tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Акча яна, һөнәр кала: Кукмара нигә алда бара?
Акча яна, һөнәр кала: Кукмара нигә алда бара?

Акча яна, һөнәр кала: Кукмара нигә алда бара?

Кукмарага барган саен, аның тырыш, булдыклы, эшчән халкына сокланып кайтам. Алар гомер-гомергә итек баскан, шәл бәйләгән, хәзер гектарлап суган да үстерә. Кукмара итеге белән табасының даны исә еракларга таралган. Бүген районда өс киеме фабрикасы, лимонад заводы, сэндвич панельләр җитештерә торган завод бар.

Бер сменага 100дән артык толып теккәннәр

Бу сәфәремдә Кукмараның бер авылында бүрек тегүчеләр яшәгәне турында да ишетеп кайттым. Тарих битләрен иренми актарсаң, районда XVI гасыр башларында Кукмара авылы янында бакыр рудалары чыгара башлаулары һәм шунда завод салынуын да белергә була. Бу завод 22 ел эчендә (1775 елдан соң) 50 мең поттан артык бакыр эреткән. Завод эшчеләрен хуҗалары төрле һөнәрләргә өйрәткән. Монда пешекчеләр дә, итек басучылар да, бакыр казучылар да, утын кисүче дә, тәгәрмәч ясаучы да кирәк булган. 1773 елда Кукмара заводы Е.Пугачев гас­кәрен сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин иткән. Шуның өчен хөкүмәт бу заводны яптырган. Ә кулында һөнәре булган эшчеләр эшсез калмаган. Авылларга китеп, һөнәрчелек белән шөгыльләнгәннәр. Берәүләр бакыр самавыр, савыт-саба, арба, чана җитештергән, ә башкалар бау ишкән, кием теккән, киез итек баскан.

«Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының «Оста кулда һөнәр бар» дигән күчмә утырышы Кукмара районында узу да гаҗәп түгел. Татарстанның 29 районыннан, Россиянең 10 төбәгеннән һәм Төркиядән 100дән артык хатын-кыз, шушы районга җыелып, һөнәрчелек үрнәкләре белән танышты.

Беренче тукталыш данлыклы Вахит авылында булды. Вахит авылы халкы төрле кәсеп белән шөгыльләнгән. 1932-1934 елларда авылда зур таш бина салынып, анда әртил ачканнар. Аны икенче төрле тун-бүрек һөнәр әртиле дип тә атаганнар. Әртилдә эшләүчеләр тире эшкәртеп толыплар, хром пәлтәләр, туннар бүрекләр теккән, бияләй, мамык одеяллар һәм сырмалар җитештергән. Сугыш елларында әртилнең фронт өчен бер сменага 100дән артык толып теккәнлеге билгеле. Авыл хатын-кызлары шәл бәйләргә дә оста булган.

Икенче тукталыш Зур Сәрдек авылында иде. Бу авыл бик матур урында урнашкан. Элек монда ылыслы урман булган, иген игү өчен халык урманны чистарткан, ди. Халыкның төп кәсебе игенчелек һәм терлекчелек булган. XIX гасырның 20нче елларында авыл тирәсендә бакыр чыгару шахталары эшли. Ләкин бакыр ятмалары аз булу сә­бәп­ле, бу төр сәнәгать үсеп китә алмый. Монда бер байның (кытат) тукыма фабрикасы да булган. Ул, мануфактура тибында булып, мамыктан гади тукымалар эшләп чыгарган. Бүген Зур Сәрдек суган үстерү осталары белән билгеле. Мәктәп укучылары да суган үстереп сата икән. Авыл клубында кунакларга кул эшләреннән күргәзмә оештырылган иде.

Шәл бәйләдем

«Аккалфак»лылар белән очрашуга күрше Аш-Буҗи авылының атаклы шәлчеләре дә килгән иде. Тәслимә апа Корбангалиева әйтүенчә, бу авылда бөтен хатын-кыз да шәл бәйләгән.

– Үзебезне белә башлаганнан бирле шәл бәйлибез. Кызлар белән капка төбенә чыгып утыра идек тә, җепне алдыбызга сүтеп куеп, ярыша-ярыша шәл бәйли идек. Янәсе, кемнең җебе тизрәк бетә. Кыз вакытта әниләргә булышып, шәл бәйләп акча эшләдек. Кияүгә чыккач та, тормышны алып барырга шәл бәйләү ярдәм итте. Шәл бәйләп, кызларны да укыттык. Бу безне ашлы иткән һөнәр инде, – ди ул.

Шәлне телевизор караганда да, китап укыганда да бәйли икән ул.
– Кодагыем кунакка килгәч, куй инде шул шәлеңне, ял итеп ал, ди. Минем өчен ял шушы шәл бит инде. Ял иткәндә кулыңа мамык белән энәңне алып утырасың да телевизор карыйсың, – ди Тәслимә апа.

