tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Биектауда Муса Җәлилне искә алдылар
Биектауда Муса Җәлилне искә алдылар

Биектауда Муса Җәлилне искә алдылар

Февраль аенда киң җәмәгатьчелек герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 еллыкны зурлап билгеләп узды.

Татарстанның Биектау районы мәктәпләрендә, балалар бакчаларында Җәлилнең иҗат юлына,тормышына, әсирлек елларына багышлап “Тамчы шоу”, “Без Җәлил белән горурланабыз”, “Гомерем минем моңлы бер җыр иде…” дип аталган әдәби – музыкаль кичәләр узды. Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә багышлап мәктәпләрдә стендлар төзеп куелды.

Агымдагы елның апрель ае тагын бер олуг шәхескә багышланачак.Апрель-татар халкына бөек шагыйрь Габдулла Тукайны биргән ай. Апрель аен “Тукай айлыгы ае” дип билгеләп,шулай ук, төрле мәдәни чаралар уздыру планлаштырыла.Моның буенча “Ак калфак”ижтимагый оешмасы аерым эш планы булдырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*