tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балык Бистәсендә “Ак калфак” күңелле чаралар үткәрә
Балык Бистәсендә “Ак калфак” күңелле чаралар үткәрә

Балык Бистәсендә “Ак калфак” күңелле чаралар үткәрә

Татарстанның Балык Бистәсе районында татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы барлыкка килгәнгә бер елдан артык вакыт үтеп китте. “Ак калфак” район иҗтимагый оешмасы тәкъдиме белән районыбызда шактый әшләр эшләнә.

Район күләмендә узган иң зур чараларның берсе – “Татар кызы” бәйгесе. Район хатын-кызлар оешмасы, мәгариф һәм мәдәният бүлеге белән берлектә оештырылган мондый бәйге районыбызда беренче тапкыр уздырылды.

Бу көнне мәдәният йортына килүчеләр фойедагы татар милли киемнәр күргәзмәсенә, андагы бизәкле челтәр, тукыган сөлге, чиккән кулъяулыкларга, кул эшләнмәләренә, искитмәле җыйнак комганнарга игътибар итми калмагандыр. Калфак чигү буенча мастер-класс үткәргән Рәмзия Фәттахова (Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында узган мастер-класста өйрәнеп кайтты), гармун телләренә татар халкының моңын күчереп, аны тыңлаучыга җиткергән Вакыйф Мингалиев кебекләрне татарның милли рухын саклаучы, аның традицияләрен яшь буынга җиткерүче остазлар дияргә дә хаклыбыз. Бәйгедә беренче турдагы 15 яшьтән 25 яшькәчә 16 кыз арасыннан финалга үткән сигез кыз катнашты. Бәйге берничә өлештән торды. Үзең турында якыннан таныштыру, уңган хуҗабикә икәнлегеңне күрсәтү, татар мәдәниятын, тарихын яхшы белү, талантыңны ачу – һәммәсе дә тамашачы, жюри хөкеменә җиткерелде. Кызларның берсеннән-берсе матур, зәвык белән тегелгән милли киемнәрдән чыгыш ясаулары, сәхнәдә үзләрен тыйнак тотулары күңелгә аеруча якын иде. Шуңа да һәркайсы аерым номинациядә җиңүчеләр итеп билгеләнде, бүләкләнде. Ә инде “Татар кызы” бәйгесенең җиңүчесе дип Балык бистәсе 2 нче мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Алинә Әхмәтвәлиеваны игълан итү жюри әгъзаларының гаделлеген янәдән бер кат раслады. “Ак калфак” район иҗтимагый оешмасының рәисе Фирдания Әхмәтҗанова җиңүчегә махсус приз – калфак кидертте һәм Диплом тапшырды. Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү һәм теләктәшлек фонды башкарма директоры Нурия Хашимованың бәйгенең югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтүен әйтми мөмкин түгел.

Шигырьләр, җор телле халкыбыз иҗат иткән табышмаклар, санамышлар, такмаклар, әкиятләр, бәетләр, моңлы бишек җырлары–тел өйрәнүдә иң бай чыганак. Шуны истә тотып, авылларда әби-апалардан бишек җырларын яздырып алу буенча эш башлап җибәрдек. Бүгенге көндә 30 дан артык бишек җыры тупланды. Киләчәктә районыбыз балалар бакчаларында халыкның иң беренче педагогик әсәре булып саналган шушы бишек җырларын куллана башларбыз дип уйлыйм.

Балаларга кечкенәдән үк әдәплелек, инсафлылык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү ата-аналарның, тәрбиячеләрнең, укытучыларның аеруча җаваплы һәм изге бурычы. Буыннардан буыннарга күчеп килә торган тәрбия чаралары искиткеч күптөрле. Мәсәлән, халкыбызның күңел җәүһәрләреннән берсе-аулак өй. “Березка” балалар бакчасында өлкән яшьтәге төркем балалары белән “Уйныйбыз да, җырлыйбыз да” исемле ял кичәсе үткәрелде. Әби-бабаларыбыз уйнаган “Миңлебай”, “Зәңгәр чиләк”, “Капкалы”, “Без, без, без идек” уеннары, борынгы җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Балалар белән күбрәк ана телендә аралашу, ана теленә мәхәббәт, ихтирам, соклану хисен тәрбияләү алдагы тормышта үзенең нәтиҗәсен безнең йөрәкләргә татлы җимеш итеп җиткерер. Уеннар аркылы балаларга милли йолаларыбызны, бәйрәмнәребезне, такмаклар, табышмаклар, үртәвечләр белән барып ирештерсәк, безнең гореф-гадәтләр, йолалар, бәйрәмнәр онытылмас, гасырлардан-гасырларга күчеп дәвам итәр, мәңге сакланыр, милләтебез исән булыр.

