чыкты.

– Златоустта үзләренең татарлыгын онытмаган, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап килүче милләттәшләребез яши, – ди Чиләбе өлкәсе “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Люция Сабирова. – Мондагы хатын-кызларыбыз да, сабыйлардан алып ак әбиләргә кадәр, калфак-изү чиккән сәгатьләрендә саф татарча сөйләшеп, “Рамай”, “Рәйхан” җырларын җырлап утырдылар.

“Ак калфак” элегрәк башлап җибәргән бишек җырлары, бәетләр җыю эше дә Златоустта шактый гына уңышлы бара булып чыкты.
“Ак калфак”ның Чиләбе өлкәсендәге чираттагы “десант төшерәчәк” төбәкләре – Коншак районы, Югары Өфеле һәм башка шәһәрләр.

Чиләбе өлкәсе татар Конгрессы башкарма комитеты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*