tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакай иң оста, иң креатив, иң уңган әниләрен барлады
Азнакай иң оста, иң креатив, иң уңган әниләрен барлады

Азнакай иң оста, иң креатив, иң уңган әниләрен барлады

Шәһәребезнең 16 нче балалар бакчасында узган бу бәйгене мәгариф идарәсе белән берлектә районның Эльвира Галиева җитәкчелегендәге хатын-кызлар советының “Ак калфак” активистлары оештырды. Анда дистәгә якын конкурсант – балалары бакчага йөргән яшь ханымнар катнашты. Аларның җанатарлары – әби-бабайлар, зуррак ул-кызлары, туганнары, тормыш терәкләре – ирләре дә җыелып килгән. Беренче мизгелләрдән үк бәйге әнә шулай гаилә бәйрәме рухын алды.

Нинди генә сынаулар үтмәде әниләр: аш-суга оста булуларын да, сәхнәдә чын артистлардан бер дә калышмауларын, төрле биремнәр үтәп тапкырлыкларын да күрсәттеләр. Шунсын әйтергә кирәк, хәзерге әниләребез заманча тәрбия ысуллары һәм проблемаларын тирәнтен белә, кайсы гына психологны да чарасыз калдырырлык үткерлек тә, белем дә, сиземләү дә бар үзләрендә. Бәйгегә балаларын да тартып, аларның күп кенә талантлы якларын ачтылар. Милли байлыкларыбыз, гореф-гадәтләребез, ана теленә кадер-хөрмәтне нәкъ менә гаиләдә сеңдерүгә, аларны саклауга иҗади якын килүләре, моңа зур мәгънә салулары хуплауга лаек. Аларның үз-үзен тотышына булсынмы, киенүгә, башкалар белән мөнәсәбәтләр урнаштыра белүгә үзенчәлекле карашы сокландырды. Балага тәрбия нигезенең нәкъ менә гаиләдә салынуын үз тормышлары мисалында ачык күрсәтте алар. Өчәр, икешәр бала, физик мөмкинлекләре чикләнгән сабыйлар тәрбияләгән бу әле яшь әниләрнең төрле өлкәләрдә хезмәт куеп, гаилә мәшәкатьләренә дә җитешүе, алай гына түгел, җанга якын шөгыль табып, балаларын да төрле яклап белемле, актив итеп үстерүгә омтылуына, моңа җитешә алуына гаҗәпләнәсең.

Алып баручының: “Сез гаиләгез әгъзалары исемнәре аңлатмаларын беләсезме?” – дигән кисәк сорау алдында да югалып калмады алар. Әйе, исемнәребез дә үзебез кебек төрле. Соңгы елларда балага исем сайлауга җитди караш, аның мәгънәсенә игътибар бирү дә ныклап сизелә.

Әниле-бәбиле бәйрәм-бәйге милли ризыкларыбыз тулы табын артында сыйланып тәмамланды.

Лиза Нур

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*