tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бер күрешү өчен бардык без
Бер күрешү өчен бардык без

Бер күрешү өчен бардык без

Россия халкы Яңа елны каршыларга әзерләнеп йөргән көннәрдә мин Германиядә яшәүче кызым Гүзәлне күрергә дип Берлинга очтым. Ул бит инде ун ел буе шунда яши, халыкара музыка төркемендә арт-директор булып эшли, җырчы буларак та танылып килә.

Берлин өстенә эленгән тыгыз томан да,  вакыт-вакыт сибәләп киткән яңгыр да минем кәефемне боза алмады. Очрашу шатлыгына бәйрәмчә бизәлгән шәһәр матурлыгы, Яңа ел уңаеннан ачылган чыршы базарлары, кичен бәйрәм балкышына күмелеп утыручы урамнар серлелеге, кибетләрдәге ыгы-зыгы һәм елмаючан йөзләр килеп кушылгач, күңелләребез тагын да күтәрелде, һәм без кабат шәһәр карарга чыгып киттек.

IMG_1357Мин үземнең татар кешесе, күптән түгел өлкә “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы канаты астында ачылып эшли башлаган Самара өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы әгъзасы булуымны белгертү өчен калфак киеп йөрергә булдым. Бу гамәлем кызыксынучан немецларның игътибарыннан читтә калмады, әлбәттә. Шарлоттенбург сарае яныннан узганда безне ике пар туктатты һәм минем баш киемем белән кызыксына башладылар. Шулай Вернер һәм Майер гаиләләре белән танышып киттек. Ни гаҗәп, алар Россиядә күп санлы татар милләте яшәве турында ишеткәннәре дә юк икән. Ләкин “Казан”, “Самара” сүзләрен ишеткәч, җанланып киттеләр. Татарстан башкаласында узган Универсиадага рәхмәт, шуның аша Казанны да белә башлаганнар алар.

Ниндидер чын кызыксыну, бер-бере­безне яхшырак белергә омтылу нәтиҗәсендә әңгәмә туды. Дөнья хәлләре, тормыш шартлары, мили сәясәт турында  сөйләшеп алгач, хатын-кызлар кабат баш киемемне әйләндереп-әйләндереп карый башладылар. Ошаган булса кирәк. Ләкин мин бу калфагымның әле бик тыйнак һәм кечкенә булуын аңлаттым. Анны тагын да баерак, тагын да матуррак итеп чигүчеләр барлыгы турында сөйләп бирдем. Сүз салмак кына Самара өлкәсенең “Ак калфак” оешмасы эшчәнлегенә күчте. Ә немецлар безнең нинди телдә сөйләшүебез турында сораша башлагач, үзләренә берничә татар сүзен дә өйрәтергә туры килде. Ахырда бергәләп “дуслык!” дип кычкыра-кычкыра фотога да төштек әле. Гаҗәп инде, урамда очраган чит ил кешеләре белән шулай дуслашып китәргә, озак кына сөйләшеп торырга булла дип уйламаган да идем мин.

IMG_1381Берлинның «Pergamonmuseum»ында булганыбыз бар идее инде. Ләкин ислам культурасын да үз эченә алган бу музей комплексын күпме генә карасаң да, аз сыман. Андагы экспонатларның күпчелеге кешелек культурасының алтын фондына кертелгән бит. Иң кызыклы экспонатлар арасында Пергама алтаре, Вавилон капкасы, бизәкләп язылган шәмаилләр, гарәп телендәге китаплар һәм башка бик күп борынгы әйберләр бар. Биредә үзеңне бөтен кешелек мәдәниятенә кагылышлы итеп тоя башлыйсың.

Берлинның күп истәлекле биналарын һәм мәйданнарын яратам мин. Бер күргән урыннарга кат-кат әйләнеп кайтканыбыз бар. Ә бу юлы башка юл белән китәргә булдык. Бара торгач каршыбызда бик матур мәчет пәйда булды. Соңыннан аның Вильмерсдорф мәчете булуын, аны архитектор Карл Август Германның Һиндстандагы Таҗ-Махал мәчетенә охшатып төзүе турында белдек. Биредә хәзер җомга намазлары гына укыла, ә башка вакытта мәчет туристлар өчен ачык икән. Әлбәттә, ХХ гасыр истәлеге буларак сакланучы мәчеткә кермичә узып булмый.

IMG_1413…Яшь кенә имам белән инглиз телендә сөйләшергә туры килде. Аллагашөкер, кызым немец телендәдә, инглиз телендә дә яхшы гына сукалый. Ул миңа имам сөйләгәннәрне тәрҗемә итә торды. Сугыш вакытында һәм сугыштан соңгы елларда биредә ислам динен тотучы күп санлы эмигрантлар яшәгән. Араларында татарлар да күп булган, ди имам. Бу турыдагы тарихи документларны да күрсәтмәкче иде, ләкин тиз генәтаба алмады шул. Берлинда татарлар әле дә яши һәм шәһәрдәге сиксән мәчеттә укыла торган җомга намазында аларны күрергә булла икән.

Берлинда булып та, Рейхстагны һәм Бранденбург капкасын күрмичә китсәң, сәяхәтең китек була. Шуңа күрә экскурсиябез Рейхстаг янында тәмамлады. Аның янында җем-җем утлар белән “Berlin” дип язылган иде. Без шуның янында видеога Яңа ел котлавы яздырырга булдык. Чыннан да,  дөньяның кайсы гына ноктасында яшәсәк тә, нинди генә милләттән булсак та, барыбыз да киләчәккә зур өметләр баглап, Ходай Тәгаләдән ата-аналарыбызга сәламәтлек, балалары­бызга — тәүфыйк, дусларыбызга — бәхет, ә дөньяларга тынычлык телибез. Җит­меш ел элек Бөтен дөнья сугышы тә­мам­ланган җирдә илебезгә тынычлык те­ләү бигрәк тә урынлы булып тоелды миңа. Теләкләребез тормышка ашсын иде.

Айсылу Әбдиева,

Самара өлкәсе татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе урынбасары.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*