tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллыда “Калфак туе”
Чаллыда “Калфак туе”

Чаллыда “Калфак туе”

“Эврика” мәдәният үзәгендә Яр Чаллы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы шаулатып-гөрләтеп «Калфак туе» бәйрәмен уздырды.

Театр элгечтән башлана, диләр.“Эврика” мәдәният үзәгенә килеп керүгә милли киемле, калфаклы, саф татар телендә аралашучы татар хатын-кызлары каршы алды. Шул мизгелләрдән күңелгә серле җылылык йөгерде. Халкыбызга хас үзенчәлекле кунакчыллык хөкем сөрә биредә.

Тамаша башланганчы бәйрәм күрергә килгән һәркем,үз куллары белән гүзәллек тудыручы ханымнар тәкъдим иткән күргәзмә белән танышты.

Калфак , түбәтәй тегүче, чигүчеләр белән җанлы аралашу булды.

Кызыксындырган сорауларга җаваплар алынды.

Гүзәл затларыбыз арасында искиткеч зәвык белән килешле итеп киенеп килүчеләр дә бар иде. Калфакларның кыңгыр салып киелгәннәре аеруча нәзәкатле, затлы, мөләем булып тоелды.

Әй, калфагым, калфагым,
Калфаклар кияр чагым.
Күңелемә ямь бирүче
Нур булды шул калфагым.
Ак калфак –  татар хатын-кызларына хас булган эчке матурлык.

Бәйрәмдә Туган як тарихы музее экспонатлары, 12нче санлы китапханә әзерләнгән китап күргәзмәсе белән дә танышу мөмкинлеге булды.

Тальян гармун тавышы …

Тальян моңы күңел кылларына кагыла.

….Элекке заманнан ук халык һәрчак матурлыкка, сәнгатькә омтылып яшәгән. Оста куллы хатын-кызларыбыз мавыктыргыч кул эше белән шөгыльләнгәннәр. Милли бизәкләр белән баетып үзләренә һәм туганнарына киемнәр теккәннәр. Бөтен тырышлыкларын куеп зәвык белән затлы калфак-түбәтәйләр, матур эскәтер-сөлгеләр, күкрәкчә-алъяпкычлар чиккәннәр.

“Калфак туе” бәйрәме башланган лабаса!

Тальян моңының сихри көче дә шунда: инде күптән ниндидер бер дулкынга ияреп көтеп алган чараның үзәгендә бөтереләбез икән. ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, бу бәйрәмнең сценарий авторы, алып баручысы Зөләйха апа Минһаҗева “Калфак туе” йоласының килеп чыгу тарихы белән җентекләп таныштырды. Әүвәл заманнарда безнең ерак әби-апаларыбыз бу бәйрәмне ничек һәм кайчан үткәргәннәр икән соң? “Эврика” мәдәният үзәге хезмәткәрләр көче белән әзерләнгән театральләштерелгән тамаша бу сорауларга җавап бирде.

”…Мин бу көнне гомерем буе көттем” – дип сүз алды ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Зиләрә Имаметдинова. Ике туган сеңлесе Гөлара Кадыйрова башкаруындагы флейта моңы астында шигырь укыды ул. Көндәлек тормышта бервакытта да башыннан калфагын салмаган, иңеннән тальянын төшермәгән затлы татар хатыны ул -Зиләрә апа!

Бәйрәм сәхнәсеннән популяр җырчыларыбыз Инзилә Мөбәрәкшина, Ләйсән Сафина, Альберт Салихов һәм ТР атказанган артисты “Калфаклы сандугач” Гөлдания Хәйруллиналар башкаруында халкыбызның моңлы җырлары яңгырап торды. Ә татар халык биюләрен  Регина Ильясова оста башкарды.

Яр Чаллы шәһәренең “Ак калфак”оешмасы җитәкчесе Әюпова Фирдүсә Фәнәвис кызы:

… “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы ул безне берләштерүче булырга тиеш. Бу оешма хатын-кызларга зур ихтирам күрсәтә, аларның урынын тиешле биеклеккә күтәрә. Телебез, динебез, милләтебезне югалтмый, үзебезнең милли киемнәрне киеп йөри алсак иде! Балаларыбыз, оныкларыбыз татар булулары белән горурланып яшәсеннәр. Алда да безнең бик матур планнарыбыз бар. Киләчәктә чәк-чәк пешерү, каз тутыру, казылык ясый белүче осталар белән дә очрашырбыз. Мастер-класслар да оештырырбыз . Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, шатлыкта да борчу – мәшәкатьтә дә бергә булыйк! Берләшик әле! Ак калабыз Яр Чаллыда бербөтен гаилә булып яшик әле!, – дип тәмамлады үзенең чыгышын.Чыннан да, бу бәйрәм тамашасы ханымнарны бер йомгакка җыйды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*