tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бавырсак пешерү рецепты – Берләшкән Гарәб Әмирлекләрендәге татар хатын-кызларыннан
Бавырсак пешерү рецепты – Берләшкән Гарәб Әмирлекләрендәге татар хатын-кызларыннан

Бавырсак пешерү рецепты – Берләшкән Гарәб Әмирлекләрендәге татар хатын-кызларыннан

Берләшкән Гарәб Әмирлекләренең Рас-эль-Хайма шәһәрендә бавырсак пешерү буенча мастер-класс үтте. Татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы әгъзалары канташында узган чарада Татарстанның Кукмара районы «Ак калфак» оешмасы вәкиле Алсу Җиһаншина милли ризыкларыбыз “Бавырсак” белән “Чәк-чәк” турында сөйләде.

Ижаудан килгән чәк-чәк пешерү остасы Фирдания Гайнутдинова Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче татар хатын-кызларын бавырсак пешерү серләренә өйрәтте һәм рецепты белән уртаклашты:

Камыр ясау өчен: 10 йомырка (1 атна катырасы суыткычта), 3,5-4 кружка он, 1 чәй кашыгы көнбагаш мае, ½ чәй калагы тоз, 1/5 чәй кашыгы сода. Пешерү өчен 1 л көнбагаш мае.

Сироп өчен: 400 грамм бал, 400 грамм песок , 1/5 шырпы коробкасы кадәр туңдырылган май. Шикәр җебемичә азапласа 4 аш кашыгы су кушырга сиропка. Сироп төшләргә эз генэ ябышса, шикәре сизелмәсә, суга салсаң – сузыла икән -димэк сироп әзер. Төшләр өстенә салып, чэкчэк формалаштыра башлыйбыз!

Бавырсак пешерүнең беренче сере: камыр ясар өчен йомыркаларны туңдыру мәҗбүри. Әйтик, зур табынга түгел, ә үзеңә 1-2 килограмм бавырсак пешерү өчен камырны биш йомыркага басу җитә. Йомырканы туңдырсаң – камыр уңа диләр. Кыш көне аларны тышта, җәен суыткычта туңдырырга мөмкин.

Камыр: туңган биш йомырканың кабыгын әрчеп, бүлмә температурасында эретергә кирәк. Аннары алар өстенә 2 аш кашыгы үсемлек мае, бер чеметеп тоз, чеметеп кенә чәй содасы, 1 чәй кашыгы шикәр комы салып, яхшылап болгатасың. Шушы массага он кушып, сыек кына камыр ясыйсың. Ул – коймак камырыннан куерак, токмач камырыннан йомшаграк булырга тиеш. Аннан тактага бушатып, аңа әз-әз генә он куша-куша камырны үзләндерәсең. Камыр әзер булгач, аны бишкә бүлеп, һәр озынча таяк рәвешендә сузасың. Шушы озынча камырларны һәркайсын пычак белән 2-3 сантиметр зурлыкта кисәкләргә кисәсең.

Шунысына басым ясарга кирәк, бавырсак әзерләүнең иң авыры камыр ясауда түгел, ә аны пешерүдә. Автор хокукларын саклап барлык пешерү серләрен яза алмыйбыз. Чөнки мастер-классны уздыручы шундый теләк белдерде.

Киләсе остаханәдә “Кош теле” пешерәчәкләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*