tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтен дөньядан җыелган татар яшьләре Арча төбәгендә Габдулла Тукай эзләре буйлап йөрде
Бөтен дөньядан җыелган татар яшьләре Арча төбәгендә Габдулла Тукай эзләре буйлап йөрде

Бөтен дөньядан җыелган татар яшьләре Арча төбәгендә Габдулла Тукай эзләре буйлап йөрде

Кичә VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатлары Арча районына сәфәр кылды. Анда егетләр, кызлар башта татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай эзләре буйлап йөрде.

Иң элек алар Яңа Кырлайда күптән түгел төзекләндерелгән Сәгъди абзый йортында булдылар. Шулай ук Габдулла Тукай әдәби мемориаль музей комплексы белән таныштылар. Делегатлар өчен экскурсияләр үткәрелде. Шуннан соң алар Арчаның үзенә юл тотты. Үзәк стадион янында кунакларны татар халкының баллы сые – чәкчәк, гармун моңнары, халык җырлары белән каршы алдылар. Кичке аштан соң яшьләр Арча районында яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, милли үзенчәлекләрен чагылдыруны максат итеп куйган җирле утар күренешләрен карады. Утарларның һәркайсында фольклор коллективларга кушылып биергә дә мөмкин иде. Моннан тыш, кул эшләнмәләре ярминкәсе эшләде.

Аннары Арчаның үзәк стадионында Шәһәр көне үткәрелде. Бәйрәм Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән сәхнәләштерелгән тамаша белән башланып китте.

n00089

“Без сезне Арча төбәгендә күрүебезгә бик шат. Татар халкы – горур халык. Туган телебез дөньядагы иң бөек 14 тел арасына керә. Һәрвакыт бер-берегез белән танышырга, аралашырга, эшләргә, дус булырга омтылыгыз. Татарлыгыбызны горуланып искә алырга кирәклеген онытмыйк!” – диде, кунакларны сәламләп, Арча районы башлыгы Илшат Нуриев.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров: “Бу көннәрдә Казан, Татарстан яшьлек тавышыннан гөрләп тора. Дөньяның төрле почмакларыннан килгән татар яшьләре бүген Арча җирендә. Арча – милләтебезнең йөзек кашы. Ул татар дөньясына бөек Тукайны биргән. Татар кайда гына яшәмәсен, аның өстәлендә Тукай китабы. Тукайның иленә килү – һәммәбезнең изге бурычы. Биредә күргәннәрегезне, алган хис-кичерешләрегезне туган якларыгызга алып кайтып, яшьләргә, әти-әниләрегезгә, туганнарыгызга тапшырсагыз иде”, – дип мөрәҗәгать итте.n0007

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин Арча халкына җиһанның төрле кыйтгаларында гомер кичерүче татар яшьләреннән кайнар сәлам җиткерде.

ihtwRF_wW_s

“Безне Арча кат-кат кабул итә. Сезгә татар халкының иң гүзәл сыйфатлары – кунакчыллык, ачыклык хас. Рәхмәт сезгә шуның өчен!” – диде ул.

Бәйрәм концертын Мәскәү делегаты ди-джей Радик Яруллин башлап җибәрде. Концертта Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров, республиканың атказанган артисты Резедә Шәрәфиева, һәм форум делегатлары катнашты. Соңгылары шигырь, җыр, бию, битбокс, төрле жанрларда чыгышларын тәкъдим итте. Россия төбәкләреннән килгән яшьләр үзләре яшәгән җирлек татарларына хас милли биюләрне башкарды. Форум делегатлары өчен Сабан туе уеннары да оештырылган иде.

“Арча миңа бик ошады. Биредә яшәүче халыкның 92 проценты татарлар. Бу – чын мәгънәсендә татар төбәге. Бәйрәм дә бик күңелле оештырылган. Менә уенда катнашып, бүләк оттым әле”, – диде “Татар-информ” хәбәрчесенә Түбән Новгород өлкәсеннән килгән делегат Рөстәм Билал.

Шәһәр көне бәйрәм салюты белән тәмамланды.

Искәртеп үтик: бүген Бөтендөнья татар яшьләре форумының соңгы көне. Иртән делегатлар Болгарга юл тотты. Көннең икенче яртысында алар Казанның Иске Татар бистәсендә оештырылачак “Печән базары”нда катнашачак.

“Татар-информ”, Ләйсән Исхакова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*