tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Экстремизмга – юк!
Экстремизмга – юк!

Экстремизмга – юк!

Әлмәтнең “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы бүлекчәсе вәкилләре мөселман конфессияләре тәҗрибәсен өйрәнүгә багышланган утырышта катнашты.

круглый стол–16 октябрь көнне башкарма комитетныңкече залында “Җәмгыятьтә экстремистик һәм радикаль күтәрелешләрне кисәтү, мөселман конфессияләре тәҗрибәсе” дип аталган түгәрәк өстәл узды. Татарстан республикасында игълан ителгән “Экстремизмга – юк!” дип аталган айлык кысаларында узган чарада Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, ТР Президентыныңэчке сәясәте мәсьәләләре буенча Департаментыныңбаш белгече Ленар Салахов, ТР Диния назәрәтенеңдәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, Россия ислам институты кафедрасы доценты Дамир Шагавиев, Әлмәт районы имам – мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыклары катнашты.

Утырышны ачып, район башлыгы Мәҗит Салихов, муниципалитет һәм дини оешмаларның хезмәттәшлеге турында сөйләде. Әлмәт муниципаль районы территориясендә 50 дән артык рәсми рәвештә теркәлгән дини оешмалар исәпләнә, шуларның32 се – мөселман, 12 се – православие динендәгеләр. Әлмәт шәһәре һәм районы авылларында 38 мәчет исәпләнә, аларда 37 имам эшли.

Милләт һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне җайлау Татарстан Республикасында террорчылык һәм экстремизмны кисәтү буенча 2012-2014 елларга кабул ителгән максатчан программа нигезендә алып барыла.

“Муниципалитет традицион юнәлештәге дини оешмалар – православие һәм ислам конфессияләре борчыган проблемаларны хәл итүдә булышырга һәрвакыт әзер. Без өйрәнергә һәм камилләшергә тиешбез – бары тик дөрес юнәлештә!”, – дип ассызыклады район башлыгы.

Ленар Салаховныңсүзләренә караганда, республикада бүгенге көндә рәсми теркәлгән 1317 мәчет эшли, аларның һәрберсе уңай һәм тискәре идеяләр тарату учагы булып тора. “Шуңа күрә дә без традицион исламны пропагандаларга тиешбез,” – диде ул.

Диния назәрәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Казан шәһәренең Апанай мәчете имам – хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров утырыштагыларны назәрәт тарафыннан алып барылган эш юнәлешләре белән таныштырды. Яшьләр белән эшләү, мөхтәсибәтләр өчен белгечләр әзерләү, урыннарда укулар, махсус курслар оештыру – аерым игътибар үзәгендә. Пропаганда юнәлешендә “Хозур” нәшрияты актив эшчәнлек алып бара. Ике телдә газета, журналлар нәшер ителә, телетапшырулар чыга, сайт эшли.

Россия ислам институты кафедрасы доценты Дамир Шагавиев, республика конфессияара татулыкны саклау өчен фән эшлеклеләренең властьләр һәм дини оешмалар белән хезмәттәшлек итәргә әзер булуын белдерде. Муниципалитет, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, дин әһелләре белән тыгыз бәйләнештә эшләүчеләрнең Ислам дине буенча белемнәрен арттыру максатыннан 16 районда, шул исәптән Әлмәттә дә, махсус курслар оештырылган. Кулланма әсбап булырлык китаплар да чыгарылган.

Мөселман конфессияләре тәҗрибәсен өйрәнү буенча Әлмәт муниципаль районы делегациясе 25 сентябрь көнне Чувашстан республикасының Батыр районы Шыгырдан авылында булып кайткан иде. Утырыштагылар игътибарына әлеге эшлекле сәфәргә әзерләнгән, “Ислам нуры” тапшыруы күрсәтелде.

Татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы бүлекчәсе рәисе, “Альметьевский вестник” газетасы мөхәррире Ландыш Зарипова үзенең чыгышында билгеләп узганча, Шыгырдандагы милләттәшләребезнең тормыш-көнкүреше, дин мәсьәләләренеңкуелышы белән танышу безгә үз алдыбызга яңа бурычлар куеп, киңрәк планда эшләү өчен этәргеч бирә.

Шунысын да билгеләп үтү урынлы булыр, 2013 елда үзенең 60 еллыгын билгеләп узган Әлмәт шәһәрендә төрле милләт һәм төрле диндәге халыклар дус һәм тату яши. Соңгы берничә елда сәясәтнең, вәзгыятьнеңуңай якка үзгәреп, хөкүмәт югарылыгында әһәмияте күтәрелүе бу өлкәдәге эшчәнлекне кабаттан яңартырга мөмкинлек бирде.

Әлмәт муниципаль районында экстремистик һәм радикаль күтәрелешләрне кисәтү, конфессияара мөнәсәбәтләрнеңтотрыклылыгын тәэмин итү, әдәп, әхлак, дин тәрбиясе юнәлешендә планлы эш алып бару өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. Җәмгыятебезнең киләчәген билгеләүче яшь буынныңзыялы һәм тәрбияле, әдәпле һәм әхлаклы булып үсүенә этәргеч бирүче чаралар район җитәкчелеге тарафыннан һәрвакыт яклау таба.

– Президентыбыз Рөстәм Миннеханов Бөтендөнья дин әһелләренең форумында милләттәшләребезгә мөрәҗәгать итеп: “Бүгенгесе көндә без сезгә таяныбыз. Сез – безнеңфундамент. Бергә булыйк, көчле булыйк”,- диде. Халкыбызныңмилли йөзен саклау, ислам диненең дәрәҗәсен күтәрү, йолаларыбызны кире кайтару, телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт, дип бәяләргә була моны, -диде “Ак калфак” рәисе.

Әлмәт мөхтәсибәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Наилә апа Зыятдинова кыскача гына башкарылган эшләр, алда торган планнар белән таныштырды.

“Җәмгыятьтә экстремистик һәм радикаль күтәрелешләрне кисәтү, мөселман конфессияләре тәҗрибәсе” дип аталган түгәрәк өстәл залда утыручыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирү, фикер алышу белән тәмамланды.

Очрашу ахырында район башлыгы түгәрәк өстәл форматындагы очрашуныңалдагысы православие динендәгеләр белән уздырылачагын әйтте.

Фәрдия Хәсәнова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*