Әби-бабайларның онытылып барган гореф-гадәтләрен саклап калу, киләчәк буыннарга тапшыру максатыннан мәдәният йортларында “аулак өй” кичәләре үткәрәбез. Ямаш, Балтач авылларында “Аулак өй, аулак чәй” исемле кичәләр бик матур узды. Монда район үзәгеннән, Котлы Бөкәштән, күрше-тирә авыллардан җыелган иделәр. Апалар, әбиләр, кайнаналар, киленнәр матур яулыклар ябып, кул эшләрен алып килеп, эшкә керештеләр. Өйдәге кебек атмосферада матур итеп җыр суздылар, шул арада такмаклар әйтештеләр. Табышмак, мәкальләр әйтеп, йөзек салыш, капкалы, “Гөлбану” уеннарын уйнадылар. Кичә чәй табыны артында дәвам итте. Бәлешләр, тәм-томнар пешереп алып килгәннәр аулак өйгә. Бәйрәм татар халык биюләреннән, уеннарыннан башка узамы инде ул? Татар халкы уенда, биюдә дә сыната торганнардан түгел, тыпырдап биеп тә киттеләр.

Быелгы ел башында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Россия рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеге, Татарстан Язучылар берлеге, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты “Татар җәмгыятендә һәм гаиләдә хатын–кызның урыны” дигән иҗади бәйге уздыру хакында игълан иттеләр. Безнең райондашлар да бу бәйгеләрдән читтә калмадылар. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына өч язучы хатын-кызыбыз үзләренең әсәрләре белән катнаштылар. Ә районыбызда иҗат итүче рәссамнарыбызның эшләре район мәдәният йортында 8 март хатын-кызлыр көненә багышланган чара көнне оештырылган күргәзмәгә куелды, алар барысы да район “Ак калфак” оешмасының рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Март аенда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы “Илемне саклаучыга – чиккән кулъяулык” һәм “Сабантуй батырына – чиккән сөлгем – минем бүләгем” исеме астында кулъяулык һәм сөлге чигүчеләрнең иҗади бәйгеләрен игълан иткән иде. Бәйгедә безнең районыбызның чигү осталары да бик теләп каташтылар. Бигрәк тә мәктәп укучылары һәм укытучылары активлык күрсәттеләр. 12 апрельдә бәйгегә жюри тарафыннан йомгак ясалды. Кулъяулык чигүчеләр арасында жюри әгъзалары 1 урынга Биектау урта гомуми белем мәктәбе инглиз теле укытучысы Гүзәлия Шайдуллина һәм Югары Тегермәнлек мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Закирова Назиләнең эшләре лаек дип

таптылар. 2 урында Шомырбаш төп гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Шәрипова һәм Шетнево Тулуш мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Имаметдинова Язилә чиккән кулъяулыклар, 3 урында Шетнево Тулуш мәктәбе укучылары – Илүзә Фаттахова һәм Зөлфәт Сибгатов лаек булдылар. Зөлфәт – бәйгедә катнашучы бердәнбер егет. Чигү – кызлар эше дип, куркып тормаган ул. “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” дигән татар халык мәкале нәкъ менә шундыйлар турында инде.

“Сабантуй батырына – чиккән сөлгем – минем бүләгем” бәйгесендә исә 1 урын Балык Бистәсе районы Шомырбаш урта гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Марина Елисеевага, 2 урын Казаклар Чаллысы авылы мәдәният йорты мөдире Валентина Ефимовага, 3 урын Югары Тегермәнлек урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Сәләхиева Гөлназга бирелде.

