tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллыда “Шәҗәрә” бәйгесе үтте
Чаллыда “Шәҗәрә” бәйгесе үтте

Чаллыда “Шәҗәрә” бәйгесе үтте

Яр Чаллы шәһәре татар хатын- кызларының “Ак калфак” оешмасы “Эврика” мәдәният үзәге белән берлектә 17 нче май көнне “Шәҗәрә” шәһәр бәйгесенә йомгак ясады. Бәйгегә барлыгы 40 эш тапшырылган иде. Шәһәрдәшләребез гаилә шәҗәрәләрен төрле формада эшләгәннәр: чигеп, рәсем итеп, китап рәвешендә һ.б. Бәйгенең йомгаклау чарасында шәһәребезнең язучылар берлеге җитәкчесе, язучы, филолошия фәннәре кандидаты Ф.Сафин катнашты. Шулай ук шәһәребез мәктәпләренең татар теле укытучылары, балалар бакчалары тәрбиячеләре катнашты.

Эшләр төрле номинацияләрдә билгеләнеп үтелде. Бәйгедә катнашкан һәркемгә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Чара шәһәребезнең сәнгать осталары чыгышлары белән үрелеп барды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*