tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда “Шәҗәрә” бәйрәме: нәтиҗәләр һәм алга таба планнар
Башкортстанда “Шәҗәрә” бәйрәме: нәтиҗәләр һәм алга таба планнар

Башкортстанда “Шәҗәрә” бәйрәме: нәтиҗәләр һәм алга таба планнар

26-27 майда Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы Башкортстан җиренә эшлекле сәфәр белән йөреп кайтты.

“Шәҗәрә – чал тарихка тәрәзә” дип исемләнгән чара үз эченә Башкортстанның берничә шәһәре һәм районына сәяхәтне үз эченә алды.

Чара Уфа шәһәрендә башланып китте. Башкортстан Республикасы  “Ак калфак” татар хатын-кызлары ассоциациясе җитәкчесе Люция ханым Вафина үзенең алты катлы эш бинасының беренче катын татар хатын-кызлары карамагына тапшырган. Биредә китапханә, даими һәм алышынып торучы күргәзмәләр  эшли, төрле чаралар үткәрүгә мөмкинлекләр бар. Иң башта шушы матур урын, махсус оештырылган күргәзмәләр белән танышу узды. Нәсел шәҗәрәләре, милли дизайнерлар тәкъдим иткән зиннәтле әйберләр, бигрәк тә Нефтекама шәһәреннән килгән борынгы самавырлар шәҗәресен күреп соклангач, Башкортстан кунаклары һәм хуҗалар үзе Салават шәһәренә юл алды.

Салаватка барып җитәрәк, Кантюковка дигән авылда кызыклы тукталыш булды. Бу авыл үзенең “Суфия” мәчете белән дан тота. Зур зәвыкъ белән эчтән дә, тыштан да бизәлгән бу Ходай йорты авылны саклап калуда, аның алга таба үсешенә нык йогынты ясый икән.

Кантюковка авылына якын гына “Юрматы җире” мемориалы урнашкан. Бу үзенә күрә уникаль урын. Салаватнефтехим предприятиесе төзелгәндә якын тирәдәге җиде авыл халкы күчеп китәргә мәҗбүр ителә. Әлеге хәтер комплексы шушы авылларны искә алу урыны, шушында ук бу авыллардан Бөек ватан сугышына китеп һәлак булучылар исемлеге дә таш плитәләргә уеп куелган. Бу зур эшне әлеге югалган авылларның иң зурысы – Аллагыуват исемен йөрткән фонд башлап җибәргән булган, хәзер комплекс Салават шәһәре һәм Салаватнефтехим предприятиесе ярдәме белән тотыла. Шәҗәрә төзү, нәсел тарихын барлау белән кызыксынучыларга биредә өйрәнергә дә, карарга да әйбер бик күп.

“Юрматы җире” чарага килүчеләрне искиткеч кунакчыллык белән каршы алды. Мемориал үзе дә нык тәэсир итә, Юртада чәй табыны, татар, башкорт, чуаш җырлары һәркемнең күңеленә онытылмаслык хәтирәләр булып кереп калгандыр.

27 май көне Салаваттагы туган як музее, татар әдәбияты классиклары Дәрдмәнд һәм Мирсәй Әмирнең туган авылы Җиргән (Мәләвез районы) белән танышудан башланып китте. Кунаклар Җиргән бик дулкынланып бардылар, күбесен Кушлавыч, Кырлайга баргандагы кебек хисләр биләп алгандыр дип беләм. Тик күңелдә ниндидер бер канәгатьсезлек төер булып калды. Мәдәният йортындагы музейда гадәти бар авыл музеенда да күреп була торган борынгы үтүкләр, сөлгеләр арасында ике классик язучыга нәни генә урын бирелгән. Шул ук Мәдәният йорты диварына истәлекле такталар эленгән, тик Дәрдмәнднең нигезен дә белүче юк, Мирсәй Әмирнең нигезе булган урын бер кешенең бәрәңге бакчасы, ул да язучының кем икәнлеге төгәл әйтә алмый. Күршедәге балалар бакчасына биредә Мирсәй Әмирнең туган нигезе дигән истәлекле такта эленеп куелган булса да.

