tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Арчада “Ак калфак”ның күчмә утырышы узачак
Арчада “Ак калфак”ның күчмә утырышы узачак

Арчада “Ак калфак”ның күчмә утырышы узачак

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы, Арча муниципаль районы һәм җирле “Ак калфак” татар хатын-кызлары филиалы белән берлектә 25-27 июль көннәрендә “Арча төбәгеннән чыккан язучылар әсәрләрендә чагылдырылган йола, гореф-гадәтләрнең бүгенге көнкүрештә кулланылышы” исеме астында күчмә утырыш уздыра. Әлеге чарада Татарстаннан һәм Россия регионнарыннан, чит илләрдән 150 вәкил катнашуы көтелә.

Программа кысаларында хатын-кызлар Арча шәһәре, Кушлавыч, Яңа-Кырлай, Урта Курса, Гөберчәк, Яңа Кишет, Ташкичү һ.б. авыллардагы көнкүреш, әлеге җирлектән чыккан язучыларның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышачаклар.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*