tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда “Исем-гомер юлдашы” дип исемләнгән чара узды
Башкортстанда “Исем-гомер юлдашы” дип исемләнгән чара узды

Башкортстанда “Исем-гомер юлдашы” дип исемләнгән чара узды

Башкортстанның Салават шәһәрендә татар хатын-кызлар оешмасы “Ак калфак”ның Салават шәһәре бүлекчәсе тырышлыгында “Исем-гомер юлдашы” дип аталган чара үтте.
Бу чараның төп максаты булып гаилә кыйммәтләренә игътибарны көчәйтү, тәрбияле бәхетле бала үстерү, тел һәм милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне, йолаларны саклап калу.

Мондый чара Башкортостанда беренче генә үткәрелми, быелгысы аеруча игътибарга лаек, чөнки Башкортостанның 100 еллыгына багышланып үткәрелде. Бу чараны оештыруда Башкортостан Республикасының “Ак калфак” татар хатын-кызлар берләшмәсенең Салават булеге җитәкчесе Ф.Ә.Тибеева һәм “Әннәби” мәчете мөфтие Р.Р.Насыров бик зур көч салдылар.

Шулай ук бәйрәмгә төрле өлкәләрдән кунаклар җыелды. Алар арасында Уфа шәһәреннән Башкортостан Республикасының “Ак калфак” татар хатын-кызлар берләшмәсе җитәкчесе Люция Вафина һәм Башкорт Дәүләт университеты вәкиле Игорь Серов катнаштылар.
Мөселман йоласы буенча сәхнәдә балага исем кушу күрсәтелде. Башкортостан Республикасының Салават шәһәрендә танылган шагырьләргә мактау хатлары тапшырылды, һәм бәйрәм җыр-бию белән тәмамланды.

Рузил Имамов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*