Бу теманы Салаватның “Агыйдел” үзәгендә үткән чараның пленар утырышында “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова да кузгатты. Хәтер бит ул үз нәселеңнең шәҗәрәсен генә барлау түгелдер, туган якның олпатларын да барлаудыр.

Гомумән, пленар утырыш гаҗәеп кызыклы үтте. Фойедагы шәҗәрәләрне күреп шаккатмаган кеше калмагандыр. Башкортстанда шәҗәрәләр төзү эшенә дәүләт дәрәҗәсендә 2006 еллардан бирле ярдәм күрсәтелеп килә, ел саен Шәҗәрә көннәрк үткәрелә, шулай итеп шәҗәрәләр ясау дәрәҗәсе күтәрелеп бара. Моның әһәмияте бәяләп бетергесез. Кеше үзенең тамырларын барлый, үзе өчен кем икәнлеген ачыклый. Аянычлы тенденцияләрне дә күрсәтә шәҗәрәләр. Татар, башкорт исемнәре белән башланып киткән шәҗәрәләр, бишенче-алтынчы буынга башка милләт исемнәре белән чуарланып бетә.

27 май киченә чарада катнашучыларның шактый гына бер өлеше Туймазы шәһәренә килеп җитте. Биредә “Татар авыллары” оешмасы җитәкчесе, җирле эшмәкәр Фәнир Галимов татар оешмалары өчен махсус төзеп биргән йортта кунакларны түземсезләнеп көтеп торалар иде. Искитмәле урын бу!. Бинада төрле чаралар, уку курслары өчен бүлмәләр, хәтта җирле Тәртип радиосы студиясе өчен урын табылган. Шунысы да кызыклы: Туймазыда башкорт хатын-кызларының “Ак инәйләр” дип аталган оешмасы вәкилләре белән очрашу булды. Безне бер проблемалар борчый, бергәләп эшләргә кирәк дигән фикерләр әйтелде.

Казанга кайткач, сәяхәттә туплаган тәэсирләрне, башка килгән фикерләрне барлагач, аңа бер нәтиҗә ясыйк әле дип, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия ханым Идрисовага мөрәҗәгать итәргә булдык. Һәм, ни өчен Башкортстан сайланды дип сорадык.

– Беренче шәҗәрәләргә багышлаган чарабыз Татарстанның Балтачында узды. Шушындый чараларны ел саен үткәрергә дип килештек. Быел Башкортстан “Ак калфагы” җитәкчесе Люция Вафина инициативасы белән Салават шәһәрен сайладык. Башкортстанда шәҗәрәләр төзү эше күптәннән зур игътибар белән алып барганлыгы да, Аллагыуват фондының уңышлы эшчәнлеге дә исәпкә алынды. Балтачта үткән чарада без нәсел шәҗәрәләрен генә өйрәнеп калмадык, сандык, калфак, түбәтәй, бишек шәҗәрәләрен дә төзеп карадык. Башкортстанда самавыр шәҗәрәсен күрдек – болар барысы да шушы юнәлештәге эшләр.

– Киләсе елга шәҗәрәләргә багышланган чарагызны кайда үткәрергә ниятләп торасыз? Татарстандамы, яисә башка төбәктәме?

– Татарстанда Балтачта үтте бит инде. Ләкин кайсы төбәккә барырбыз өзеп әйтеп булмый. Күз алдында берничә уйланылган урын бар. Хәзергә Башкортстанга барган “Ак калфак” бүлекчәләренә үзләрендә шәҗәрә төзү эшен җәелдереп җибәрергә әйтелде. Ярты елдан мин алардан ни эшләнгәнен сорый башлаячакмын.

Аккалфаклылар менә шушындый кызыклы һәм файдалы сәяхәт булып кайттылар. Нәтиҗәләрен алга таба күрербез дигән өметтә калабыз.

Әлфия Миңнуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*