tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортостанда “Каурый каләм” шигырь бәйгесенә йомгак ясалды
Башкортостанда “Каурый каләм” шигырь бәйгесенә йомгак ясалды

Башкортостанда “Каурый каләм” шигырь бәйгесенә йомгак ясалды

Башкортостанның Кушнаренко авылында “Минем телем-дуслык теле”исемле акция узды. Аның кысаларында “Каурый каләм” шигырь бәйгесенә дә йомгак ясалды. Бу бәйге Кушнаренко районында 4 нче тапкыр үткәрелде. Аңа шагыйрә Фәндидә Харрасова нигез салып, мәгариф, мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре күтәреп алды. Чараның төп максаты – туган телебезне, күркәм гореф-гадәтләребезне саклау, тергезү, яшь сәләтләрне ачу, дәртләндерү. Ел буена дәвам иткән шигьри бәйгедә районнан барлык диярлек мәктәпләре укучылары катнашты, өлкән буын вәкилләре дә читтә калмады. Районның төрле төбәкләреннән жыелган шигьрият сөючеләр зал тулы тамашачы алдында чыгыш ясады. Чарада катнашучыларга “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының Башкортостан Республикасындагы бүлеге җитәкчесе Люция Вафина истәлекле бүләкләр, дипломнар тапшырды.

 

Рузил Имамов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*