tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Аксубайда Тукай туган көне
Аксубайда Тукай туган көне

Аксубайда Тукай туган көне

26 апрель көнне Татарстан район үзәге булган Аксубайда Тукайның туган көненә багышланган әллә ничә чара үтте.

“Кояшкай” балалар бакчасында Тукайның туган көненә багышлап “Бөек Тукай” шигырият бәйгесе узды. “Ак калфак” жюрига чакырылган иде. Урыс балалары да тырышып татарча шигырьләр укыдылар”, – дип яза Әлфия Нурхәмәтова.

Шул ук 26 апрель көнне “Ак калфак” оешмасының әгъзасы Фәимә ханым Аксубайның үзәк мәйданында “Тукай безнең йөрәкләрдә” чара үткәрде. Аксубай халкы Габдулла Тукайның әсәрләрен укыды. Бик күңелле булды.

Ә Аксубайның 3 мәктәбендә укучылар Габдулла Тукай әсәрләрен сәхнәгә куйдылар. Оештурычы “Ак калфак” әгъзасы Фәридә ханым.

Көнне “Ак калфак”лылар оештарган түгәрәк өстәл йомгаклады. Темасы “Габдулла Тукай иҗаты” һәм күптән түгел үткән татар хатын-кызлары форумында күтәрелгән мәсәләләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*