Бәйге нәтиҗәләре буенча 1 урынга лаек кулъяулыклар һәм сөлге, шулай ук уңган егетебез Зөлфәт Сибгатов чиккән кулъяулык та Бөтендөнья татар конгрессына республика бәйгесенә җибәрелде.

Һәр елны район сабан туенда чәк-чәк бәйгесе үткәрү инде гадәткә керде. Быел исә ул киңәйтебрәк – милли ризыклар бәгесе итеп үткәрелде. Күргәзмәгә татар халкының милли ризыклары барысы да куелды дисәм, бер дә ялгыш булмас дип уйлыйм. Бәйгедә катнашкан мәктәпләр, оешмалар, шәхси затлар барысы да кунакчыллык күрсәтеп сабантуй кунакларын һәм балыкбистәлеләрне рәхәтләндереп сыйладылар, теләкләре булганнарга тәм-томнарны сатып алу мөмкинлеге дә тудырылган иде. Бәйгедә Биектау мәктәбенә тиңнәр табылмады, монда катнашучы беркем дә бүләксез калмады.

Милләтне милләт итүче тел булса, икенчедән, һичшиксез, гореф-гадәтләр. Шуңа да районыбызда моңа игътибар зур. Ямаш, Күгәрчен, Балык Бистәсе, Урахча, Бирдебәк, Кызыл Йолдыз авылы мәдәният йортларында мәктәпләр белән берлектә татар халкының бик күңелле бәйрәмнәре, бай гореф-гадәтләре һәм йолаларына, уеннарга зур игътибар бирелә. “Чишмә”, “Чулпы”, “Нур”, “Айбагыр” фольклор төркемнәре районда гына түгел, республика, бөтенрәсәй һәм бөтенхалык бәйгеләрендә катнашып алдынгы урыннарны алалар. Мондый төркемнәргә балаларны күбрәк җәлеп итү өстендә эшлибез, чөнки кечкенәдән башлап без балаларны халкыбызның тарихы, гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре, милли мәдәнияте белән таныштырырга тиеш.

Балык Бистәсе татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасын бүгенге көндә районыбызда яше узып баручы гаилә кормаган егет-кызларның саны күп булу борчый. Шул уңайдан быел яз айларында район мәдәният йортында “Ак калфак” оешмасы тәкъдиме белән авыл мәдәният йорты һәм клубы мөдирләре белән берлектә районыбызда яшәп үзләренә тиң пар канатын эзләүче егет-кызларыбызны барлап, аларны очраштырып, таныштырып, кавыштыру максаты белән “Гашыйклар” клубы оештырылды. 29 октябрьдә “Әйдәгез, танышыйк!” дип исемләнгән беренче кичә узды. Кичәгә 6 авыл җирлегеннән 19 егет һәм кыз чакырылган иде. Кичә җыр-биюләр, татар халык уеннары белән үрелеп алып барылды. Мондый кичәләрне тагын да уздыру күздә тотыла. Шуның өчен районыбызның авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә авылларда шушы көнгә кадәр ялгыз йөргән, сыңар канат белән яшәгән егет-кызларыбызның исемлеген барлауны дәвам итәбез. Бәлки алар безнең барыбызның да ярдәме белән үзләренә тиң ярларын табарлар.

Балаларда кечкенәдән үк әдәплелек, инсафлылык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү ата-аналарның, тәрбиячеләрнең аеруча җаваплы һәм изге бурычы. Шушы уңайдан соңгы вакытта балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм район үзәк хастаханәсенең гинекология бүлегендә “Тәрбия баскычлары” дип исемләнгән кичәләр үткәрелә. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе һәм район хастаханәсе баш табибы исеменә “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы исеменнән хатлар юлланды. Әлеге кичәләр әти-әниләр, йөкле ханымнар, яшь кызларга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы үз халкыбызның йолаларын, тәҗрибәләрен нигез итеп алып, милләтебезнең йөз аклыгы булган бәхетле буын тәрбияләү максатыннан чыгарган “Тәрбия баскычлары” исемле фильмын күрсәтеп, фикер алышуга корылган.

“Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Ф.Г. Әхмәтҗанова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*