Тәслимә апаның ире Мөхлисулла абый да яшьтән үк шәл бәйли булып чыкты. Гаиләдә бер кыз, өч малай үскән. Алар да, әниләренә ярдәм булыр дип, шәл бәйләргә өйрәнгән. Шәлнең бер генә читен бәйләп тә дүрт сум акча эшләгәннәр. Әниләренең җегерләгән җебе беткәч, буш утырмас өчен, авыл кешеләренә шәл читен бәйләп сатканнар. Шәл саткан акчаны җыеп, 16 сумга куртка алуын ул әле дә хәтерли.
Бер шәлне бәйләргә 400 грамм мамык китә, ди. Элек авылга алып килеп сатучы спекулянтлардан юнәтсәләр, хәзер мамыкны Казанга барып алалар. Бәйләнгән шәлне исә Себердән кайтучылар күп ала икән.

Алтын куллы оста

Купка авылында яшәүче Сәлим абый Сәлаховның агачтан уеп ясаган сувенирлары, сандыгы, урындыклары кунакларда соклану уятты. Сәлим абый кечкенәдән үк үзенә агачтан уенчыклар ясап үскән. Рәсем ясарга оста булган, гармунда да өздереп уйнаган егет, мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанда һөнәр училищесында укый. Өендә катлаулы бизәкләр белән уеп ясалган урындык, өстәл, шкаф, көзгеләрнең барысын да агачтан үзе эшләгән. Аның өе үзе бер музейны хәтерләтә. Сәлим абыйдан, агач эшләнмәләрен сатасызмы, дип сорыйм.

– Халык Кытайдан килгән арзанлы зәвыксыз әйберләргә кызыга шул. Мондый төр сәнгатьне бик аңлап бетермиләр, – ди ул.

Кайчандыр кул җылысы кергән эшләнмәләрен кибеткә куеп сатып та караган, әмма алучысы гына булмаган. Шуннан бирле оста, аларны кибеткә сатарга куярга теләмим, дә. Ә менә урындык, өстәл, карават, шкафларны алучылар бар. Итек басучыларга калыплар да ясый икән. Һөнәр ашарга сорамый, үзе ашата шул. Һөнәре булган кеше беркайчан да эшсез калмый, ди ул.

Эшкә өйрәнеп үсәләр

«Ак калфак» оешмасы вәкилләре Кукмараның балалар бакчаларында һәм А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейда да булды. Районда балаларны кул эшләренә өйрәтүгә зур игътибар бирелә. Балалар үз куллары белән киез, агач, тукымадан әйберләр ясыйлар. Кукмараның 4нче мәктәбе укучылары йоннан киемнәр тегә. «Туган як матурлыгы» һәм «Яңарыш» коллекция­ләре кунакларда чынлап та соклану тудырды. Әлеге коллекцияләр белән кызлар Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүче дә булган.

Лельвиж мәктәбе укучылары исә «Җирнең киләчәк хуҗалары» дигән проект башлап җибәргән. Укучылар мәктәп яны участогында сорт­лы бәрәңгеләрне утыртып карап сыный, аларның безнең җирлеккә яраклашуын тикшерә һәм киләчәктә шуларны үрчетә башларга уйлыйлар. Күп итеп суган үстерәләр, чәчәк рассадалары үстереп саталар.

Укучы балалар үз куллары белән балчык, киез, агачтан Кукмара бренды белән сувенирлар, магнитлар да эшли. Милли бизәкле чүпрәк сумкалар да тегеп саталар.

Хезмәт сөеп үссеннәр

«Ак калфак» иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова сүзләренчә, Кукмараның иң зур байлыгы – оста куллы һөнәрле халкы. Әлеге районга сәфәргә чыгуның да максаты – һөнәрчеләр белән танышып, алар җитештергән чималны күрү, тәҗрибәләрен өйрәнү һәм шуны башка төбәкләргә дә тарату. Хатын-кызларның төп бурычы исә – хезмәт сөючән яшь буын тәрбияләү, диде ул.

«Ак калфак» оешмасының Кукмара бүлеге җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина утырышта билгеләп узганча, районда һөнәрләр буыннан буынга күчеп килә, бүгенге көннәрдә дә тормышның дәвамы булып тора. Республика күләмендә районда беренче булып «БалаСкилс» проекты гамәлгә ашырыла. Анда мәктәп укучылары гына түгел, балалар бакчалары да актив катнаша. Кече яшьтәге балаларга һөнәрне уен формасында бирәләр. Кадрия Идрисова да бармаклар белән эшләп, бала тизрәк сөйләшергә дә өйрәнә, ягъни ул вак моторика күнегүләре булып тора, дип ассызыклап үтте.

– Баланы кече яшьтән үк эш-шөгыльле, һөнәрле итү турында кайгыртыгыз, бу – әни кешенең җаваплы бурычы, – диде ул.

«БалаСкилс» проекты районның итек фабрикасы, металл савыт-саба җитештерү берләшмәсе, шулай ук тегү фабрикасы белән берлектә тормышка ашырыла.

Дилбәр Гарифуллина

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*