tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Татар хатын-кызлары җыенына әзерләнә
Бөтендөнья татар конгрессы Татар хатын-кызлары җыенына әзерләнә

Бөтендөнья татар конгрессы Татар хатын-кызлары җыенына әзерләнә

Бөтендөнья татар конгрессы Татар хатын-кызлары җыенына әзерлек эшләренә ныклап кереште. 18-20 апрель көннәрдә башкалабыз Казанга Җир шарының төрле почмакларыннан 500ләп гүзәл зат җыелачак. Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы рәисе Кадрия Идрисова ике елга бер тапкыр оештырыла торган форумны иң югары дәрәҗәдә уздыру максатын куя. Җыен кысаларындагы һәр чарага әзерлекне ул шәхсән үзе контрольдә тота.

Кичә Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Кадрия Идрисова татар балалар бакчалары мөдирләре һәм методистлары белән очрашты. Җыен кысаларында Казанга җыелган ханымнарны төркемнәргә бүлеп, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә милли тәрбия бирү системасы белән таныштырачаклар.

Татар хатын-кызлары җыены делегатларына күрсәтү өчен Казанның 10 балалар бакчасы сайлап алынган. Хәзерге вакытта аларда кунакларны тиешле дәрәҗәдә каршылау мәсьәләләре карала. Кадрия Идрисова җыелыш вакытында бакча мөдирләре һәм методистлар белән һәр нечкәлекне сөйләште. Ул һәр бакчаның шәҗәрәсен булдырырга кирәклеген әйтте, тәрбиячеләрнең кыяфәтенә игътибарлы булу мөһимлеген ассызыклады. Һәр бакчада шөгыльләр, һөнәрләр белән таныштыру оештырылачак, йола-гореф гадәтләр, милли уеннар, татар теле дәресләре күрсәтеләчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*