tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чүпрәледә “Килен төшә, тура пешә” (Фото)
Чүпрәледә “Килен төшә, тура пешә” (Фото)

Чүпрәледә “Килен төшә, тура пешә” (Фото)

“Килен төшә, тура пешә” – Татарстанның Чүпрәле районында уздырылган «Ак калфак» татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының бүгенге күчмә утырышы шулай дип исемләнгән. Татарстаннан һәм башка төбәкләрдән җыелган 100гә якын хатын-кызны Чүпрәле районы чигендә көләч йөз, ипи-тоз,чәк-чәк һәм җыр-бию белән каршы алдылар. Аннары кунаклар Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдиновның туган авылы, көрәшчеләре белән дан тоткан Кече Чынлы авылына юл тотты.

Биредә “Ак калфак”лыларны бөтен авыл белән диярлек каршы алдылар. Тулы Дан орденнары кавалеры Арсланов З.М. исемендәге мәктәп алдында ветеран-укытучылар җыр сузды. Мәктәп укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең кул эшләренә, рәсемгә осталыгын күрсәтте, кул эшләреннән торган күргәзмәләр тәкъдим ителде.

Шулай ук Кече Чыңлы авылы үз көрәшчеләре белән дан тота икән. Биредә тәрбияләнгән көрәшчеләр Сабантуйларында, ярышларда һәрдаим призлы урыннар яулый. Кунаклар алдында бу баһадир егетләр көрәш алымнарын күрсәтте. Авылның данлы көрәшчеләрен һәм әниләрен тәбрикләделәр, аларга рәхмәт сүзләре әйттеләр. Мәдәният йортында җиз самоварлар, килен сандыклары күргәзмәсе оештырылган иде.

“Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова авыл халкы куйган тырышлыкка югары бәя бирде.

“Бүген чынлап та матур мизгелләр кичерәбез. Сез – үзебезнең татарлыгыбызны тоеп, аны алга сөреп, яшәешен чагылдырган халык. Моны без вокал ансамбльләре чыгышыннан, ак яулыклы әбиләребездән күреп, тоеп белдек, лаеклы ялдагы укытучыларны кадерләүне күрдек. Менә бу зурлау. Җитәкчеләр бүген безне юлдан ук каршы алды, бөтен авыл белән җыелгансыз. Бу – үзегезне зурлау дигән сүз. Шулай ук татар көрәше турында күп сөйлибез. Татар егетләре шундый булырга тиеш. Әгәр балалар көчле куллы тренерлар кул астында чыныгып үсәләр икән, бу инде чын ирләр, чын әтиләр тәрбиялибез дигән сүз”, – диде Кадрия Идрисова.

Биредә шулай ук Кыз урлау йоласын күрсәттеләр. Кече Чыңлыда бу йола бик көчле булган. Шул рәвешле күп кенә кызлар урланып, бер белмәгән егеткә дә кияүгә чыккан. Соңрак, билгеле, бу йола үзгәрешләр кичергән. Һәм, нигездә, әти-әниләре өйләнешүләренә каршы яшьләр үзара килешеп, егет кызны урлап киткән. Кунаклар аллында суга барган җирдән, кызның башына капчык каплап, ат арбасына утыртып урлап китү күренеше гәүдәләндерелде.

Аннары Кече Чыңлы Мәдәният йортында кыз елату йоласы күренешләрен күрсәттеләр. Элек кияүгә чыгасы кыз дус кызлары белән җыелып, күз яшьләрен түккән. Үз өендә никадәр катырак еласа, кыз каенана йортында шулкадәр азрак күз яшьләре түгәчәк дигән ышану булган. Сәхнәдән бу йоланы бөтен нечкәлекләре белән күрсәтергә тырыштылар. Кыз елату әни кешенең үгет-нәсихәтләре, гаилә тормышына бәйле әйтем-мәкальләр белән, килен сынау ысуллары турында сөйләүләр белән үрелдерелде. Шулай ук килен төшерү, аны мендәргә бастырып каршы алу, бал-май каптыру күренешләре күрсәтелде.

Күчмә утырышка җыелган “Ак калфак”лылар шәхси эшмәкәр Хәйруллин Альфред Ихтирам улының җиләк плантациясе белән танышты.

Шулай ук бүгенге программада Россия герое, очучы Газинур Хайруллинның әтисе туган Алешкин-Саплык авылында “Дуслык таҗы” фольклор ансамбле белән танышу, район үзәге Иске Чүпрәле авылына сәяхәт каралган. Җәмигъ мәчете буенча экскурсия, “Мөнәҗәтләр уку” бәйгесенең җиңүчеләрен тыңлау, күптармаклы технологияләр техникумында тура һәм кәкәш пешерү буенча мастер-класслар карау булачак.

Район мәдәният йортында гармуннар төзәтү буенча мастер – класс, гармуннар, шәҗәрәләр, агачка бизәк кисеп ясау эшләре күргәзмәсе һәм “Уйнагыз, гармуннар!” бәйрәме үтәчәк.

Иң соңыннан Чүпрәле районындагы күчмә утырышка нәтиҗә ясап, пленар утырыш узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*