tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак”лылар Башкортстанга сәяхәт кылды
“Ак калфак”лылар Башкортстанга сәяхәт кылды

“Ак калфак”лылар Башкортстанга сәяхәт кылды

“Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Баулы бүлекчәсе күрше Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылына мәдәни сәяхәт кылды. Ул үзенчәлекле һәм кунакчыл авылда аларны ничек каршы алулары хакында оешманың җитәкчесе Румия Шәфикова сөйләп узды.

– Әлеге этнографик комплекс турында без татар теле укытучыларының регионара семинарында белдек. Музей хезмәткәрләре белән берлектә барып күрергә булдык. Баулы районының рәсми делегациясе итеп каршы алдылар дисәң дә була безне. Ачык йөз, җыр-моң белән. Әлеге искиткеч комплекс бер ел элек эшмәкәр Фәнир Галимов тарафыннан булдырылган. Ул XVII гасырдан алып татар авылының тормышын күрсәтә. Төмәнәк авылына да шул гасырда нигез салынган. “Бабай утары” этноавылына килгән кунаклар кунакханәдә урнаша ала. Бу утарда “умартачы йорты”, “тимерче йорты”, “абзар”, “йорт”, “кара мунча” кебек мәдәни үзенчәлекләр урын тапкан. Комплексның төп экспонаты – 1870 елда төзелгән җил тегермәне.

Аны Чувашия Республикасыннан махсус кайтартканнар. – Безгә саф татар телендә экскурсия үткәрделәр. Мәктәп белән таныштырдылар. Аның территориясендә “Шинельсез солдатлар” дип исемләнгән тыл хезмәтчәннәренә куелган һәйкәл бар, – дәвам итә Румия Мөҗәһит кызы. – Шунысы да истә калырлык булды: авыл янында 11 чишмә бар. Берсе “Инәкиләр чишмәсе” дип атала. Яңа туган сабыйларны шул чишмә суы белән юындыралар икән. Без үзебез белән сувенир, татлы күчтәнәчләр алып бардык, җавап йөзеннән безгә “Төмәнәк” дип язылган агач сәгать бүләк иттеләр. Безнең өчен матур мәдәни программа әзерләгәннәр иде. Ахырдан үзебезнең җырчыбыз – Исергәп авылыннан Рузилә Әбүзарова да җыр башкарды.

Фәридә ЗЫЯРОВА 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*