tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Аксубайда “Ана – бөек исем” кичәсе үтте
Аксубайда “Ана – бөек исем” кичәсе үтте

Аксубайда “Ана – бөек исем” кичәсе үтте

Татарстанның Аксубай район Мәдәният йортында әниләргә багышланган “Ана – бөек исем…” дип аталган бәйрәм җылы мохиттә үтте.

Безнең хатын-кыз-әниләребез җәмгыять эшләрендә генә активлык күрсәтмиләр, алар шулай ук иҗади яктан да талантлы – рәсем ясыйлар, чигәләр, шигырьләр язалар. Мәдәният йорты фойесында әниләр үзләренең кул эшләреннән торган бик матур күргәзмә оештырылды.

Сәхнәдән әниләрне район Советы аппараты җитәкчесе Рөстәм Моратшин тәбрикләде.

“Ак калфак”берләшмәсенең эгъзалары Фәймә Гатина, Наилә Мартынова, Аида Баталина сәхнәдә “Әбидә кунакта” дигән композицияле сюжет тәкдим итеп, аның аша әниләрнең назың, яратуың тамашычыларга җиткерделәр.

Сценарийны “Ак калфак” эоешмасы җитәкчесе Әлфия Нурхәмәтова язган, оешма әгъзалары, язучылар, укытучылар шулай ук кичәгә катнаштылар, шигырьләрен укыдылар, әниләргә багышлап җырлар башкардылар. Әлфия Нурхәмәтова тамашычылар белән уен үткәрде.

Катнашучылар кичәне бик күңелле булды дип бәяләделәр. Соныңнан барысы бергә татар халык ашлары белән чәй эчеп таралышканнар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*